Саумы, “Дүртөйле Микояны”!
Тарихта аның кебек үз эзен ярып калдыручылар сирәк.Гәзит укучы, хәбәрченең матбугатта теге яки бу мәкаләсе басылып чыккач, аның геройлары турында кызыксынып, авторга мөрәҗәгать итүчән. Минем белән дә шулай булганы бар. Мәсәлән, берничә ел элек партиянең Дүртөйле райкомы эшчәнлеге хакындагы бер материалда райкомның бүлек мөдире булып эшләгән Әдип Нигъмәтҗанов турында бер-ике генә җөмлә китерелгән иде. Мин аны фәләнчә дистә еллар бер вазыйфада өзлексез эшли диясе урынга мондый чагыштыру китердем: “Ленин, Сталин, Хрущев, Брежнев чорында берөзлексез партия һәм дәүләт эшлеклесе булган Анастас Иванович Микоян турында “От Ильича до Ильича — без паралича” диләр иде”. Шулай дидем дә, бер Дүртөйле райкомында гына дүрт беренче секретарь белән эшләгән Әдип Нигъмәтҗановны телгә алдым. Моңа хәзер ике-өч ел вакыт үтте. Үтсә дә, бу шәхес белән кызыксынып мөрәҗәгать итүчеләр әле дә дәвам итә. Уйладым-уйладым да, барлык иптәшләргә “Кызыл таң” аша җавап бирергә булдым. Үземчә, сәбәбе дә юк түгел: “Дүртөйле Микояны” исеме күтәргән кеше ни эшләр бетереп йөри икән үзенә сиксән яшь тулган көннәрдә?
Добавить в предпочтительные источники Google