Илдә Гражданнар сугышы бара. Ачлык, ялангачлык. Рабига нәнәмнең икетуган абзыйлары Түриян һәм Шәкүр Ишназаровлар, бу балалар ачтан үлеп бетәләр бит инде, дип, 7 һәм 10 яшьләрдәге Роза һәм Канитә исемле кызларны авылдан читтәрәк урнашкан крестьян яшьләре мәктәбенә илтеп урнаштырганнар. Ләкин кызлар икенче көнне үк аннан качып кайткан. Апалары су түгеп керүгә болар тәрәзә төбендә утыра. “Апа, без ач түгел, синең су түккәнеңне карап торсак та тамагыбыз туя”, — диләр икән. Түриян бабай кемнәндер атлы арба сорап торып, боларны кабат мәктәпкә илткән. Икенче көнне төш тирәсендә бу сабыйлар икесе дә җан биргән.
Нәнәйнең 4-5 яшьлек энесен якындагы Хөсәен дигән башкорт авылына бала караучы итеп урнаштырганнар. Сагынгандыр инде, күпмедер вакыттан соң, хуҗаларына әйтеп, Корманайга кайтып киткән. Ике авыл арасындагы Шакай күле янындагы арыш басуына ятып йоклап киткән. Эссе кояш суккандыр. Хәлсез кешегә күпме кирәк?! Үлеп яткан мескенкәем.
Хөсәендәгеләр аны юллап, Корманайга килгәннәр. Кайтмаганын белгәч, бергәләп эзләргә чыкканнар. Үле гәүдәсенә генә барып юлыкканнар. Күзләрен каргалар чокыган, колаклары чәйнәлгән...
Инде, ичмасам, монысы исән калсын, дип, шул ук Түриян һәм Шәкүр абзыйлары 14 яшьлек Рабиганы 23 яшьлек Әхмәтгали Мөслимовка кияүгә биргән. Ул бик әйбәт егет булган, кәләшен хөрмәтләп, кадерләп кенә яшәгән. “Рабиганы үзем карап үстердем”, — дип шаяртырга яраткан. Тәүге биш елда балалары булмаган. Аннары җиде баланың иң өлкәне һәм иң кечесе сабый килеш үлгән.
Бөек Ватан сугышы башлану белән 46 яшьлек Әхмәтгали картәти хәрби хезмәткә алынган. Гаиләсе белән аңа Свердловск шәһәрендә яшәргә туры килгән. Бервакыт аны эш буенча шәһәрдән читкәрәк чакырганнар. Нәнәй озак уйлап тормаган, чит җирдә нәрсә эшлим инде, дип, биш баласы белән поездга утырып, авылга кайтырга чыккан. 5 яшьлек Миңнисламы хәтта поезддан да торып калган. Соңыннан ничек табышканнардыр, белмим. Балаларның туу турында таныклыклары, башка документлары югалып беткән.
Мең бәлаләр белән кайтуларына картәтидән авылга хат килеп төшкән: гаиләсен югалткан. Аның эш белән киткән җире Свердловскига якын гына булуын нәнәй белмәгән шул.
Картәти хәрби хезмәттән 1950 елда гына азат ителгән. Ул юкта гаиләсенә аеруча авыр туры килгән. Булачак әнием Хәлимә 7-8 яшьлек чагында ук Тәнзилә исемле яшьтәше белән бер аш кашыгы он, ярты стакан катык өчен көннәр буе тизәк суккан. (Безнең урмансыз якларда утынга зур мохтаҗлык булганлыктан, ел буе өемгә җыелган тирес-тизәктән кирпеч сугып, кышын шуны мичкә ягалар иде). Бу эш белән үзебездә генә түгел, якын-тирәдәге авылларда да шөгыльләнгәннәр. Кояш чыгуга җәяүләп барып җитеп, көн буе эшләгәннәр. Берчак шулай, чит авылга китеп барганда, каршыларына ике бүре чыгып утырган. “Болар безне хәзер ашый инде, дип, кузгалырга да, дәшәргә дә белми куркып тик торабыз. Ни хикмәттер, бүреләр безгә тимичә, урманга кереп китте”, — дип сөйләгәне бар әнинең.
Сугыштан соңгы елларда комбайнда, аны йөртүче механизатордан тыш, ике хатын-кыз да эшли торган булган. Берсе бункердагы ашлыкны “бестарка” дип аталган тирәчле арбага бушаткан, икенчесе копнительгә агылучы саламны тыгызлап йөргән. “Сикереп-сикереп тыгызлыйбыз, копнитель тулгач, кнопкага басып, саламны төшереп калдырабыз”, — дип хәтерли әни.
Әнинең бертуганнары — Хәбибә апасы белән Миңневәли абыйсы читкә чыгып киткәннәр (бәлки, аларны мәҗбүри эшкә озатканнардыр), Миңнеәхмәт абыйсы тирә-як авылларда тамак ялына көтү көткән. Миңнислам энесе хәер сорашып йөрергә дә мәҗбүр булган.
Картәтиебез хезмәт иткән урыныннан аз-маз акча җибәргәләп торган. “Үзеңне сакла, балаларны әйбәт кенә кара инде”, — дигән юллар еш кабатланган аның хатларында. Нәнәй бик каты чирли башлаган. “Әхмәтгали кайтып, тагын берәр ел гына булса да бергә яши алсак иде”, — дип теләгән. Картәти кайтып, тагын дүрт ел бергә яшәп калганнар. Нәнәй 20 чакрымдагы Ишле дәваханәсендә бер ай яткан. Әни белән Миңнислам абый көн дә җәяүләп хәлен белергә барып йөргән. Алып барырга ризык та юк бит инде, үзләре дә ач. Әнисез кыен булгандыр, күрәселәре килеп, сагынып барганнардыр, ару-талуны, ачлыкны да онытып торганнардыр.
Нибары 50 яшендә нәнәй үлеп тә киткән. Бу хәлдән соң картәти бик бетеренгән, мөнәҗәтләр чыгарып, җырлап йөргән.
Улы Миңнеәхмәт шул ук авыл кызы Фәнзиләгә өйләнгән. Кызы Хәлимә күршедә генә әнисе белән яшәүче Фәнис исемле егеткә кияүгә чыккан. Аларның тәүге балалары булып 1957 елның 12 сентябрендә мин туганмын. Миңа исемне картәти кушкан. Көннәр салкынайтып, кар төшә башлаганда ул үлеп тә киткән.
Әтинең әтисе Хәмәтвара үзенә дә, башкаларга да бик таләпчән, гадел кеше булган. Ашказаны авыруы белән интегеп, җиде баласын ятим итеп (төпчекләре Венера тумаган да булган әле), 40 яше тулмастан үлеп киткән. Әти шулай 3 яшендә ятим калган. Балаларның күбесе, кайсысы ачлыктан, кайсысы бәла-казага тарып үлгән.
Әтиебез Фәнис Газиевка Аллаһы Тәгаләдән бик күп сәләтләр бирелгән. Ләкин аларны үстерерлек мөмкинлеге булмаган. Математикадан контроль эш вакытында сыйныфташлары үз биремнәрен дә үти алмаганда ул ике вариантны да эшләп өлгергән. Бик матур шигырьләр дә язган. Ачлы-туклы йөреп сигезенчене тәмамлаган. 15 яшендә инде аны Архангель районына урман кисәргә җибәргәннәр. Әнисе янында беркеме дә булмаганлыктан, әтине армиягә алмаганнар. Әни белән алар колхозның авыр эшләрен җигелеп тарткан. Аларның җәй буе сарык көтүе көткәннәрен, дуңгыз фермасында эшләгәннәрен мин дә хәтерлим. Бераздан әти, озын эш көннәреннән соң кичләрен укып, урта мәктәп тәмамлады. Тәүдә — хисапчы, аннары бухгалтер итеп тәгаенләделәр. Колхоз үзәге күрше Әпсәләм авылында иде, шунда озак еллар баш бухгалтер вазыйфасында хезмәт салды. Артык таләпчәнлеге, пөхтәлеге белән кемнәргәдер бигүк ярап та бетмәгәндер, әлбәттә. “Эш бүлмәсендә бернинди сөйләшү, артык сүз кушу юк, шундый идеаль тынлык, чебен очкан тавыш кына ишетелә иде”, — дип искә ала хезмәттәшләре әле дә.
Ишле гаиләдә без 9 кеше гомер кичердек. Әтинең әнисе Сәрбиямал нәнәй дә безнең белән яшәп, 94 яшендә бакыйлыкка күчте. Без, балаларны карау, тәрбияләү күбрәк аның иңнәренә төште. Алты баладан — дүртебез югары уку йортларын, беребез техникум тәмамлады. Гомум стажы 50 ел булган әтиебез 66 яшендә каты авырудан якты дөньядан китте.
Әниебезне бала кайгысы да читләп үтмәде. Илдар энебезнең, йөгереп йөргән җиреннән, 53нче яшендә йөрәге туктады. Каты авыру иң кече сеңлебез Ризиданың гомерен өзде. Аңа 46 яшь иде. Ире, 5 яшьлек кенә кызы калды.
Башкаларыбызга Аллаһы Тәгалә озын, бәрәкәтле гомер бирсен инде, дип телибез. Нәнәй-картәтиләр, әти-әниләр кичергән заман авырлыклары, кайгы-хәсрәтләр балаларыбыз, оныкларыбыз язмышына төшмәсен иде.
Флүзә КЛЯВЛИНА,
лаеклы ялдагы укытучы.
Авыргазы районы,
Әпсәләм авылы.