Күченү, яңа урында теркәлү кебек бүген безгә таныш процедуралар буенча да шушы идарәгә мөрәҗәгать иткәннәр. Гомумән, әлеге вакытта урындагы үзидарә башкарган эшләрнең барысы да диярлек элек тә булган һәм аларны шул волость идарәсе, старшина хәл иткән.
Совет чорындагы административ бүленешкә кадәр безнең Иштерәк авылы — Корыч волостена (хәзерге Бакалы районы), аңа кадәр Кыргыз волостена караган. Өяз шәһәрләре буларак, Минзәләгә, Бәләбәйгә, губерна үзәкләре Казан, Ырынбур, соңрак Уфага буйсынган. Ягъни административ бүленеш, буйсыну үзгәреп торган.
Безнең абзәтәбез Әх-мәтгали Ягафәров XX гасыр башында Корыч волостеның старшинасы итеп берничә срокка сайлана. Вазыйфасын намус белән башкара торган булган ул. Аның шәхси хуҗалыгы, билгеле, туган авылы Иштерәктә урнашкан. Үзе исә вакытлыча идарә үзәгендә яшәгән.
Бервакыт аның Иште-рәктәге абзарыннан ерак юлга йөри торган яхшы атын урлаганнар. Власть кешесе булгач, ул, тиешле тикшерү үткәртеп, карак-ның кем икәнлеген ачыклаган. Өлкән буын хәтер-ләвенчә, Иштерәктән Галәү исемле кеше, атны урлап, хәзерге Чакмагыш районының Әхмәт авылына илтеп саткан. Әхмәтгали абзәтәй кораллы сакчылары белән авылга килә дә каракны кулга ала һәм халыкны ялгыз каен янына җыярга куша. Авызлыгын чәйнәп өзәрдәй булып, урынында биеп торучы чаптар ат өстендә утыра Әхмәтгали старшина. “По закону военного времени (1917 ел) каракларны менә шундый җәза көтә”, дип, тегене асып куярга каенга бау элдерә. Шулчак аның янына агасы Сәетгали килә дә: “Туганкаем, эшне олыга җибәр-мә инде, син китәсең, безгә монда каласы, дәлше яшәсе бар бит, чукынып китсен, әйдә, гафу ит...”, ди. Җен ачуы чыккан старшина кылычын кыныннан суырып алгач, халык “аһ” итә. Күз ачып йомган арада Әхмәтгали кылычының ян ягы белән каракның яңагына кизәнеп суга, тирә-якка кан чәчри. Старшинаның өзәңгедәге үкчәсе аты корсагына тиюе була, шуны гына көткән чаптар ук кебек алга атыла. Һушын җыяр-га өлгермәгән халык җайдакларны Үрмәт урманына кереп югалганчы карашлары белән озатып кала. Әхмәтгали абзәтәйнең Иштерәккә соңгы кайтуы була бу. Каракның яңагы үлгәнче төзәлми...
* * *
Заманы өчен нык итеп салынган старшина йортын, ул чордагыча әйтсәк, Cовет власте “торги” белән саткан, ә абзинәй начар гына бәләкәй өйдә торып калган. Әхмәтгали старшина хуҗалыгы биләп торган урында хәзер — безнекеннән башка ике йорт-ихата.
Әткәй, исәнлек-саулык сорашып, сәкедәге түшә-гендә яткан абзинәй янына килә, тегесе: “Ә-ә, улым, килдегезмени?” дип, терсәгенә таянып, түшәгеннән тора да, сәке түрендә торган сандыгын ачып, чүпрәк янчыктан кәнфит яисә кисәкле шикәр алып миңа суза иде...
Абзинәй – Әхмәтгали старшинаның хатыны. Ул ялгызы картайган. Балалары читтә булды. Фронтовик улы сугыштан соң үлгән. Әхмәтгали абзәтәй революциядән соң, большевиклар эзәрлекләвен-нән качып, Кытайга чыгып киткән. Әткәй хәтерләвенчә, 30нчы еллар башында абзинәйгә Кытайдан хат та килгән. Сталин үлгәннән соң бераз сәяси йомшаклык булгач, теләгәннәргә илгә кайтырга рөхсәт биргәннәр. Безнең районның Дөмәй авылыннан бер бабай кайткан. Дәваханәдә каравылчы да булып торган. Озак яшәмәгән, вафат булган. Исән чагында әткәйнең сөйләгәне булды, ул карт Әхмәтгали абзәтәйне белгән. Кытайда бер тирәдә аралашып яшәгәннәр. “Кайтыйк туган якка, дигәч, Әхмәтгали ризалашмады, минем хәзер икенче дөнья, яшем олы, мине анда көтеп торучы юктыр, диде”, — дип сөйләгән ул карт. Туган туфрагын сагынып өзгәләнгәндер, юксынып, җир-сенгәндер инде абзәтәй.
Мин белгәндәге олы бабайлар сөйләвенчә, кырыс та, гадел дә, кайвакыт нечкә күңелле дә булган, диләр аны. Язмыш шулай аерган абзинәй белән абзәтәйне. Бер ялгызы ирен көтеп яшәгән хатын-ның күңелендәге кичереш-ләре, ышаныч һәм өмет җепселләре тузмаган...
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.