1895 елда туган Фәррахның үзе турында сөйләгәннәре олыларның хәтерендә калган. Беренче Бөтендөнья сугышы башланганда аңа 19 яшь тә тулмаган була. Егетне патша хезмәтенә алмыйлар. Үтә дә чая, үҗәтнең үҗәте, дуамаллыгы белән батырлыгы бер чама булган егет сугышка омтыла. Әмма ул заманда 20 яше тулмаганнарны солдат хезмәтенә алмыйлар. Үзе сөйләве буенча: “Патшабыз өчен! Илебез өчен!” дип китәргә ныкыша. Кыскасы, үз теләге белән сугышка китә. Андыйларны ул чорда хәзергечә “добровольцы” дип түгел, “охотцы” дип йөрткәннәр.
Аның бу изге теләгенә ирешүен якын-тирәдә бердәнбер очрак иде дип сөйләгәннәр. Изге максат, ил өчен сугышка омтылышын төрле кеше төрлечә бәяләгән. Уңай һәм тискәре фикерләр бәхәсе булып алган. Үзе әйтүе буенча, бу бер патриотик омтылыш булган, үзенчәлекле көрәш дәрт-дәрманы.
Аның сөйләвен хәтерләүләре буенча, Фәррах Карпат төбәгендә сугышкан, салкын кышларда окопта туң сохари кимереп утырырга туры килгән. Атака белән килгән немецларга каршы күтәрелгәннәр, үзләре дә күп тапкырлар һөҗүмгә барганнар. Үлүчеләр күп булганын гел әйтә иде, диләр.
Германия газ атакасы куллана башлагач, противогазлар булмау сәбәпле, күп солдатлар зыян күргән, сафтан чыкканнар.
1915 елның Русия өчен уңышсыз булуын ачынып сөйләгән. Югары командирларның булдыксызлыгын сүгә торган булган. Нәкъ шул чорда ул әсирлеккә төшә. Кайда булганын төгәл белә алмадым. Дәлилләүче табылмады. Еш кына Көнчыгыш Бавария, Мюнхенны әйтеп сөйли иде диләр.
Бәхетенә каршы, аны лагерьга түгел, авыл кешесе икәнен белеп, бер немец фермерына эшкә тәгаенлиләр. Әсирлектә булып, исән кайткан башкалар кебек, ул да немецларның эшләүчеләргә яхшы мөнәсәбәттә булуын сөйли. Яхшы дигәне шул – эш арасында, эштән соң ашату. Тик немецларның гадәте, кагыйдәсе – тиешле эшне төгәл, җиренә җиткереп башкару. Билгеле инде, хезмәт хакы кием-салым, ашау-эчүдән генә тора. “Баш исән булсын, дибез. Авыл кешесе эштән курыкмый, баш күтәрми эшлибез. Нимес бик аккуратный бит, үз вакытында ял итәргә дә мөмкинлек бирә, бик әшәке кыланмыйлар. Күбесе үзеңнән тора. Эшлибез, эш белән көннәр дә сизелми үтә. Сизелми дисәң дә инде, башта бик кыен булды, көннәрне саныйбыз, күпмегә сузылыр да, ни белән бетәр, дип хафаланабыз”, дип искә алып сөйләгән Фәррах карт.
Ул әсирлектә 7 ел була. Кайтканда инде туган телен әз-мәз генә сукалый, урыс телен дә оныта язган була. Немецча оста гына сөйләшә торган татар туган авылына кайта. Озак еллар буе немецча, билгеле инде, татар-урыс сүзләре дә кыстырып, такмаклый торган булган. Алга китеп шуны әйтәсе килә, немец телен белүе аны зур бәладән коткарып кала.
Фәррах баштагы елларны совет властен кабул итми. Кызылларга каршы сөйләргә батырчылык итә. Ул үскән гаилә җирле, мал-туарлы крестьяннардан булган. Атларны да күп кенә тотканнар. Билгеле инде, малын, җирен югалткан авыл мужигы яңа властьны кабул итәлмәгән. Халык арасында властька каршы сүзләр әйткәли, немецча, татарча такмаклау гадәтен әле дә сөйлиләр. Һәр авылның – үз шымчысы, бу такмаклар районга җиткерелеп, “Совет властена каршы агитация алып бара”, дип, аны кулга алалар. Ни сәбәп беләндер, эш Себер китүгә барып җитми. Нык кына тукмап, җәза биреп, озак ябып тотканнан соң, аны кайтарып җибәрәләр.
Бөек Ватан сугышы башланганчы ул “Чишмә” колхозында терлекче булып эшли. Сугышның беренче елы. Ил башкаласы хәвефле хәлдә кала. Халыкка, бигрәк тә хәрбиләргә ризык кирәклеге – тыл халкының төп бурычы.
Фәррах районда тупланган мал-туарны Мәскәүгә илтергә тәгаенләнә. Малларны Мәскәүгә илтүне ике төрле сөйлиләр. Куалап илтелгән дип тә, эшелонда дип тә әйтү булган. Белмим, кайсы станциягә кадәр куып илтелгәндер, әмма вагонда алып барулары дөрескә якынрак. Мәскәүгә җитәрәк, эшелон бомбага тотылганмы, юл җимерек булганмы, малларны яланнан куалап барганда, алар немецлар камавына эләгә. Дошманга эләкмәсен дип, көтүчеләр малларны таратып җибәрә. Сыер, сарык кайсы кая китеп югала. Немецлар малларны җыйдырыр өчен көтүчеләрне эшкә җигә. Фәррахның немецча оста сөйләшүен белеп, аны штабка алып киләләр. Ниятләре – башка көтүчеләрне үгетләү, аларны үз ягына аудару. Штабта бер немец офицеры Фәррахны танып, аңа үз итеп дәшә. Ул фрау Магданың улы булып чыга. (Мексика сериалы диярсең.) Фәррах аларда эшләгәндә, Магданың улына ничә яшь булгандыр, әмма менә шундый могҗиза булуы хак. Аны яхшылап ашаталар, эчерәләр. Башка көтүчеләр нишләгәндер, аларны мал көтәргә калдырганнардыр, билгеле.
Теге офицер Фәррахны фронт линиясе аша безнең якка чыгарып җибәрә. Күпме генә кызыксынсам, сорашсам да, моның ничек башкарылганын әйтеп бирүче табылмады. Бәлки үзе озаткандыр, яисә кемгәдер боергандыр. Фәррах сөйләве буенча, контрольный полосага кадәр китергәннәр. Фәррах исән-сау кайтып җитә. Заманы өчен бик тә куркыныч хәлдән ничек котылгандыр, билгесез. Уйласаң, ким дигәндә, саботаж, иң котны алганы – сатлыкҗан итеп, хыянәттә гаепләп, сугыш чоры карары – атуга хөкем ителү ихтималы да булган бит. Менә шундый бик тә четерекле хәлдән котылу насыйп булган Фәррахка. Әле килеп, бәхете булган икән, дип фаразларга гына кала.
Әнәс САФУАНОВ.
Туймазы районы,
Кәкребаш авылы.