“Актайлак” Лондонны яулады
Бөек Британиядә үткән халыкара ярышта Башкортстан студентлары җыйган “корыч ат” сынауны уңышлы үтте.Бүген дөньядагы иң яхшы автомобильләр Япониядә, Германиядә, АКШта җыела. Франция, Италия, Швеция дә бу юнәлештә калышмый. Соңгы елларда Кытай да “корыч ат”лар җитештерү буенча алга китте. Шул ук вакытта, Русия автопромы чит илдәге көндәшләре белән ярыша алмый. Шулай да, төшенкелеккә бирелергә ярамый. Русиядә җыелган автомобильләрнең кайчан да булса янә дөньяда иң яхшылардан санала башлаячагына өмет бар. Үсеп килүче буынның казанышлары мондый фикергә этәрә. Күптән түгел Лондонда “Шелл Эко марафон” бәйгесе үтте. XX гасырның 70нче елларыннан башлап оештырылучы бәйгедә төрле континентлардан 200дән артык команда катнашты. Русия данын нибары ике команда яклады. Мәскәү автомобиль-юл институты һәм Башкортстанның “УДАТУ Рейсинг Тим” командалары чыгыш ясады. Якташларыбыз сынатмады һәм махсус бүләккә лаек булды.