Язын кошлар кайта,
Гөлләр чәчәк ата,
Син балкыйсың,
Бәхет йолдызым.
Сине көн дә көтәм,
Килерсең бит, иркәм?
Бик сагындым
Сине, былбылым!
“Былбылым” җыры текстының авторы Якуп Колмыйны күп еллардан соң Матбугат йортында күрү бәхетенә ирештем. Үткән гасырның ахырына таба биредә искиткеч талантлы кешеләр эшли иде. Мөгаен, алар да, башка күп меңнәрчә кешеләр кебек, катлаулы булмаган, гади генә тормыш кичерә алган булыр иде. Әмма аларга Аллаһы Тәгалә билгеләгән юлдан тайпылырга нәрсәдер комачаулагандыр.
Якуп Колмый (Якуп Хәйрулла улы Колмөхәммәтов) хәзерге Ишембай районының Канакай авылында 1918 елның 7 сентябрендә туган. Бу гүзәл табигать почмагы һәртөрле риваятьләргә, легендаларга да бай. Әти кеше кечкенә улына аларны мавыктыргыч итеп сөйли. Хәйрулла аганың оста сунарчы булуын авылларыннан еракларда да беләләр. Ләкин малайга әти мәхәббәте генә җитми шул. Дөньядан бик иртә киткән әнисен юксынуын шагыйрь соңрак “ятим бала чагымда миңа наз бик сирәк эләкте, барлык яктан искән җилләр дә миңа килеп кагыла торган булды”, дип язды. Мәрхүмә ана, кояш кебек, улының бөтен тормыш юлын яктырта, аны рухландыра, авыр минутларда ярдәмгә килә, соңгы сулышына кадәр аны озатып бара. Анага мәхәббәт темасы шагыйрьнең барлык иҗатында кызыл юл булып сузыла.
Үз авылларында башлангыч мәктәп тәмамлагач, Якуп Уфага белем алуын дәвам итәргә омтыла. Ул инде шигърият белән мавыга, берничә шигырь язган, башкорт шагыйрьләрен укып белә, алар белән очрашырга хыяллана. Яшьлек хыяллары аны башкалага дәшә.
“Калын такталар түшәлгән агач күпердән сак кына атлап чыктым да, кая юл тотарга белмичә, текә яр башында тукталып калдым. Аста Агыйдел ургылып ага, безнең Сәләвек кебек тыныч түгел. Үзе киң дә икән, хәтта аргы ягы күренми сыман. Ә тау битенә тезелеп киткән купшы йортлар күзне чагылдыра, арырак мәчет манаралары ялтырый. Шулчак биек тау аша күкне иңләп, кыр казлары тезелешеп очканын шәйләп алдым. Әйтерсең лә алар авылым ягына юл тоткан сыман. Хыялый күңелем моңсуланып китте, үзем эчтән генә кесәмдәге шигырь юлларын мыгырдыйм: “Сау булыгыз, кошлар!”
Берчак чайкалып киткәндәй булдым, дерелдәгән кулларым кесәгә тыгыла: анда башлангыч мәктәп тәмамлауны раслаучы таныклык ятамы? Табибтан алган язуны да, абыемның адресын да ашыгып учыма алып карыйм. “Хисмәт абыем комвузда укый бит, бәлки, берәр ФЗУ мәктәбенә урнаштырыр... Өч көн буе җәяү килгәнгә күрә, буш кайтарып җибәрмәс әле”, дигән уйлар баштан чыкмый. Язучыларга да эчтән генә өмет баглыйм. “Әгәр берәр язучы агай очраса, кем булса да ярый — Даут Юлтый агаймы яисә Батыр Вәлид агаймы — шигырь дәфтәремне укыса, эх, шатланыр идем...”
Шулай дип язды шагыйрь күп еллардан соң үзенең истәлекләрендә.
Язучылар берлеге рәисе Афзал Таһиров ярдәме белән Якуп Стәрлетамак педтехникумына укырга урнаштырыла. Шундагы әдәбият түгәрәгендә ул елларда ук күренекле шагыйрь булып киткән Кадыйр Даян белән таныша. Тиз үк дуслашып алалар. Аларның шигырьләренә башкорт композиторлары бик күп яхшы җырлар яза. Аз билгеле яшь шагыйрьнең республика матбугатында тәүге шигырьләре Кадыйр Даян фатыйхасы белән дөнья күрә.
Якуп Колмыйның “Адым” дигән тәүге шигырьләр җыентыгы Бөек Ватан сугышы алдыннан чыга. Автор бу вакытта Кызыл Армия сафында була. Сугыш башлана. Якуп Көнбатыш фронтта генерал Доватор корпусы составында сугыша. Фашистлар Мәскәүгә якынлаша. Кавалерия часте, дошманның оборона сызыгын өзеп, аның Мәскәүгә һөҗүмен тоткарларга тиеш була. Руза шәһәре янындагы алышта генералның гомере өзелә, Якуп каты яралана. Госпитальдән соң аны полк замполиты итеп җибәрәләр.
Сугыш, коралдаш дуслар турында шагыйрь 1942 елда дөнья күргән “Фронтовик уйлары” дигән шигъри җыентыкта яза. “Генерал Доватор һәйкәле янында”, “Каен”, “Атака”, “Таныш булмаган кызга хат” шигырьләрендә сугышның үлемечле сулышы аерым-ачык сизелә, снарядлар ярылганы ишетелгәндәй була, башкорт авылыннан чыккан солдатның атка атланып, кулына кылыч тотып дошманга каршы ташланганын кинотасмадан күргәндәй буласың.
1944 елда Якуп Колмыйның “Миңа Сталин кушты” дигән өченче китабы чыга һәм аны СССР Язучылар берлегенә кабул итәләр.
Мәскәү янындагы каты алышлардагы батырлыгы өчен генерал аны истәлекле корал — кылыч белән бүләкли. Аның күкрәгендә, шулай ук, икенче дәрәҗә “Ватан сугышы” ордены, “Батырлык өчен” һәм башка медальләр балкый.
Сугыш тәмамлана, тыныч тормыш башлана, яраткан эшең белән шөгыльләнү мөмкинлеге туа. Якуп Колмыйны 1946 елда комсомол өлкә комитеты Мәскәүгә ВЛКСМ Үзәк Комитеты каршындагы ике еллык Үзәк комсомол мәктәбенең матбугат бүлегенә укырга җибәрә. Аны тәмамлап кайтканнан соң “Совет Башкортостаны” гәзитендә эшен дәвам итә, әледән-әле очерклары, лирик шигырьләре белән чыгыш ясый.
Әмма тормышта барысы да син теләгәнчә генә бармый шул. Яңа 1949 ел шагыйрьгә яңа авыр сынаулар китерә. Хисмәт абыйсын, “халык дошманы” дип, кулга алалар. Энесенә дә аңардан баш тартырга кушалар. Якуп бирешми, сынмый, якын кешесенә хыянәт итми. Аның өчен янә авыр еллар башлана. Эшкә алмыйлар, язганнарын беркайда басмыйлар. Читкә тибәрелгән кешегә әверелә.
Өч баланы ничек тә ашатырга, киендерергә кирәк бит. Хәләл җефете Фатыйма белән алар юк кына хезмәт хакына почтамтта көне-төне адреслар, бланклар тутыралар, теләсә нинди, хәтта иң авыр эшләргә дә ризалашалар.
Табигатьнең беркемгә дә буйсынмый да, аңлашылмый да торган үз кануннары: һәркөн кояш чыга да байый. Шагыйрьнең дә тормышы үз көенә тәгәри. Янында — тугры хатыны, балалар үсеп килә. Ул әледән-әле республика китапханәсенә барып утыра, анда укый, яза. Әдәби кичәләргә керсә, күзгә-башка чалынмаска тырышып, иң артта утыра. Ә беркөнне аңа игътибар итеп, шигырь укуын сорыйлар. Кичәне алып баручы, нәрсә эшләргә белмичә, югалып кала. Баязит Бикбай хәлдән чыгу әмәлен таба — бернәрсә дә булмагандай, каләмдәшен трибунага шигырь укырга чакыра.
Шундый мизгелләр шагыйрь күңелендә киләчәккә өмет уята, төшенкелеккә бирелүдән саклый.
1953 елның 12 февралендә Якуп Колмый “Кызыл таң” гәзитенең авыл хуҗалыгы бүлегенә әдәби хезмәткәр итеп эшкә алына. Бу коллективта биш ел ярым намус белән эшли, бу чорда бихисап очерклары, шигырьләре иҗат ителә. “Кызыл таң” архивында Якуп Колмыйның кулъязмалары да сакланган, башкортча укыган саф башкорт кешесенең татарча бернинди хатасыз язуы татарча укыган бүгенге татар егетләренә-кызларына да үрнәк булырлык.
Күренекле шагыйрь 1958 елның 12 июнендә Башкортстан радиокомитетының әдәби тапшырулар редакциясенә күчерелә һәм анда ике дистә елдан артык эшли.
Аның шигырьләре башкорт һәм урыс телләрендә барлыгы 22 китапка тупланып чыккан. “Җырлап торган” дигәндәй бик күп әсәрләренә Заһир Исмәгыйлев, Хөсәен Әхмәтов, Камил Рәхимов, Рәүф Мортазин, Шамил Ибраһимов, Халик Заимов, Абрар Габдрахманов кебек күренекле композиторлар көй язды. Ул җырлар башкорт сәнгате хәзинәсен тулыландырды.
Мәкаләнең башында телгә алынган “Былбылым” җырының ничек һәм нинди шартларда иҗат ителгәнлеге турында Якуп Хәйрулла улы истәлекләрендә болай дип язды:
“Берчак мине Заһир Исмәгыйлев Композиторлар берлеге коридорында очратты да, җитәкләп дигәндәй, үзенең кабинетына алып керде:
— Беләсеңме, кустым, — диде ул, күңелендәге җилкенгән тойгысын җиңә алмагандай. — Безгә саф мәхәббәт хисен чагылдырган, мәңгелеккә калырлык җыр язарга кирәк. Анда гомернең узуы да, сөйгәнеңне юксыну да, тугрылык та чагылсын. Яшь чакта һәркем сөя, сөелә. Менә шул мәхәббәт ялкыны һич сүнми күңелне җылыта. Гомер буе сине озатып килә. Ә бу турыда кешене уйландырырлык җыр юк әлегә. Әйдә, язып карыйк...
Ике-өч көн буе берничә вариантта “Былбылым” дигән җырга охшаш шигырь яздым, барысын да Заһир Гариф улына күрсәтергә батырчылык иттем. “Былбыл” сүзен укыгач та ул:
— Бездә бу сүз бармы соң? — дип сорады, шикләнгәндәй.
— Сандугачның икенче атамасы былбыл инде, — дидем мин. — Татар халкының да “Ай былбылым, вай былбылым” дигән сүзе бар бит.
— Анысын беләм, — дип, сайлап алган шигырен тагын бер тапкыр укып чыкты. — Менә монысы миңа ошый, мин әйткәнчә булган.
Җырның халык күңелен тибрәтерлек җылы тойгыга, моңга бай булуы күпләрне сөендерде. Һәм “Былбылым” җыры әле дә халык күңелен юата”.
“Җирдә эзең калсын җыр сыман” дип яза Якуп Колмый бер шигырендә. “Гомер кыска, син аны бизәп өлгерергә тиешсең” дип тә мөрәҗәгать итә килер буыннарга.
1994 елның 11 октябрендә вафат булган яугир шагыйрь һәм журналистның аккош җыры булып “Китап” нәшриятында 1996 елда “Хәтер хәзинәсе” җыентыгы басылып чыкты. Аннан соңгы елларда шунда ук “Син генәсең, бер генәсең”, “Җырларымда — туган як”, “Әдипләр хакында хатирәләр”, “Шагыйрь көндәлекләре” дөнья күрде.
Әтиләре васыятенә тугры калып, уллары Марат белән Булат, кызлары Зәйтүнә аның исеменә тап төшермәделәр һәм төшермиләр. Әтисенең җыр-моңга булган мәхәббәтен дәвам итеп, Зәйтүнә ханым балаларны фортепианода уйнау серләренә өйрәтә. Шагыйрьнең оныклары Айгөл белән Айсылуның да музыкаль сәләте турында республика гәзитләре даими язып тора.
Рәзилә Акбулатова.