Дәүләкән шәһәрендә яшәүче күптәнге яхшы танышым Фиргать Исхаковның тормыш юлы бүгенге күп яшьләребезгә үрнәк булырлык. Ул 1951 елның 14 июнендә Дәүләкән районының Чуенчы авылында гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килгән. Бу авыл республикабызда бик күп галимнәрнең, фән эшлеклеләренең туган төяге буларак билгеле.
— Безнең авылдан чыккан академик, профессор, фән докторы һәм кандидатларының гомум саны кырыктан артык, — ди Фиргать Мөхтәр улы зур горурлык белән.
Кем белә, югары белем алу мөмкинлеге тисә, бәлки, ул да бүген алар арасында булыр иде. Чөнки сигез генә сыйныф белем алу форсаты тисә дә, аның әдәплелегенә, фикерләү тирәнлегенә күпләр сокланырлык. Ләкин тормыш Фиргатькә башка төрле язмыш әзерләгән икән. Малайга ике яшь тулып узгач, әнисе фани дөньядан бакыйлыкка күчә. Йортка, әлбәттә, яшь хатын килә. Ул тагын дүрт бала тудыра. Шул сәбәпле, гаиләдәге өлкән балаларга сигез сыйныф тәмамлагач та ата йорты белән хушлашырга туры килә.
Фиргатьне дә Иглинда яшәүче абыйсы Рим үз канаты астына ала һәм “Уфимдорстрой” трестының автомобильләр ремонтлау остаханәсенә слесарь итеп эшкә урнаштыра. Яшем кечкенә дип тормый, тырышып эшли үсмер. Начар эшләп, абыемның йөзенә кызыллык китермим, дип тырыша.
Шулай матур гына эшләп йөргәндә Совет Армиясе сафларына чакыру килә. Хәрби эшелон кичәге авыл малайларын киң илебезнең көнбатышына – Ленинград шәһәренә алып килә. Кечкенәдән хезмәттә чыныгып, авырлыкларны җиңеп үскән Фиргать Исхаковны Эчке эшләр министрлыгы гаскәрләренә алалар һәм, менә бәхет, ул вакытта илебезнең иң изге символларының берсе исәпләнгән Смольныйны саклауны ышанып тапшыралар. Ул вакытта анда КПССның Ленинград шәһәр һәм өлкә комитетлары урнашкан була.
Тыныч табигатьле, һәр сүзен уйлап сөйләүче егетне командирлары бик ихтирам итә һәм хәрби хезмәттә калырга үгетли. Ләкин “адәм баласын ризык йөртә” диләр бит. Башкортстаныбызда ризыгы калган, күрәсең, 1971 елның көзендә Фиргать Исхаков туган якка кайта.
Кайту белән Свердловск (хәзер Екатеринбург) шәһәрендә тимерне эретеп ябыштыручылар әзерләүче 4 айлык курс тәмамлый һәм “Южуралэлеваторстрой” трестының Стәрлетамактагы Механикалаштыру идарәсенә эшкә урнаша. Ләкин ул вакытта эретеп ябыштыручыларга караганда экскаваторчыларга кытлык зуррак була һәм идарә җитәкчелеге тәкъдиме буенча Фиргать, эштән соң укып, бу һөнәрне дә үзләштерә.
“Южуралэлеваторстрой” тресты ул елларда, Башкортстаннан тыш, Татарстанда һәм Ырынбур, Куйбышев өлкәләрендә ашлык кабул итү һәм саклау предприятиеләре төзү белән шөгыльләнүче эре берләшмә була. “Син — егет кеше, гаиләң юк, сиңа кайда яшәсәң дә барыбер, — дип, кайда экскаваторчы таләп ителә, шунда Фиргатьне җибәрәләр.
Ә бервакыт чираттагы озайлы командировкадан кайтса, тулай торактагы бүлмәсендәге киемнәре югалып беткән, ә караватына икенче бер егетне урнаштырганнар. Бу кадәргә ничек түзәрсең?! Егет эштән китү турында гариза яза да идарә начальнигының өстәленә кертеп сала. Шулвакыт телефон шалтырый. Трест җитәкчесе икән. Татарстандагы яңа элеватор төзелешенә бүген үк экскаваторчы җибәрүне таләп итә.
— Менә соңгы экскаваторчым эштән китәргә гариза күтәреп килгән, — дип хәлне аңлата идарә начальнигы.
Экскаваторчыны эштән җибәрмәскә, югалган киемнәренең хакын түләргә, бүген үк үзенә бер бүлмәле фатир бирергә! – дип җитәкченең телефон аша кычкырганын Фиргать үзе дә ишетеп тора.
Менә шулай итеп, урыслар әйтмешли, бәхетсезлек бәхет китерә. Трест җитәкчесе боерганнарны көнендә үк үтәп, кичен Фиргать Исхаковны Татарстанга командировкага озаталар.
Идарәдә Фиргать 8 ел эшли. Райондашы, Имай-Карамалы авылы гүзәле Рузимә белән гаилә коралар. Мәхәббәт җимешләре булып, 1976 елда — кызлары Лена, 1980 елда уллары Илдар туа. Гаиләгә дүрт бүлмәле фатир бирәләр. Тулы бәхет өчен тагын нәрсә җитми инде!
Ләкин тормыш гел без теләгәнчә генә бармый шул. Кызлары Лена даими авырый башлагач, табиблар гаиләгә яшәү урынын алыштырырга тәкъдим итә. Дәүләкәнгә кайтудан башка чара калмый. Стәрлетамактагы дүрт бүлмәле фатирны алыштырырга туры килә. Фиргать Мөхтәр улы Октябрьский технологик транспорт идарәсенең Казанголдагы колоннасына бульдозерчы булып урнаша, ә Рузимә Гыйльметдин кызы район дәваханәсендә шәфкать туташы булып эшли башлый. Ләкин язмыштан качып булмый шул, Дәүләкәннең һавасы килешмиме, 2002 елда Рузимә Гыйльметдин кызы вафат була. Бу югалтуны Фиргать Мөхтәр улы бик авыр кичерә. Ләкин сыгылып төшми, чөнки улы һәм кызы язмышы өчен җаваплылыкның хәзер тулысынча үз иңнәренә төшүен яхшы аңлый ул. Ләкин ир-атка ялгыз яшәү дә җиңел түгел. Хатынының вафатына ел тулып узгач, Фиргать язмышын үзе кебек үк тол калган Фәния Хаҗиева белән бәйли.
Фәниянең улы һәм кызы булып, алар урта мәктәпне икесе бер елда тәмамлый. Кыз — медицина институтына, улы исә хәрби училищега керергә телиләр. Урта мәктәп тәмамлаган үсмерне ничек ялгызын ерак юлга чыгарып җибәрмәк кирәк? Фәния — кызы Гүзәл белән Уфага, Фиргать исә Илнур белән Саратов өлкәсенең Волжск шәһәренә чыгып китәләр. Илнур имтиханнарны тулысынча тапшырып, кулына хәрби училищега кабул ителүе турында приказ алганга кадәр Фиргать, казармада яшәп, аңа терәк һәм таяныч була. Бүген Илнур капитан дәрәҗәсендә илебезнең Ерак Көнчыгышында рота командиры вазыйфасында хезмәт итә. Укырга кергән вакыттагы ярдәме өчен Фиргать абыйсына бик рәхмәтле ул. Гүзәл исә, медицина институтын уңышлы тәмамлап, бүген гыйльми эшчәнлек белән шөгыльләнә.
Тормыш аклы-каралы дип юкка әйтмиләр икән. Ләкин бер кешегә карата шулкадәр рәхимсез булмаса да ярар иде. 2010 елда 30 гына яшьлек Илдары юл-транспорт фаҗигасендә һәлак булды. Бу олы кайгыны да Фиргать Мөхтәр улы ирләрчә сабырлык белән күтәрә белде.
Бер урында 31 ел намуслы хезмәт иткән Фиргать Исхаковны 2011 елда зурлап лаеклы ялга озаталар. Аның Казангол колоннасында эшләгән һәр елы аерым игътибарга лаек. Әйтик, бер елны ул – “Коммунистик хезмәт ударнигы”, икенчесен – “Социалистик ярышта җиңүче”, өченчесен “Бишьеллык алдынгысы” булып тәмамлый. Хезмәт бүләкләре арасында СССР Авыл төзелеше министрлыгының Мактау грамотасы аерым урын алып тора. Аның нигезендә Фиргать Мөхтәр улына Русия Федерациясенең “Хезмәт ветераны” билгесе бирелгән.
Лаеклы ялда булуына карамастан, Фиргать Исхаков кул кушырып утырмый. Бал кортлары үрчетә, тавыклар, йорт куяннары асрый.
Рим ӘХМӘТОВ,
Башкортстан Республикасының
атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби
премия лауреаты.