Безнең Никифар авылында да шул Габрово авылы кешеләренә охшаган Галия әби яши иде. Җәен ул бала-чаганы бәрәңге бакчасы утарга чакыра. “Эш беткәч, мин сезне тәмле чәй белән сыйлармын”, — ди ул. Ахырда исә Галия әби, балалар янына чыгып: “Барыгыз инде, балалар, кайтыгыз, юньле кешенең балалары теләсә кемдә чәй эчеп йөрми ул”, — дип, балаларны кайтарып җибәрә икән.
Ә Айдагол авылында шундый алдакчы егетләр бар иде. Алар янәшәсендә Габрово алдакчылары чүп кенә. Шуларның берсе Гаптелхәй Солтанов. Ул егет булып җитешкәнче, авызыннан берәр чын сүз чыкты микән? Армиядән кайткач, Чиләбе шәһәренә эшкә урнашты. Өйләнде. Ә бервакыт үзенең “Москвич” машинасы белән аңа кунакка авылдашы Наил килеп төшә. Кунакны ул яхшы каршылый. Хатыны өстәл әзерли, өстәлгә “ярты” да куя. Бер-ике рюмка “төшергәннән” соң Гаптелхәй Наилгә: “Синең машинаңның дүрт тәгәрмәчен дә салдырганнар”, — ди. Тегесе ышана, чөнки Гаптелхәй әлеге сүзләрне бик җитди итеп әйтә. Шунда ук 9нчы каттан машина янына йөгереп төшәләр. Тәгәрмәчләре урынында, машина да исән. Шулчак Гаптелхәй “Интересно, шушы вакыткача ничек тәгәрмәчләрне салдырмаганнар соң?” дип әйтеп сала...
Икенче алдакчы — Фәүзәр. Ул армиягә киткәнче Айдаголда яшәде. Еш кына Гаптелхәй белән аралаша иде. Армиядән кайткач, Ким авылына урнашты. Электрик һәм киномеханик булып эшләде. Бервакыт аңа “Правда” колхозы рәисе Ә. Зиннәтуллин очрый. Рәис аңардан “Син, Фәүзәр, кайда эшлисең?” — дип сорый. Ә тегесе күзен дә йоммыйча “Мин Миякә районының балык үрчетү совхозында директор булып эшлим”, — дип җавап кайтара. Хуҗалык рәисе башта аптырабрак торса да, Фәүзәрнең сүзенә ышана. Ә Миякә районында андый совхозның бул-ганы да юк...
Ягъфәр олы яшьтә инде. Көн буе ат чаналары ясап арый, күрәсең. Кичләрен өендә сәкегә чалкан ятып хәл җыя икән бу. Шулвакыт аңа хәл белергә күршесе Сафа керә. Озак кына хәл-әхвәл, авыл хәбәрләрен сөйләшәләр. Сафаның гаиләсе бик ишле, 11 бала. Бераз сөйләшкәннән соң Ягъфәр: “Сафа, балаларың ничәү? – дип сорау бирә. Сафа: “Әллә, Ягъфәр абзый, үзем дә белмим, санаган саен почмактан берәү килеп чыга”, — дип җаваплый, ди.
Гайнулла бабайның гомере буе “Кытай” дигән кушаматы булды. Ул Никифарда туып-үсә, бик батыр була. Егет чагында Ташкент якларында да йөреп кайта. Ташкент белән Кытайның уртаклыгы булмаса да, аңа “Кытай батыры” дигән кушамат тагыла. Еллар үтү белән аның “батыры” төшеп кала. Берчак ул Аксенга базарга бара. Аннан кайткач, күргәннәрен яшьтәшләренә сөйли: “Исең китәрлек хәл: Аксенда бәләкәй генә урыс балалары да урысча сөйләшә, хәйран бит!” — ди.
Менә шундый “мәзәк” абзыйлар, әбиләр, шук егетләр яши иде Айдагол һәм Никифар авылларында. Алдакчылары Габрово алдакчыларын да уздыра иде.
Фуат Мусин.
Әлшәй районы,
Никифар авылы.