Ак яулык ябынган, матур итеп киенгән, җыерчыкларын сирпеп елмайганда үзенә ниндидер җылылык белән җәлеп итүче бу әби белән Нуриман районының Олы Теләк авылындагы картлар йортында таныштым. Кызганычка каршы, бүген үз аякларында йөри алмаган әби безне күргәч, урыныннан торып утырды һәм шат елмаеп, үзенең көне ничек узуы турында сөйләп тә китте.
– Мин китаплар укырга яратам. Догаларны да еш кабатлыйм, – дип стенага беркетелгән сүрәләрне күрсәтеп алды. – Кызганычка каршы, ураза тота алмыйм, чөнки ашказанына бик катлаулы операция ясадылар, – дип, күптәнге танышын күргәндәй, сүз башлады ул.
Җәмига Миңнеәхмәтова 1933 елда Караидел районының Сидәш авылында колхозчылар гаиләсендә туып-үскән. Кызга 1 яшь чагында ук әнисе мәрхүм була. Ярлылыкның барлык ачысын тоеп, әтисе тәрбиясендә генә үсә ул. Әтисе дә сугыштан әйләнеп кайтмый. Җәмиганы картәнисе үзенә ала. Сугыштан соң бу якын кешесе дә бакыйлыкка күчкәч, кыз туганы тәрбиясенә торып кала. Җәмига аны “әни” дип йөртә башлый.
Сидәштә 5нче сыйныфны тәмамлагач, апасы белән Павловка поселогына күчеп килә кыз һәм шунда ук Павловка су электр станциясен төзүдә катнаша.
Сугыш бик күп авырлыклар алып килсә дә, аның михнәтләре соңыннан да озак елларга сузыла. Җәмигага да биредә яшәүчеләр ничек булдыра ала, шулай ярдәм итә: кем кием-салым бирә, икенчеләр бәрәңге белән тәэмин итә. Шулай тормыш үз агымы белән генә барганда биредә эшләгән Һади белән таныша ул. 18 яшьлек кыз озак та уйламый, аның белән язмышын бәйләргә ризалыгын бирә. Кызганычка каршы, гаиләнең бәхетле көннәре озакка сузылмый. Һади аракы белән “дуслаша”. Тәүге мәлләрдә яшь хатын гаиләсен саклап калу өчен зур тырышлык сала, әмма ирен бу баткаклыктан тартып чыгара алмый. Аның белән аерылышканнан соң, Җәмига Казахстанга күчеп китә. Биредә ул сарык көтүчесе булып хезмәт итә. Кыз өчен бу эш җиңелдән булмый, таң сызылу белән торырга, кояш баегач кына йокларга ятарга туры килә аңа. Әмма яшьлек барыбер үзенекен итә. Шул ук колхозда эшләгән казах егетен бер күрүдә ошата ул. Матур, тату гаилә кора яшьләр. Колхозда бергә эшлиләр, уй-хыяллары да бер була аларның. Кызганычка каршы, өйләре бала тавышыннан мәхрүм була. 13 ел кулга-кул тотынып яшәгәннән соң иренең каты авыруы Җәмиганы тагын ялгыз калдыра.
Чит җирдә, ят кешеләр арасында яшәве җиңел булмый яшь хатынга. Берникадәр вакыттан соң ул туган якларына әйләнеп кайта. Павловкада урман кисүче булып урнаша ул. Караиделдән бик ерак китеп, зәмһәрир салкыннарда да, эссе көннәрдә дә эшләргә туры килә хатынга. Авыр эш Җәмиганың сәламәтлегенә дә зыян сала. Озакламый пилорамага эшкә күчә һәм биредә булачак тормыш иптәшен очрата. Ниһаять, Җәмиганың да тормышы җайга салына. Закидҗан белән кавышканнан соң, ике бүлмәле фатирда яши башлый алар. Гаилә башлыгы бик яхшы балта остасы була. Эшкә чын күңелен биргән ир тирә-якта да хөрмәт, абруй казана. Җитеш тормышта көн күрә гаилә. Әмма якты көннәр озак дәвам итми. Янәшәдәге күрше фатирында янгын чыгып, Җәмига белән Закидҗанны да бернәрсәсез калдыра.
– Төтенгә тончыгып, егылган булганмын инде. Мине янгын сүндерүчеләр тәрәзәдән тартып алган, – дип исенә төшерә Җәмига әби бу коточкыч көнне.
Озакламый гаиләгә тулай торакта бер бүлмә бирәләр. Биредә 5 кенә ай яшәгәннән соң, янә янгын чыга, янә аракы белән “дус” булган күршеләр моңа гаепле була.
Яңа төзелгән йорттагы фатирдан баш тарта Миңнеәхмәтовлар. Өлкәнәеп барганда тәрбия кирәк булыр, дип уйлый алар. Бу вакытта Закидҗан да төрле авырулардан интеккән була. Әмма Нуриманда өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар өчен картлар йортында аларга урын булмый. Картларны Чакмагыш районындагы шундый ук йортка җибәрәләр.
Туган туфрак үзенә тарта, диләр. Җәмига белән Закидҗанны да биредә яхшылап тәрбияләсәләр дә, соңгы елларын Нуриманга кайтып үткәрү теләге ташламый. 2013 елда үз максатларына ирешә алар. Икәүләп Нуримандагы картлар йортында яши башлыйлар. Тик бер елдан, каты авырудан соң, Закидҗан да якты дөньядан китә.
Тормышның ачысын-төчесен татыган, зур сынауларга да баш имәгән Җәмиганы өлкән яшендә дә язмыш сынавын туктатмый. Ихатага чыккан чакта егылып, аягын сындыра ул. Кызганычка каршы, шуннан башлап аягына баса алмый.
– Тормыш куйган сынауларга бирешмәдем, хәзер инде тән сызлауларына да түзә алам. Ялгызлыкка чыдар хәл юк. Минем бит бер якын кешем дә юк, шунысы бик авыр, – дип күз яшьләрен сөртеп алды ул бу юлы да.
Чыннан да, адәм баласы үз гомерендә тормышның төрле авырлыкларын кичерә. Кайгы-хәсрәтләрне дә, тән сызлауларын да үткәрә алырлык көч бар анда. Ә күңел әрнүенә, җан җәрәхәтенә дәва табуы читен.
Гөлия Гәрәева.
Нуриман районы.