Туймазы районының Япрык авылында туган ул. “Нужа казанында җитәрлек кайнаган кеше мин”, ди үзе турында. Язмыш иркәләми аны. Кечкенәдән сеңлесе Сәхия (кызганыч, ул инде вафат) белән әнисез калалар. Үги ана тәрбиясендә көн күрергә туры килә. Аннары – сугыш афәте. Гаилә башлыгына фронттан әйләнеп кайту, газизләрен күкрәгенә кысу бәхете насыйп булмый. Яугирнең бер генә хаты килеп ирешә: “Алышка кердек, исән-имин чыктык...”
Ул чор михнәтен үсмерләр өлкәннәр белән беррәттән күтәрә. Көне-төне колхоз эшендә булалар. Наҗия мәктәптә дүрт ел гына укып кала. Иртә олыгая ул чакларда малай-кызлар...
Сугыштан соң тәвәккәл кыз Урыссу төзелеш оешмасына штукатур-буяучы өйрәнчеге булып эшкә урнаша. Арытаба язмыш җилләре аны Октябрьский шәһәренә алып килә. Төрекмән авылына Мәхәсим исемле егеткә кияүгә чыга. Наҗиянең мәрхүмә әнисе шушы авылныкы була. Туганнары янына кунакка килеп йөргән чибәр кызга бөтен күңеле белән тартыла егет. Һәм ялгышмый. Гомер буе тәкъдиренә рәхмәт укый. Җае чыккан саен: “Синең кебек хатын бөтен Русиядә дә юк”, — дип кабатларга ярата Мәхәсим Шакир улы. Хикмәт бар монда. Юкка гына Наҗия исеменең гарәпчәдән тәрҗемәсе “иң якын дус, сердәш” дигәнне аңлатмыйдыр...
Шөкер, тату гына яшәп китә яшь гаилә.
– Тормыш ачысын шактый татыган, уңны-сулны ярыйсы аерган килеш килен булып төштем, – ди Наҗия апа. – Шуңа Мәхәсимнәр йортындагы кыенлык-юклык та өркетмәде... Аллаһка шөкер, ир туганнары үз итте, какмадылар. Бианай-биатай әйбәт карашта булды, кызлары сыман якын күрде. Бернинди үпкәм юк.
Ситдыйковлар гаиләсендә бер-бер артлы уллары Миргасыйм, Зөфәр, кызлары Фәния аваз сала. Инде үз йортлары белән яшиләр. Наҗия ханым озак еллар 4нче төзелеш идарәсендә хезмәт сала. Хаклы ялга “Туймазынефть” идарәсеннән чыга.
Гаилә башлыгы 1993 елда дөнья куя. Илебез өчен шактый катлаулы чорда Үзбәкстаннан гаиләсе белән уллары Зөфәр кайтып төшә. Килене Гөлнур белән ана-кыздай тату гомер кичерүенә дә 25 ел узып киткән.
– Әнкәйгә рәхмәтлемен, – ди Гөлнур ханым. – Балалар үскәндә күз-колак булды, хуҗалыкны бермекләп карады. Әле дә эшләргә тырышып яткан көне...
Нинди сыйфатлары белән аеруча сокландыра, соң апа-әбиләребез? Җорлыгы, тапкыр сүзле, шаянлыгы-шуклыгы таң калдыра түгелме? Әнә бит, уйламаган-көтмәгәндә Наҗия апа ягымлы тавыш белән җыр сузды. Йөрәк януларын, күңел ярсуларын җыр-моң белән басарга гадәтләнгән шул халкым. Гомер бакый халыкчан җырларга мөкиббән Наҗия апа. Шул ук вакытта дин, әхлак-әдәп төшенчәләренә җитди-төпле мөнәсәбәттә.
– Нәселебездә дин юлындагылар күп булган. Инде менә оныкларым сөендерә. Илгиз, Исламия – ныклап дини гыйлем эстәүдә, – ди Наҗия апа.
Наҗия Хөсәен кызы – бик бәхетле дәү әни. Җиде оныгы, дүрт оныкасы тормышын
ямьли-бизи аның.
Авыл җәмәгатьчелегенә, ветераннар советы җитәкчелегенә аерым рәхмәт сүзләрен юллый әбиебез. Җиңү көнендә күчтәнәчләр белән килеп, котлыйлар, хәл белешеп торалар, яраткан “Туган як”, “Кызыл таң” гәзитләренә яздыралар икән.
90 яшен зурлап уздырганнар. Ул бәйрәм табынының түрендә урын алган янә бер хөрмәтле апа – Зәбирә Хисаметдинова. Әйтеп үтүебезчә, ул – Наҗия Хөсәен кызының ике туганы, Төрекмән авылында туып-үскән.
– Әтине фронтка озаттык. Әнием йөкле килеш калды. Газизебезнең яу кырыннан хаты килде: “Кем туса да, берүк какмагыз... Без ут эченә керәбез. Әллә кайтам, әллә юк”. Күңеле сизенгәндер, энебез (аңа Фәнис дип исем куштык) туган көнне әткәйнең үлем хәбәре килде. Елый-елый шешенеп беттек...
Зәбирә апа тыныч кына сөйли, ямансу карашы томанлы балачакка төбәлгән сыман...
– Колхоздагы бөтен эшкә дә җигелдек, – дип дәвам итә ул. – 1945 елның 9 маенда да урман кисүдә идек. Бервакыт кемдер кычкыра: “Сугыш беткән!” Яшь кенә килеш тол калган бичара хатыннар елаша. Мин дә үксим, әтиемне уйлыйм. Озак көттек без әткәйне. Менә-менә кайтыр кебек иде.
Яшьли Төрекмән артелендә итек басучы булып эшли кыз. Мөхәммәтҗан атлы Нарыш егете белән язмышын бәйли. Көйле генә яшәп китәләр. Әмма... Тәкъдир сынауларын өеп куйган икән. Нилектәндер гаепләнгән ир читкә озатыла. Гаиләсе дә аның белән, билгеле. Төрле тарафларда яши-эшли торгач, кырыс табигатьле Магаданга җибәрәләр үзләрен.
– Ирем приискларда эшләде. Шул сәбәпле еш күченеп йөрергә туры килде. Үзем пешекче идем. Сигез айлык улым каты авырып китте, гүр иясе булды... – дип сөйли Зәбирә апа.
Гаиләдә Зөһрә исемле кызчык, Сәгыйть атлы малай туа. Барысы да эзгә төшә сыман. Мөхәммәтҗан сөекле хатынын ничек тә хөрмәтләргә, тормыш авырлыкларыннан курчаларга-якларга омтыла. Тик ул дигәнчә булмый шул...Тәүдә гаилә башлыгы каты авырудан бакыйлыкка күчә. Бер елдан Зөһрә суга батып үлә. Янә бер елдан Сәгыйть ауда фаҗигагә юлыга.
– Ничек түздегез барысына да? – дип сорау бирәм.
– Еладым да, еладым инде...
2006 елда туган якларга кайтып төпләнә әңгәмәдәшем. Йорт-җирен сатмый, күршеләренә калдыра. Дөнья хәлен белеп булмый, кире кайтып килергә туры килмәгәе. Газизләре җирләнгән каберлекләрдән туфрак та ала Зәбирә апа. Янәшәдә сыман тоелсын йөрәк парәләре, күз нурлары...
Төрекмәндәге төп йортта гаиләсе белән энесенең улы Фәнил яши. Шунда сыена да инде газизләрен мәңгелеккә югалткан ана. Сөенечкә каршы, бик җылы каршылыйлар.
– Зәбирә апа авылга кайтып төшкән көнне өйдә Коръән ашы уздыра идек. Шулай туры килде, – ди туганнары.
Зәбирә апа догаларны ихлас укый, барча якыннарына, туган-тумачага багышлый. Бүгенге көнкүрешенә куанып туялмый.
– Мәхрүм иттем сабыйларыңнан, тагын бирдем сиңа балалар”, – дигәндер инде Ходаем. Бөтенесе үз нарасыйларым кебек кадерле бит миңа, — ди яшь аралаш.
Инде икенче-өченче буын балаларга килгәндә, оланнары Зәбирә әбине ярата, хөрмәт итә.
Гомер көзендә торган әбиләребез “Сугыш кына булмасын”, – дип кабатларга ярата. Катлаулы тормыш юлы үткән, язмыш кыерсытуына карамастан, намус кушуы, гаделлек кануннары буенча яшәгән гаҗәеп буын вәкилләренең уртак теләге бу. Авыр еллар йөген үз иңендә күтәргән, Бөек Җиңү таңын аттырган, ихтирамга лаек өлкәннәребез абруе, каһарманлыгы, фидакарьлеге җирдә ятып калмый, киләчәк буын йөрәгендә сүнмәс очкын булып кабына, якты хатирәләрдә яшәвен дәвам итә.
Сәрия Гарифуллина.
Октябрьский шәһәре.