Кешелек дөньясы кыргый хайваннарны үзенә файда китерү өчен ияләштергән. Хайваннарда кешегә ияләшү, юхалашу, кешегә хезмәт итү холыклары бар. Без аларны инстинкт дибез. Уйлап карасаң, инстинкт кына микән? Чөнки аларда да баш мие бар... Ә нинди “холыклы” соң ул кабаннар? Кабан, кыргый хәлендә булса да, бик тыныч холыклы. Ул беркайчан да, үзенә һөҗүм итмәсәләр, һөҗүм башламый. Хәтта бер-берсенә һөҗүм итешеп, “сугышып” алсалар да бераздан шул ук “дошманнар” бер-берсенә терәлешеп, дусларча яши башлый. Ә башка хайваннарның — ат, үгез, песи, этләрнең ачу саклый торган гадәтләре дә бар. Әгәр этне бер тапкыр рәнҗетсәң, икенче очраганда ул синнән үч алачак. Ә песиләрне, үгезләрне әйтеп торасы да юк.
Бер көнне Тәбермәк фермага бик иртә килде. Үзе ферма мөдире булуына карамастан, малларга печән таратты, нәсел үгезләренә катнашазык бирде, су эчерде. Шул эшләр белән мәшгуль булган арада савучылар да күренде. Баш зоотехник Вәрисә апа да озак көттермәде. Эшләре беткәч, кайбер сыерларын үгезләр утарына чыгара башладылар. Ә Вәрисә апа Тәбермәккә фермада иң көчле саналган “Молодец” кушаматлысын утарга чыгарырга кушты.
Ул үгез Тәбермәк килгәндә күшәп ята иде. Тәбермәк аңа башта типте, “Тор, ялкау!” дип кычкырды, ә үгез кымшанмады да. Шуннан кулындагы каеш чыбыркысы белән сыдырып алды. Үгез кузгалды. Тик, ни өчен-дер, күзләре кызарып киткән иде. Тәбермәк аны ычкындырып, китәргә генә борылган иде, үгез, үкереп килеп, Тәбермәкне баганага кысрыклады һәм сөзә башлады. Бу тавышка терлекчеләр килеп җиткән-дә Тәбермәкнең җансыз гәүдәсе багана төбендә ята иде инде. Үгезне тиз арада утарга чыгардылар, тик анда да ул ярты сәгать буена тырнашып, үкереп, тынычлана алмыйча торды...
Тәбермәк (чын исеме Тамырбәк) 1920 елда дөньяга килә. Ул вакытта Никифар авылы зур булмаган ярлы авылларның берсе иде. Җитмәсә, 1921 елгы ачлык та халыкны бик нык хәлсезләндерде. Ә инде ачка үлүчеләрнең санын беркем дә төгәл генә белмәгәндер. Дөньяда барысы да үтә, дигән кебек, бу еллар да үтеп китә. Ә инде 20нче еллар азагындагы НЭП һәм 1930 еллардагы колхозлашу авылда эзсез үтми әлбәттә.
Ниһаять, 1934 елда Никифарда мәктәп ачыла. Аны “ШКМ” дип атыйлар. Тәрҗемәсе, “школа комсомольской молодежи” булып чыга. Шул мәктәпкә 8-15 яшьлек малай-кызларны укырга җыялар. Тәбермәк тә шулай укучы булып китә. Авылда тормыш бераз тәртипкә керә, колхоз да эшләгән кешеләргә барлык уңышлардан да өлеш чыгара. Күп тырышлык белән Тәбермәк тә уку-язарга өйрәнә һәм 4 сыйныфны тәмамлый. Аңа укырга насыйп булмый, беренчедән, уку түләүле, икенчедән, өйдә эшләүче кирәк.
Бөек Ватан сугышы башлангач, беренчеләрдән булып ир-егетләрне фронтка озаталар. Тәбермәк, артык зыян күрмичә, 1946 елның җәендә Никифарга кайтып төшә. Азрак белеме дә булганы өчен аны ул вакытта “чак-чак тын ала башлаган” фермага мөдир итеп тәгаенлиләр. Ферма ярымҗимерек биналарда урнашкан. Саву, тирес чыгару, малларны ашату барысы да кул көче белән башкарыла. Эшчеләр — башлыча, хатын-кызлар һәм үсмер малайлар. Тәбермәк бик таләпчән булып чыга. Үзенә каршы эндәшүчеләр булса, ул аларга кул күтәрүдән дә тартынмый. Хәтта кайчакта ул авыл көтүен көткән малайларны да кыйнап кайтарып җибәрә торган булган.
Кырык җиденче елда ул гаилә кора. Үзенә пар итеп шул ук авылда яшәгән Миңнулла абзыйның иң чибәр кызы Җамалны сайлый. Тормыш йөген тарта башлыйлар. Мә-хәббәт җимешләре булып, башта — кызлары Рәзифә, соңыннан Саҗидә, уллары Таһир, Салават туа. Балалар үсә. Тик Саҗидә генә алтынчы яшь белән барганда бик каты авырый һәм саңгырау булып кала. Үзе ишетмәгәч, сөйләшә белгән сүзләрен дә оныта һәм бөтенләйгә саңгырау-телсез булып кала. Ә калган балалар барысы да сау-сәламәт булып үсә.
Илленче еллар азагына фермалар да тернәкләнә. Токымсыз малларны бетереп, “симменталь” токымлы сыерлар алып үрчетәләр. Бу вакытта фермада сыерларны белгеч ярдәмендә ясалма аталандыру булмый әле. Шуның өчен баш зоотехник Вәрисә апа башка хуҗалыклардан нәсел үгезләре дә кайтарта. Эшләр акрынлап җайлана. Шул үгезләр арасында берсе бик елгыр һәм көчле үгез булып чыга. Вәрисә апа ул үгезгә “Молодец” дигән кушамат тага. Шул үгез ошамый да инде Тәбермәккә. Җае чыккан саен ул аны җәберли, я азык бирми җәфалый, я үткән-сүткәндә чыбыркысы белән сугып китә. Без хайваннарны “мәхлук” дибез. Тик аларның да безнең кебек ачу саклый белгәннәре юк түгел. Күп түзә бу кимсетүләргә үгез. Һәм менә югарыда бәян ителеп үткән иртәдә, түземлеге бетеп, үзен җәфалаучыдан үч ала.
Икенче бер вакыйга да гыйбрәт-ле. Тәбрис тә Никифарда яши. Ел саен үзенә иткә суяр өчен мал үстереп симертә. Ул елны да симер-тергә бер үгез үстерде ул. Үгез аерым “читлектә” асрала. Аны бераз йөртеп кертер өчен генә чыгаралар. Бик таза, симез булып үсә ул. Ә беркөнне утарга кермичә тискәре-ләшә. Әлбәттә, аны Тәбрис чыбыркы белән бик тиз тәртипкә өйрәтә. Икенче көнне иртән Тәбрис үгезне ашатырга чыга. Үгез аны күрү белән үкереп, капканы ватып чыга да Тәбрискә ташлана. Тавышка күр-ше малай йөгереп кергәндә үгез Тәбрисне сөзеп-таптап үтергән була...
Хайваннар... Без аларны һәрвакыт акылсызга саныйбыз. Ләкин алай уйлау дөреслеккә туры килми. Мин үземнең эш чорында еш кына малларны ит комбинатына озату- мәсьәләләре белән шөгыльләндем. Анда малларны суеп тормыйлар, җанын электр тогы ярдәмендә алалар. Сыерларны шул “сугым” читлегенә кертә башласалар, алар җан әрнеткеч тавыш белән мөгри, ә күз-ләреннән яшь ага... Атлар һәм дуң-гызлар да шулай. Сарыклар гына тавышсыз, чөнки аларны электр тогы белән үтермиләр, тере килеш конвейерга асып башларын кисәләр...
Нинди генә очраклар булса да малларны рәнҗетергә ярамый. Табигать тарафыннан уйлау, сөйләшү кебек сәләтләр бирелмәсә дә, алар да бит җан ияләре! Алар да яратканга — ярату, ачуга — ачу, үчкә үч белән җавап бирә ала. Югарыда мин бәян иткән язмалар шуларга дәлил булып тора.
2019 ел — Кабан елы. Бу елны, югарыда әйтелгәнчә, сабыр итеп, байлык-тазалык белән тынычлыкта, шатлыкта гына үткәрсәк иде!
Фуат Мусин.
Әлшәй районы,
Никифар авылы.