Совет заманындагы аракы кытлыгы елларында булган бу хәл. Себердә Яңа ел уздырырга җыенучы бер егет, Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә аракының ирекле күләмдә сатылуын ишеткәч, самолетта Уфага очкан. Билет хакы ул елларда 25 сум тирәсе булган. “Сибиряк”лар өчен пүчтәк акча булгандыр инде.
Стәрлегә барып, ике тартма аракы алган. Һәр тартмага 20 шешә сыюын исәпкә алганда, кырык ярты сатып алган. Ләкин моны бу йөге белән самолетка уздырмаганнар. Шуннан бу очучыларның үзләренә мөрәҗәгать иткән. Ике очучы һәрберсенә икешәр шешә аракы исәбенә очкычка алачакларын әйткәннәр. Кая барсын сибиряк, шатланып риза булган. Шулай итеп, аракы юк чорда бу кеше рәхәтләнеп 36 шешә алып кайткан...
Эчкечелеккә бәйле икенче вакыйга. Гыйнварның озын ялларында бәйрәм итә-итә рәте киткән берәүгә ашыгыч ярдәм машинасы чакыралар. Ава-түнә яшь кенә табиб килеп керә. Шкаф артына нәни йомышын башкарганнан соң, авыру яткан диванга магнезий кадап, әдәпле генә саубуллашып чыгып китә. Шундагылар һушына килгәнче табиб юк була. Өйдәгеләр шаркылдап көлеп җибәрә, бу хәлләрне күреп торган авыруның кәефе күтәрелеп китә, йөрәк авыртуы басыла...
Монысы Яңа ел төнендә Ырынбурда булган вакыйга. Моргта патологоанатом медбрат белән кизү торган. Әлбәттә, 12не суккач, болар да “эшкә керешкән”. Спирт җитәрлек, кабымлык бар, кичә кизү торганнар чыршы да куеп калдырган. Төнге 2дән соң 60 яшьләр тирәсендәге “бомж”га охшаш мәет китерәләр. Болар, аны тикшерүне иртәнгелеккә калдырырга булып, бәйрәмне дәвам итә.
Күпмедер вакыттан соң ишек каккан кебек була, баксаң, суыткыч эчендәге бомж терелгән икән! Аңа спирт белән “реанимация” ясап, чыгарып җибәрәләр...
Ирле-хатынлы берәүләр Яңа елны каршыларга туганнарына барырга җыенган. Ир, киенеп, ишек төбенә барып баскан. Бераздан хатыны килеп, ишек төбендәге капчыкларның кая булуын сораган.
– Сине көткән арада ул чүпләрне чыгарып түктем, – ди ир.
– Ничек?! Анда кунакка алып барырга сатып алган азык-төлек: җимешләр, торт, коньяк һәм башкалар иде бит?!
– Бәй, син, гадәттәгечә, чүп капчыгын бәйләп куйгач, мин аны чыгарып түгә идем бит.
– Ә мусоропроводка ничек сыйдыра алдың соң?
– Аягым белән этеп-төртеп, көчкә төшереп җибәрдем инде, – ди ир...
Монысы – бер мәхәббәт тарихы. Егете ташлаган бер кыз Интернетта виртуаль егет белән таныша. Бер ел язышканнан соң, Яңа ел алдыннан очрашырга булалар. Кыз, ресторанга кереп каранганнан соң, бер матур ир-егетнең янына килеп:
– Бу – мин, – ди.
– Ә бу мин, – ди тегесе.
Болар яхшы итеп аралашып, бер-берсен бик ошатып алганнан соң, ирнең фатирына китәләр.
Иртәсен виртуаль ир-егетнең башка кеше булганлыгы ачыклана...
Менә шундый гыйбрәтле хәлләр дә була Яңа елда.
Ел хуҗасы булган Дуңгыз турында берничә кәлимә. Бу җанварны барыбыз да яхшы белә. Совет чорында авыл хуҗалыгы гөрләгән елларда һәр авылда берничә ферма була иде. Безнең авылда да сыер, ат һәм дуңгыз фермалары гөрләде. Соңгысы авылга кергән урында урнашкан иде. Элек авыл капкасы каршы алса, ул елларда дуңгыз исе каршы ала иде. Ялгышып, урамга дуңгыз килеп чыкса, без аннан куркып һәм җирәнеп карый идек. Баксаң, ул ел хуҗасы да була ала икән...
Монысы хакында Себердә эшләп йөрүче, иҗат җене кагылган Вәрис Акбашев сөйләгән иде.
Кайчандыр, минем авылга дуңгыз кермәгән чорлардадыр инде, Авыргазы районының бер авылына тегермәнче булып чуваш кешесе килә. Ул дуңгызлар да асрый. Дуңгызның нәрсә икәнен кешеләр белсә дә, малларның бу җанварны күргәннәре булмаган. Шулай берчак авылның сыер көтүе каршына көтмәгәндә бер төркем чучка килеп чыга. Сыерлар дәррәү катып кала, көтүдәге 300дән артык сыерның койрыклары куркудан антенна булып күккә күтәрелә.
Хәзер инде дуңгыз белән малларны да, милләттәшләребезне дә аптыратып булмый. Авылларда аны рәхәтләнеп асрыйлар. Рәхәтләнеп итен, салосын ашыйлар. Үзебез дә елдан-ел Яңа елларны “лаеклы” каршы алабыз. Күпләр ел башланып берничә көн узганнан соң көзгедән үзләренә ел хуҗасы карап торуын күрә, ди.
Каһәрең, кичә генә искечә Яңа елны да каршыладык...
Мөнир МӘХМҮТОВ.