Бик күп сугыш чоры балаларыныкы кебек үк, Фәнүзә апаның язмышы кызыклы да, кызганыч та булып чыкты.
...1939 елда ире Хәләф Фин сугышына киткәч, Хатирә Төпкилдедә яшәгән әнисенә сабыен — Фәнүзәсен калдыра да Владивосток ягына, Артем шәһәренә торф чыгарырга юнәлә.
1941 елда, Бөек Ватан сугышы башлангач, Төпкилдегә сугыш күнекмәләрен өйрәнергә Туймазыдан булачак солдатларны китерәләр. Йорт саен өчәр кешене фатирга билгелиләр. Фәридә апа өенә беренче тапкыр килеп кергән ир кеше янына Фәнүзә йөгереп килә дә: “Әти, бу синме? Сугыштан кайттыңмы?” — дип, муенына сарыла. Аннан соң да тезеннән төшми, алдында утыра. Габделхак Газиев исемле була ул. Шул чакта үзенә-үзе икенче әти тапканын өч кенә яшьлек кызчык башына да китерми. Ә Габделхак Туймазыда яшәгән хатыны Фәридәгә (дәү әнисе белән адашлар) бу турыда хәбәр итә. Әтисе — сугышта, әнисе шахтада булган нәни кызны үзләренә алмакчы була ул. “Син сугышка китәсең. Исән-сау кайтсаң, аңа кадәр Фәнүзәнең әти-әнисе табылмаса, алырбыз”, — ди Фәридә. 1942 елда Габделхак яраланып сугыштан кайта. Ә Фәридә инде Фәнүзәне килеп карап, бик яратып киткән була.
Бу гаиләнең үз балалары булмый. Балалар йортыннан сугышка кадәр үк ике малай алып үстергән булалар инде алар. Район мәгариф бүлеге аша документ юллап, Фәнүзәне үзләренә алалар. Картаеп барган дәү әнисе, авырып-үлеп китеп, баланы үстерә алмавыннан курка һәм кирәкле кәгазьләргә кул куя.
Моңа кадәр Туймазыда яшәгән Газиевлар Леонидовка авылына күченә. Фәнүзә шунда 4 сыйныфны тәмамлый. Бишенчедән унынчыга кадәр Октябрьский шәһәренең 8нче мәктәбенә 12 чакрым җәен – җәяү, кышын чаңгыда йөреп укый.
1954 елда, хәрби хезмәтне төгәлләп, үз әтисе Хәләф кайтып төшә. Туганнары аша кызын бик тиз эзләп таба. Ул вакытта Фәнүзә мәктәптә булганлыктан, ата кеше шунда юнәлә. Директор кабинетына чакырткач, кыз каушап кала. Ә анда: “Мин синең әтиең!” — дип, хәрби киемле таныш булмаган кеше каршы ала аны. Кызын үзенә алырга теләвен белдерә. “Минем әтием – Габделхак Газиев. Миңа башка әти кирәкми!” — дип җавап бирә Фәнүзә. Инде 14 яше тулган кызның фикеренә колак салалар һәм яшәгән җирендә калдыралар. Тиздән ул үзе дә, урта мәктәпне тәмамлап, Үзбәкстанга, Шәмсиҗиһан апасына кунакка китә. Шунда политехник институтка укырга керә. 29 яшендә туган ягына, әти-әнисенә кунакка кайта. Үзе турындагы чынбарлыкны бик беләсе, туганнарын табасы килә. Газиевлар Төпкилдегә барырга киңәш бирәләр. Дәү әнисе – Фәридә әби исән булып чыга! Үз әнисенең дә исән-сау булуы ачыклангач, аны чакыртып кайтаралар. Хатирә инде яңадан кияүгә чыккан, кызлары – Фәнүзәнең сеңелләре бар икән. Аларны үзе белән Үзбәкстанга алып китә кыз, бер-берсенә йөрешеп, үпкәсез, гомер кичерәләр. (Бертуганы Флүрә белән бүген бер урамда яшиләр, бер-берсенә ярдәмләшеп торалар).
Фәнүзә безнең як кешесе Фәрид Атласовка кияүгә чыга. Ике кызлары дөньяга килә. Наманган ефәк комбинатында эшли Фәнүзә. Эш буенча Һиндстанда, Кытайда, башка чит илләрдә була, дөнья гизә. Лаеклы ялга чыкканчы, шул заводта инженер була. Балалары үсеп җиткәч, Ульяновск шәһәренә күченәләр. Ләкин ире дөнья куя һәм Фәнүзә туган-үскән якларына юл ала. Сәрәндә йорт сатып ала. Озакламый Кандрада яшәүче Фәнир Сәетгәрәев исемле кешегә кияүгә чыга. Аннары алар Төпкилдедә йорт бетерә. Унбиш ел бәхетле гомер кичерәләр. Ләкин бу ире дә вафат инде. “Сез бәхетле яшәдегезме?” дигән сорауга Фәнүзә апа: “Ике ирем белән дә бик бәхетле гомер кичердем. Кадер-хөрмәттә яшәдем”, — дип җавап бирде.
...Ике әти-әнисе булуында да начарлык күрми ул. Сугыш чорының бер үзенчәлеге, язмышлар буталышы дип уйлый. Моның белән дә ул үзен бәхетле саный. “Үз ата-анам гомер бүләк итсә, Газиевлар мине укытты, кеше итте”, — ди Фәнүзә апа.
Ә бүген ул чакырган кешеләргә барып, Коръән укый, дин тота. Бу яшьтән үк килгән, кыз әти-әнисеннән өйрәнеп, догалар ятлаган. Алар онытылмаган, кечкенәдән күңеленә салынган. Ул дини белемен тирәнәйткән. Бөтен күңелен биреп, догалар укый. Гомере буе моңлы җырлар башкарган, биегән дә ул. Озак еллар шәл бәйләгән – яратып, чынлап, мавыгып! Бакчасы гөрләп тора. Бәрәңге, кыяр-помидорын – барысын да үстерә! Кызганыч, кызларының берсе — Динәсе вафат инде. Гүзәле, гомере буе Нефтеюганск шәһәрендә укытучы булып эшләп, лаеклы ялга чыккан. Ел да кайтып, әнисенең хәлен белеп китә. Ульяновск өлкәсе Барыш шәһәрендә яшәгән Альберт исемле оныгы, аның гаиләсе, барлык туганнары Фәнүзә апаның юанычы, таянычы.
Аның белән сөйләшкәч, арабызда киң күңелле кешеләрнең бихисап булуына тагын бер кат сөенеп куйдым. Язмыш борылышларына көенми, дүрт ел фасылының да матурлыгына сөенеп, тыныч, матур тормыш кичерә Фәнүзә апа Сәетгәрәева.
Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА.
Туймазы районы, Кандра авылы.