-3 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
15 Августа 2018, 14:15

Янгында йорт хуҗабикәсе үлгән

Дүртөйле районы Миядек авылында коточкыч янгын булган. Янгын каравылы пультына бу хактагы хәбәр төнге сәгать өчләр тирәсендә килгән. Вакыйга урынына кичекмәстән ике янгын сүндерү машинасы чыгып киткән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Авылның Горшков урамында бүрәнә йорт янган. Янгын сүндерүчеләр утны тиз арада туктата һәм сүндерә алган. Тик, ни кызганыч, ут эчендә йорт биләмәсенең олы яшьтәге хуҗабикәсе һәлак булган.

Янгынның төгәл сәбәбе ачыклана. Фаразлаулар буенча, ут электрүткәргечләрнең төзек булмавы, моның кыска ялганышка китерүе аркасында чыккан.