Шундый ук хәл урыс сәяхәтчеләре белән дә була. Алар Аляскага һәм Калифорниягә барып чыга һәм Англия, Франциядән килгән колонистлар белән очраша. Сәяхәтчеләр һәм Көнчыгыштан килүчеләр арасында бүген ничәсе, атнаның кайсы көне мәсьәләсендә бәхәсләр даими диярлек чыгып тора. Урыслар якшәмбене бәйрәм итә, ә инглизләр, бүген шимбә, дип бара. Эш шунда: урыслар Америкага көнбатыштан Кояшка каршы бара һәм аз-азлап вакыт туплыйлар. Калганнар, киресенчә, көнчыгыштан, Кояш артыннан йөзәләр, алар өчен Кояш вакыты акрынрак ага. Сан-Франциско, Санта-Барбара, Форт-Росса районнары тирәсендә аларның вакыты нәкъ бер тәүлеккә аерыла. Америкага Тын океан аша килгән испаннар да урыс сәяхәтчеләрен яклый.
Кем хаклы? Әгәр дә дата үзгәрү хакында килешү юк икән, бу сорауга да җавап юк. Җир тирәли сәяхәт итүче өчен кайдадыр сан, атна көне үзгәрү линиясе, чиге булырга тиеш. Ул ХIХ гасырда гына урнаштырыла. Дата үзгәрү линиясе Беринг бугазы аша полюстан полюска Тын океан утраулары аша уза. Аларның берсе, Крузенштерн утравы АКШка карый, икенчесе — Ратманов утравы — Русия биләмәсе. Бу — безнең илнең иң көнчыгыш ноктасы. Шушы ике утрау арасыннан дата үзгәрү чиге уза да инде. Ратманов утравында кышкы вакыт бөтендөнья вакытыннан 13 сәгатькә алдарак, ә Крузенштернда 11 сәгатькә калыша. Ике утрауда да сәгатьләр бер төрле вакыт күрсәтә, ә датадагы аерма — төгәл бер тәүлек! Төн уртасында ике якта да дата үзгәрә, ә Русия биләмәсендә тәүлек һәрвакыт бер көнгә алда.
Халыкара кагыйдәләр буенча, әгәр кеше дата алмашу линиясен көнбатыштан көнчыгышка үтә икән, ул Америкада кунак булганда Русия датасы буенча яши, ә алдагы көн Америкача булачак. Әгәр җомга көн кичен Крузенштерн утравыннан Ратманов утравына кунакка килә һәм Русия якшәмбесендә АКШка әйләнеп кайта икән, аның атнасына өч ял көне булачак, ягъни елына 104 якшәмбе. Шәп бит!
Адәм баласының фикер йөртүе болайрак корылган: иң төгәл вакыт — стена, кул яисә телефондагы сәгатьтә. Авыл кешесе әтәч кычкыруына да, кояш чыгышына да игътибарлы. Бездә — сәгать унике, Мәскәүдә, Казанда — ун. Вакыт поясы үзгәргән саен сәгать бер берәмлеккә алга яисә артка үзгәрә бара. Калганы кирәкми дә.
Бер меридианда урнашкан, мәсәлән, Архангельск, Вологда, Рязань, Донецк, Сочи, Төркиядәге Трабзон өчен урындагы вакыт бер төрле, ә көнбатыштан көнчыгышка барган саен үзгәрә. Русиянең урта киңлекләрендә көнчыгышка таба 15 чакрымда вакыт бер минутка артыграк. Мәскәүдә ярты көн булганда, Владимирда — 12 сәгать, 11 минут, 12 секунд, ә Можайскида ярты көн 6 минуттан соң гына җитәчәк. Метроларда бер станция белән икенчесе арасында да вакыт аерылырга мөмкин. Мәсәлән Мәскәү метросындагы “Яшьлек” һәм “Щелковская” станцияләре арасындагы вакыт аермасы — 91 секунд. Шуңа күрә Русия территориясендә барлык поездлар Мәскәү вакыты белән йөри. Менә шулай, хөрмәтле укучылар. Сәгать ничә? Кичәгечә!
Рамил Карамалы әзерләде.