Чиста гына киенгән бу апаның урамда төрлечә кыланганын, кычкырып сөйләшеп йөргәнен еш күрә башладым. Башта нечкәрәк, аннан калынрак тавыш белән үзалдына нидер сөйли. Читтән тыңлап торганда ике кеше сөйләшкән кебек тоела хәтта. Калын тавыш белән үзен сүгә, битенә суга да нечкәрәк тавыш белән ялваргандай сөйли башлый. Кешеләр аны урап уза. Ә ул үз “эчендә утырган” кем беләндер туктаусыз бәхәсләшә.
Беркөнне кичен икенче бер хатынның аның янына килеп хәл белешүен күрдем. “Рокыя, бу мин, Әминә. Бергә эшләдек. Хәтерлисеңме? Сине кешегә әйбер өләшә, акча тарата, диләр. Нигә алай кыланасың? Пенсияңне үлчәп тот. Тамагың да ачтыр әле синең. Әйдә, үземә кер. Кайнар аш ашап, чәй эчәрсең. Бик дуслар идек бит, әйдә...” — дип үзенә чакырды. Тегесе, күзләренә курку катыш нәфрәт чыгарып: “Кит! Миндә эшең булмасын. Миңа берни кирәкми!” — дип усал итеп кычкырды да кулларын болгый-болгый китеп барды.
Авыр сулап, йорт янындагы эскәмиягә килеп утырганда Әминә апаның күзләре яшьле иде. Минем сораулы карашымны күреп, ул сөйләп китте: “Бу хатын белән бергә эшләдек. Менә дигән кеше иде. Медицина училищесын яхшы билгеләргә генә тәмамлап, шәфкать туташы булып эшли башлады. Акыллы иде. Китапханәдән өеп-өеп китап ташый, шуның эчтәлеген безгә сөйли иде. Әти-әнисе иртә үлде. Ике энесе кечкенәдән аның тәрбиясендә булды. Хезмәт хакын алганчы шуларга ниләр сатып аласын кәгазьгә язып куя иде. Киендерде дә, җил-яңгыр да тидермәде.
Тәмле пешерә иде. Аның пешергән икмәге белән бөтен бүлек бергә җыелып чәй эчә идек. “Һай, Рокыя, уңган да соң үзең! Эштә дә, өйдә дә өлгерәсең. Бәхетең генә булсын”, — дия идек. Ходай язмагандыр. Нишлисең... Энеләренә, бәлки, ата тәрбиясе җитмәгәндер. Алар эчә башлады. Рокыя эш белән өй арасында бәргәләнде. “И-и, нишлим икән, Әминә апа, эчәләр бит...” — дип елый иде мескенкәем. Эчү юньлегә илтми. Бервакыт, эчә торгач, сугышып киткәннәр. Рокыя, йоклаган җиреннән атылып чыгып, аларны аера башлаган. Бер энесе аны этеп җибәргән дә туганына пычак белән кадаган. Бер генә мәртәбә дә түгел, бөтен эчен, муенын кискәләп бетергән. Рокыяның чырылдап кычкыруы да, бергә үскән энесенең бәргәләнүе дә туктатмаган аны...
Энесен җирләдек... Рокыя еламады да, дәшмәде дә. Шул хәлләр аңа бик нык тәэсир итте, акылы җиңеләйде. Берничә тапкыр дәваланырга да җибәреп карадык. Инде ун ел узды. Энесе төрмәдә утырып чыкты. Мескен Рокыя гына төзәлмәде. Хәзер инвалидлык буенча пенсия ала. Берүзе яши. Акчасына прәннек-мазар алып, бала-чагага өләшә дә, үзе ач йөри. Әмма хәер сорашмый. Элекке горурлыгы калган. Кайчак ашарга керткәлим. Алмый. Бәлки, танымыйдыр да. Менә шундый аның тормыш тарихы, балам. Дөньяда әллә ниләр була. Кайчак эшләгән яхшылыгың явызлык булып кайта, төзәлмәслек яра сала”.
Әминә апа сүзен тәмамлагач, күңелдә ниндидер авыр тәэсир калды. Иртәгә безне ни көтәсен беребез дә белми шул...
Чулпан НАСЫЙРОВА.