-4 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
20 Июня 2018, 21:00

Хөррият корбаннары

1921 елгы ачлык авыл халкына бик күп газаплар алып килә. Америкадан кайтартылган кукуруз оны, кеше исәбенә карап, гадел бүленми. Совет власте урнашып беткәнче дә, аннан соң да бөтен авырлык халык өстенә төшә. Бу чорны безнең төбәктә “Хөррият еллары” дип йөртәләр. Ул вакытта колхозлар булмый, “списать итеп”, кайда да булса яшереп куярга мал да, техника да юк. Контрольсез калган урманны кисеп, зур-зур өйләр, каралты-кура төзиләр, терлекчелек белән шөгыльләнәләр, хезмәтче тотучылар да була. Кайбер коммунистлар кулакка да әйләнә башлый.

Добавить в предпочтительные источники Google
Колхоз төзелгәч, каршы сүз әйтүчеләрне авылдан сөргенгә гаиләләре белән куа башлыйлар. Колхоз рәисенә кем ошамый, шулар куыла. Хөррият елларында яхшы каралты-куралар төзүчеләр дә, гаеп табып, сөргенгә озатыла. Аларның корылмаларын җитәкчеләр үз ихаталарына күчереп алып кайта. Бу хәл безнең авылда гына түгел, бөтен Башкортстанда күзәтелә. Карламан совхозыннан бу хакта Владимир Ленинга хат та җибәрелә. Мәскәүдән вәкил килеп, андагы хәлләрне күреп шакката. Авылда колхоз рәисе, башын өскә чөеп, кительдән, галифе чалбардан, хром итекләрдән йөри. Урамнан үткән чагында кешеләр аның күзенә күренергә дә курыккан...
Авылда урта хәлле бер гаилә Әлшәйдән асрамага 7 яшьлек Хәмит исемле малайны ала. Аны да, кулак ипие ашап ятты, дип, сөреп җибәрәләр. Ул Белоретка эләгә. Шунда землянкада яши, үзлегеннән укырга-язарга өйрәнә. Тырыша торгач, авыл хуҗалыгы институтын уңышлы тәмамлап чыга. Белорет районында “Заря” колхозы рәисе булып, 30 елдан артык эшли. Рәис булгач, безнең авыл халкы аны бик ярата. Үзен сөргенгә җибәргән авыл Советы рәисе дә аның янына кунакка бара. Авыл кешеләре колхоз өчен Белореттан нарат кисеп алып кайта, Хәмиткә кереп, ашап-эчеп чыгалар. Үзе дә, хатыны да кунакларны якты йөз белән каршы ала торган булалар. Үзен исә кунакка чакыручы да булмый.
Авыл халкының хәтерендә тагын бер кулак баласы Гайса Садыйков калган. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан. Хөррият елларында абзыйлары йорт-каралтыларын ныгыта һәм кулаклар исәбенә кертелә. Гайсага бер яшь чакта, 1931 елда, авылда колхоз рәисе йорты яна. Корткасы өй алдындагы чуенга самавыр өчен утлы күмер салып каплый торган була. Караңгы булганлыктан, утлы күмер чүпрәккә төшә...
Менә кулаклар яндырды, дип лаф оралар. Ул вакытта аларны гаепләү модада, алар халык дошманына әйләнә. Әйткәндәй, шул ук елда күрше Карамалы-Гобәй авылында җәй көне көпә-көндез авыл Советы бинасы яна. Рәисе сәгать бердә төшке ашка кайтып китә, ярты сәгатьтән янгын чыга. Моның өчен көтү көтеп йөргән Йосыпны гаепләп, милициягә алып китәләр. 1973 елда аның туганнары бу фактны тикшертте. Тикшерүчеләр Йосыпны гаепләргә бернинди нигез тапмады.
Гайса исә, 1 яшьлек нарасый, ут төртүдә гаепләнгән әнисе белән сөргенгә озатыла. Ана баласын капчыкка сала. Себердә елганы паром белән кичкәндә бу бәхетсез сабыйны капчыгы белән суга ташларга җыенганда, арттагы кеше күреп, капчыкны тотып кала.
Малай дөньяның ачысын-төчесен татып үсә, читтән торып пединститут тәмамлый. Укытучы, директор була, алты авылны берләштергән колхозда партия оешмасы белән җитәкчелек итте. Хатыны Мәү­лиха апа белән авылга мәктәп төзеделәр. Бервакытта да зарланмады, тамагын гына кырып куяр, “Мине әни бер яшь­тән капчыкка салып, санаторийда йөрткән”, дип елмаер иде.
Уразиннарның гаиләсе сөргенгә җибәрелгәндә уллары Хәсән өйдә булмый кала. Аны ат белән Бәләбәйгә китеп барганда иптәше Таип очратып, шушы шәһәргә алып килә. Хәсән Таипка үзен Ташкентка китте, дип әйтергә куша. Таипны кайту белән конторага чакырталар. Анда ГПУ хезмәткәре, коммунист Хәлимә, колхозның ревкомиссия рәисе утыралар. Халимә: “Ни өчен син кулак баласы Хәсәнне колхоз атына утыртып йөрисең?”, – дип сүгә. Моның өчен Таипка 10 “трудодень” штраф салалар. Хәсәнне табарга, сөргенгә озатырга, дигән карар чыгарыла. Таип аңа бу хәлләрне җиткерә.
Хәсән туганнары ярдәмендә Слакбаш авылында мәктәптә эшли башлый, мич яга, җыеш­тыра. Аннары укытучылыкка укый һәм, Слакбашта эшләп, мактаулы исемнәр алып, хаклы ялга чыга. Авыл халкы арасында хөрмәт казана. Ялга чыккач, Тукайга кайтып өйләнә. Властька Хрущев килгәч, кулак балаларына караш үзгәрә. Хәсән туган авылында Таип дусты белән лесхозга ярдәм итә. Мал үрчетә. Ветераннар белән җитәкчелек итә, агитатор, политинформатор була, укулар оештыра.
Еллар үтә. Авылдан теге колхоз рәисе эшеннән куылып чыгып кача. Коммунист Халимә дә югала...
“Хөррият еллары” авылыбызда бик күпләрнең язмышын менә шулай пыран-заран китерде...

Рәшит ВӘЛИЕВ.
Туймазы районы,
Тукай авылы.