Светлана – әти-әнисенең көтеп алынган бердәнбер баласы. Кыз кечкенәдән әти-әни назына күмелеп, балачакның барлык рәхәтен күреп үсә. Кызчыкның бөтен яклап та үсешенә әти-әнисе, чыннан да, зур көч сала: ул төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнә, конкурсларда катнаша, уку алдынгысы була. Инде мәктәпне тәмамлагач, юрист белгечлегенә ия була ул. Укуын тәмамлап берничә ел эшләгәннән соң, үз эшен ачарга карар итә. Монда да әти-әнисе кулыннан килгәнчә ярдәм итә кызга.
– Минем балачагым бик бәхетле үтте. Әти-әнием, чыннан да, минем өчен гомерләрен бирергә әзер иде. Безнең гаиләдә һәрвакыт тынычлык хөкем сөрде. Әтием әнине бик ярата иде, әни дә аны иң якын кешесе итеп күрде. Мин шундый мохиттә тәрбияләнгән кеше, – дип эчкерсез елмая Светлана.
Әйткәндәй, Светлананың холкы, эчке дөньясы гына бай түгел, ул үзе дә бик матур хатын. Зур кара күзле, кара чәчле. Нәкъ аның дөньяга шундый булып килүе әти-әнисенең тормышын үзгәртә дә инде. Чөнки урыс гаиләсендә туган бу сабый, чыннан да, башка милләттәшләреннән аерылып тора.
Мария ире Сергей белән яшьли яратышып өйләнешкән булган. Ул заманнарда яшь гаиләләргә өйләнешү белән аерым бүлмә, ә соңрак фатир да бирелгән. Зайцевлар гаиләсе дә, илдәге барлык яшь гаилә кебек үк, тормышларын шул кечкенә бүлмәдә башлый. Мария ачык зәңгәр күзле, сары чәчле, матур буй-сынлы хатын була. Сергей да урыс ир-егетләренә хас зур гәүдәле, ак тәнле ир. Мария хезмәт юлын урындагы заводта башласа, Сергейга еш кына командировкаларга китеп эшләргә туры килә. Шулай берничә ел вакыт үтеп китә. Яшь гаиләнең дуслары бер-бер артлы әти-әни булса, Сергей белән Мариянең өе бала тавышыннан мәхрүм кала. Ул вакытта медицина әлеге кебек үк көчле булмый. Мария тәүдә табибларга йөреп, моның сәбәбен ачыкларга тырышса да, аның сәламәтлегендә бернинди тайпылыш та табылмый. Болай да яралы җанга Сергейның әнисе дә тоз сала башлый. “Әйттем бит мин сиңа, ул сиңа пар түгел. Артык чибәргә өйләндең шул. Андыйларны күпләр ярата. Мария дә сиңа кияүгә чыкканчы башкаларны караткан булгандыр. Беренче йөклелекне төшерергә ярамый, шуңа балагыз юктыр”, – дип еш кына улына кабатлый. Сергей әнисенең бу сүзләренә ышанмый. Мариянең башкаларга күтәрелеп тә карамаганын яхшы белә ул. Хатынын да төрлечә тынычландырырга тырыша. Әмма бианай улы командировкаларга киткәч, килене янына килеп тә шушы ук сүзләрне әйтергә гадәтләнә. “Синең шундый булганың өчен оныклар сөя алмыйм, ә Сергей әти булудан мәхрүм”, – дип еш кына яшь хатынны рәнҗетә. Әлбәттә, моның сәбәбе Сергейда да булу ихтималлыгы турында уйлап та карамый ул. Тәүдә Сергей хатынын әнисеннән төрлечә якласа, соңрак мондый гаугага игътибар итми башлый. Турыга әйтмәсә дә, әнисенең сүзләрендә хаклык булырга мөмкинлеген хатынына сиздерә. Командировкаларга ешрак йөри башлый, Мариягә бераз суына төшә. Яшь хатынның һәр көне, күз яшьләренә чыланып үтә.
Әлбәттә, чибәр хатынга эш урынында да игътибар күп була. Гаиләдәге ыгы-зыгыдан арыган, тормышының ямен югалткан хатын бер көнне җитәкчесенең игътибарына җавап бирә.
Әлеге вакыйгадан соң күп тә үтми, Мария үзенең йөкле булуын аңлый. Бу хәбәргә Сергей да, бианасы да бик шатлана. Тугыз ай буена Сергей хатыны яныннан китми. Чит җирләргә китсә дә, тизрәк эшен бетереп, өйгә кайтырга ашыга ул. Хыялының тормышка ашуын түземсезләнеп көтә.
Бала туар алдыннан Сергейны янә командировкага җибәрәләр. Мария кызына исемне алдан ук сайлап куйган була. “Свет” – яктылыкны аңлата. Баланың гаиләгә элекке тынычлыкны, яктылык алып килеренә өметләнә ул.
Сергей эшеннән кайтканда Светлана белән Мария бала тудыру йортыннан чыккан була инде. Ул заманда әлеге кебек кесә телефоннары булмый. Иргә кызы тууы, Мариянең дә хәле әйбәт булуы турында гына җиткерәләр. Кулларына чәчәк гөлләмәләре тотып, шатлыгы эченә сыймаган ир ишек төбендә аны каршы алган хатынын кочаклап үбә дә, бала яткан урынга ашыга. Ә анда кап-кара күзле, карачкыл тәнле кызчык зур күзләре белән тирә-якны күзәтеп яткан була.
– Бәләкәй чакта ук үземнең әтигә бөтенләй охшамаганлыгымны сизә идем. Үсә төшкәч, әнинең ниндидер үзенчәлекләрен алуымны аңладым. Аннары әнинең нәселендә башка милләт кешеләре булганы турында да җиткерделәр. Бәлки шунлыктан карачкыл тәнлемендер, дип уйлый идем. Әнием үләр алдыннан гына миңа бу серне чиште. Әти ул вакытта бакыйлыкка күчкән иде инде. “Әтиеңне эзләмә, сине балалар бакчасына биргәч, мин башка урынга эшкә чыктым. Аның белән беркайчан да кызыксынмадым. Синең әтиең Сергей”, – диде.
Әни әйтүенчә, әти аны җәберләп беркайчан да сүз әйтмәгән. Әлбәттә, мине күрү белән аның кызы түгел икәнлегемне аңлаган. Беренче күргәч тә тәүдә мине кулларына алган, аннары әнине кочаклап елаган ул. Миңа да беркайчан да аның минем әти түгеллеген белдермәде, – ди хатын.
Светлана бүген дә әти-әнисен еш исенә төшерә.
– Кем баланы тәрбияли, кем аны тормышка әзерли – шул аның әти-әнисе. Ә үз әтиемне эзләп тә карамадым. Сергей әтиемә, аның миңа булган мәхәббәтенә хыянәт итү булыр иде бу, – ди ул.
Гөлия Гәрәева.
(Исемнәр үзгәртеп алынды).