-17 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
12 сентябрь 2017, 02:00

Бәла артыннан һәлакәт

Кайгы ялгыз йөрми, диләр, дөрес икән...Гадәттә, гомернең күркәм мизгелләре, түгәрәк даталар гаилә кочагында туганнар белән җыелып билгеләнә. Кадерле әти-әни, хөрмәтле дәү әти, дәү әниләрнең гомер бәйрәмнәре аеруча дулкынландыргыч. Бай тормыш тәҗрибәсе, күркәм гамәлләре якыннарына үрнәк булып тора.

Башкалада белем алып, берникадәр вакыт шәһәрдә яшәп, туган җирен үз иткән Зәйтүнә апаның да быел ямьле җәйләр алтын көзләргә кергән вакытта ике бишлесе тулды. Якты йөзле булуы, ягымлылыгы, уңганлыгы, аш-суга осталыгы белән аерылып торды ул. Өч дистә елга якын бианай белән дус-тату яшәделәр, балалары белән аны кадерләп-хөрмәтләп соңгы юлга озаттылар. Килен биана туфрагыннан ярала, диюләре хак, күрәсең. Ак яулыклы Бибисара әби дә авылның ихтирамлы кешесе иде. Чәкчәк, бәлеш пешерүгә, коймак чыжлатырга бик оста булды. Килененә дә үз белгәннәрен өйрәтеп калдырды ул.
Оныклары дәү әти белән дәү әни кочагында тәрбияләнеп үсте, дию ялгыш булмас. Чөнки ул заманнарда колхозның гөрләп эшләгән чагы, төпчекләре — Зәйтүнә апаның ире ел да районда алдынгы водительләрнең берсе булды, исеме мактау тактасыннан төшмәде. Әти-әни көнозыны эштә чакта, билгеле, өлкәннәр балаларга күз-колак: иркәли-назлый, кирәк чакта шелтәли дә белде. Үрнәкле гаиләдә үскәнгәме, тәрбия, тәртип ныклы булгангамы, оныклары бервакытта да йөзгә кызыллык китермәде: яхшы укыдылар, кызлары үз көче белән югары уку йортына кереп, уңышлы тәмамлады. Үзе кебек итагатьле кешене очратып, дөнья корып җибәрде.
Малай кешенең холык башкачарак. Укырга ке­рергә бихисап үгетләүгә карамастан, югары белемне кирәк дип тапмады. Үз юлын үзе сайлады һәм ялгышмады. Кечкенәдән әтисенең тимер-томыры арасында үскән, машина төзәтүдә ярдәмче булган улы, водитель һөнәрен үзләштереп, эшли башлады. Кәләшен үзе эшләп йөргән шәһәрдә очратты. Ул үз авылына ерак түгел авылдан булып чыкты. Яшьләр мөнәсә­бәтләрен рәсмиләштерүне хуп күрмәсә дә, Зәйтүнә апа, һәр нәрсәнең үз вакыты, дип, ашыктырды. Дөрес тә эшләде. Ки­лененнән, кия­веннән, кода-кодагыйларыннан да уңды Зәйтүнә апа. Балалары ике якны да тигез күрде, әти-әниләрен хөрмәт итте.
Гомер буе ару-талу, алны-ялны белмәгән Зәй­түнә апаны җитәк­челек хаклы ялга җибәрергә те­ләмәде, эшендә калырга күндерде. Югыйсә, кече оныгына тиздән өч яшь, тәрбияләшермен дип уйлаган иде дә, балалар бакчасында урын була, дигәч, арытаба эшен дәвам итәргә ризалашты.
Шундый истәлекле гомер бәйрәмен сөенеп каршылар урынга акыл туплаган әни кешенең күңеле, нишләптер, тыныч түгел иде. Кан басымы уйнаклап, авырып китте. Тикторуны җаны сөймәгән Зәйтүнә апа бирешә торганнарданмы соң? Бианасы өйрәтеп калдырган шифалы үлән­нәрне төнәтеп, тиз арада үз хәленә кайтты.
Хатын-кызлар табын әзерләү белән мәшгуль булса, ир-ат йорт-кура тирәсен караштыра, га­дәттә. Табынга кунаклар җыелырга санаулы сәгать­ләр кала, уйламаганда-көтмәгәндә, кияүнең өстенә өй башына сөялгән озын баскыч ава. Аның астыннан уңышлы сикереп чыктым дисә, башы барыбер профнастилга эләгеп, ярыла. Бәрелү көчле булса да, аңын җуймый кияү балакай, ләкин дәваханәгә мөрәҗәгать итәргә барыбер дә туры килә. Бәлане яшереп булмый, бәйрәм­дәге бәй­ләнгән башлы кияү, шулай итеп, фотога төшерүче, сыйлаучы, кунакларны озатучы да була.
Ә күрәчәк алда булган икән. Бәланең ялгыз йөрмәвен Зәйтүнә апа ишеткәне бар иде, ләкин бер-бер көнне үзеңә кагылырын кем алдан белер? Кунаклар таралып, бер көн үтүгә бик күңелсез хәбәр килә: кызыдай якын күргән килене кечкенә ике сабые белән юл һәлакәтенә тарый. Белмәгән юл, ят җир дә түгел, үзләре яшәгән бистәдән шәһәргә таба чыкканда ике машина капма-каршы бә­релешә...
— Ходайга шөкер, ике транспортта да кеше гомерләре өзелми, ләкин тән һәм җан җәрәхәтләре йөрәктән бик озак җуелмас, — ди Зәйтүнә апа.
Үткәннәрне искә алсаң, үз чорына карата элек тә тормыш матур булган. Ләкин, һәрхәлдә, хәзерге кебек һәлакәт артыннан һәлакәт турындагы йөрәк әрнеткеч вакыйгаларны ишетү, йөрәгең аша үткәрү бик сирәк булган.

(Исемнәр үзгәртеп алынды).
Читайте нас