– Каенкаем, син мине тыңлыйсың, аңлыйсың. Сорауларыма җавап кына бирә алмыйсың...
Сердәшкәем, ак каеным,
Әйдә, бергә җырлыйбыз.
Сагышлардан
моңлансак та,
Сөю хисен тыймыйбыз.
– Каенкаем, сердәшем минем! Тыңлачы мине, тыңла. Гамилем мине кичә тәү тапкыр үпте. Ә мин аз гына да карышмадым. Хисләрдән исердем, башларым әйләнде, кулларым белән аның муенын кысып алганымны сизми дә калганмын...
Яңгыр яуган җиреннән кинәт туктады. Әйтерсең, тын да алмый Әминәне тыңлый.
– Афәрин, яңгыркаем, бик вакытлы туктадың. Өйгә йөгерим әле, ә син каен белән серләшә тор. Сау бул, каенкаем! Очрашканга кадәр! – дип, Әминә өе ягына юл алды.
Шунда ук кояш күренде, ә болытлар, хәтта саубуллашып тормыйча, каядыр китеп югалдылар. Инде кич җитте, Әминә мәдәният йортына ашыкты. Анда бит Гамиле көтә. Менә:
– Саумы, Әминә, – дип исәнләшеп, күзләренә өмет белән карап Фәрит узды.
– Нихәл, Әминәкәй, – ә монысы – Гамилгә күз ташлап йөргән Зөлфия иде.
Клуб алдында яшьләр күп, тик Гамил күренмәде. Клуб директоры да никтер соңлаган, килеп ишек ачмаган. Әминәне бераз борчу алды.
Ниһаять, клубны ачтылар. Яшьләр эчкә кереп китте, тик Әминә ашыкмады, Гамилен көтеп калды.
Көтмәгәндә Әминәнең күзләрен үзе җылы, үзе назлы куллар каплады. Аркасына терәлгән тәнне тоеп, тир бәреп чыккандай тоелды. Егет кулларын ычкындырды һәм сөйгәнен үз ягына борып, кочып алды. Әминә нәрсәдер әйтмәкче иде, Гамил тыңлап тормады, аны борын очыннан үбеп алды.
– Син әллә инопланетянмы? Танаудан үбәсең. Ник шулай озакладың?
– Яңгыр вакытында тәгәрмәч тишелде, туктаганын көтеп тормадым, чылана-чылана алыштырдым. Тизрәк кайтып, машинаны куеп, синең янга очасым килде. Ярый, матурым, әйдә клубка керәбез, бераз биеп алыйк.
– Ә минем анда керәсем килми. Беркөн дә Зөлфия күзләре белән сине ашап бетерә язды.
– Сине дә инде Фәрит карашы белән чак тишмәде.
– Шулай булгач, киттек. Әйдә, каеныбыз янына барыйк. Көндез мин аның белән бераз серләшеп кайттым да инде.
– Әйдә, киттек. Безнең сөюгә каен белән айның шаһит булуы да бик җиткән.
Ялгыз каен янына барып җиткәнче Гамил белән Әминә берничә тапкыр тукталды. Менә тагын Гамил сөеклесен күкрәгенә кысты, иренен башта аның маңгаена, аннары танавына терәде. Әминә елмаеп “инопланетян” дип әйтмәкче генә булган иде, Гамил сөйгәненең иреннәрен эзләп тапты. Куллар бер-берсенә үрелде, иреннәрдән сөю түгелде, тәннәр буйлап яшен йөгерде!
Ә кич шундый матур, тирә-якта беркем юк, бар галәмдә алар икесе генә диярсең. Сөюдән тәмам исерде! Шундый да татлы төннәрдә алар икесе дә саклыкны тәмам югалтты.
Күп тә үтмәде Гамилгә армиягә повестка килде. Хушлашу кичәсеннән соң Гамил Әминәсен озата китте. Төне буе авыл буйлап йөрделәр, ялгыз каенның хәлен белделәр, сөю мизгелләрен искә төшерделәр.
– Гамил, мин сине армиядән көтәрмен.
– Көт, матурым, кайткач туй ясарбыз.
– Бәлки үзем генә дә булмам әле...
– Аңламадым.
– Безнең бәләкәчебез булачак.
– Әминәм, Әминәкәем, бу чынмы? – Гамил сөйгәнен кысып кочаклап алды.
– Чү, ул кадәр кысма, бәбинең берәр җирен авырттырырсың.
– Матурым, алтыным, сөеклем син минем!
– Мин сиңа көн саен хатлар язып торырмын.
– Мин дә сиңа язармын…
Иртәгәсен Гамилне һәм тагын берничә авылдашын утырткан автобус район үзәгенә таба кузгалды. Машина күздән югалгач, Әминәнең күзләре юешләнде, йөрәге дулап тибә башлады, шомлы уйлар биләп алды. Әти-әнисе Әминәнең йөкле икәнен белгәч ни дияр?
Гамил армиягә киткәч, Әминә зурәнисендә яшәде, чөнки эшләгән урыны шунда иде. Зурәнисе ялгыз яши иде. Әминәнең йөклелеге турында беркемгә дә әйтмәде.
Көн арты көн үтә торды, хатлар көн саен диярлек килеп, Әминәнең күңеленә бераз шатлык өстәсә дә, әти-әнисеннән курку бу тойгыны кимерә барды. Җитмәсә, Гамил әтиләренә үзен авырлы кәләше көтүен язган, ә алар “үзең кайткач хәл итәрсез, законлаштырырсыз, балам”, дигәннәр. Эчне күпме генә кысып йөрсәң дә бервакыт барыбер күренер, гөнаһлар беленер бит. Һәм ул көн килеп җитте. Әминә үз хәлен әнисенә әйтте.
Әнисе аңа нинди генә пычрак сүзләр әйтмәде, нинди генә начар кушаматлар такмады. Шул арада әтисе дә кайтып керде. Сүзнең нәрсә хакында баруын аңлагач, ул да, пулеметтанмени, кургаш-сүзләрен сиптерде.
– Күземә күренәсе булма, әнә сиңа тупса, дүрт ягың кыйбла! – дип кырт кисте әтисе.
Менә караңгы кичтә Әминә бер халаттан, тапочкадан ишек алдында басып тора.
– Ни эшләргә? Кая барырга? Гамилнең әти-әнисенә барсам, алар ни әйтер?
Уйлана-уйлана Әминә каядыр атлап китеп барды. Ачы җил дә, кар салкыны да аңа барыбер кебек иде, ни өшеттермиләр, ни үзәккә үтмиләр. Үзе дә сизмәстән, ялгыз каен янына барып чыкты. Аның кәүсәсен кочаклап, күз яшьләре аша күккә карады. Ә анда бары ялгыз ай гына. Ул да бөтен түгел. Әллә кайгыдан, әллә сагынудан урталайга ярылган һәм сап-сары.
– Каенкаем, әйтче, миңа нишләргә?
Кинәт көчле җил чыкты, күрше авылга барган юлга кар сала башлады. Туңуын тоеп, Әминә агач төбенә утырып, ышыкланмакчы булды. Бераздан ниндидер юешлек тойды, бик каты итеп эче авырта башлады. Ул кычкырмакчы иде, тик тавышы каядыр югалган яки аны галәм йота бирә. Якын-тирәдә беркем юк шул.
Шулай итеп, буранда, ялгыз каен ышыгында көр тавышлы, бер гөнаһсыз ир бала дөньяга килде. Әминә, халатына нарасыен төрде. Ә буран котырды да котырды, әйтерсең аның кешеләрдә үче бар. Яңа туган бала да, туңып беткән яшь ана да аның өчен берни түгел...
Иртән каен яныннан үтеп баручы кемдер үз гәүдәсе белән баласын каплаган хатын-кызны күрә. Күп тә үтми, полиция килеп җитә, авыл кешеләре җыела. Әминәнең әнисе белән әтисе дә килә. Әти дигән кеше, йөрәген тотып каен төбенә чүгә, әни дигәне үле кызы һәм оныгы гәүдәсенә капланып үксеп елый башлый...
Июнь. Гамил армиядән кайтып килә. Юк, ул өенә ашыкмый. Ялгыз каен янына барып, дөньясын онытып, утырасы килә. Ерактан ук күренә, каен кап-кара диярлек, ботаклары асылынып төшкән. Көтмәгәндә яшен ялтырады. Гамил йөгерә-атлый каен янына ашыкты.
Чү! Ни булды бу? Каенны яшен сукты. Гамилнең күз аллары караңгыланып китте һәм коеп яңгыр яварга тотынды. Юк, каенны яшен сукмады. Каен, яшенгә тотынып, үз-үзенә кул салды. Аның тагын берәүнең кайгысын күтәрергә көче җитми иде…
Венер ФӘТТАХОВ.