Нәсел тамырлары белән ул Чакмагыш төбәгендә генә түгел, гомумән, татар дөньясында киң билгеле Тукай авылыннан. Тарихи чыганаклардан күренүенчә, әлеге авылның нигезен Казан ягыннан күченеп килгән ясаклы татарлар салган. Ә алар, белүебезчә, оста куллы һөнәр ияләре буларак билгеле. Фликсның атасы, Бөек Ватан сугышы ветераны Шәех Якуп улы да Чакмагыш якларында киез итек басучы буларак танылу ала. Гомумән, кулы күп эшкә “ята” останың: көнкүреш җиһазлары, шул исәптән тегү машиналары, сепараторлар да төзәтә. Атасының гармуннар яңартуы да Фликсның хәтерендә калган. Алга китеп шуны да әйтик, гомеренең бер мизгелендә аңарда да әтисенең нәкъ менә шушы өлкәдәге эшчәнлеген дәвам итү теләге туа.
Һәр авылның үзенчәлеге булган кебек, Тукайда да ул бар. Халыкның рухи тормышының бер чагылышымы – монда музыкага, бигрәк тә биюгә әвәс кешеләр яши. Шуңа да анда бии белмәгәннәрне, гармунда уйнамаганнарны электән үк аңламаганнары хак.
Төбәгенең бер вәкиле буларак, Фликс мәктәптә 5нче сыйныфта укыганда ук үзешчән сәнгать түгәрәгендә бию осталыгын үзләштерә башлый. Шактый гына уңышларга ирешеп, Тукайдан йөреп укыган Яңа Балтач мәктәбенең иң оста биючесенә дә әверелеп китә. Сәхнәдә орчык кебек җиңел бөтерелгән Фликсны бер концерттан да калдырмыйлар, башка төбәкләргә дә алып чыга башлыйлар.
Совет Армиясендә хезмәт итеп кайткач, Фликс Якупов Яңа Балтач мәдәният йортында эшли башлый, директор була. Стәрлетамак мәдәни-мәгърифәт училищесына юллама алып, биредә һөнәри имтихан тапшырганда кабул итү комиссиясе әгъзаларын берничә бию күрсәтеп таң калдыра да, читтән торып укырга керә.
Әйе, хезмәт юлы менә шулай җилкенгеч биюдәге сыман җиңел генә башланса да, тормыш кануннары аңа үз төзәтмәләрен кертә, әлбәттә. Үткән гасырның 80нче еллары башында Фликс Якупов район үзәге Чакмагыш авылында үзаллы тормыш корып җибәрә. Кулында мәктәптә укыганда ук алган һөнәре бар – эшкә районның коммуналь хуҗалык идарәсенә тракторчы булып урнаша. Бер үк вакытта мәдәният сараеның үзешчән сәнгать белән шөгыльләнүчеләр сафын да тулыландыра. Шуны да билгеләп үтик: авыл сәнгатендә гармунчылар да, җырчылар да җитәрлек, сүз осталарына да әллә ни кытлык юк, ә менә биючеләр, бигрәк тә, һөнәри әзерлеклеләре, бармак белән генә санарлык. Аннары, бию номерларыннан башка һәр концертның яме дә чамалы. Әлеге күзлектән караганда, Фликс Якупов кебек талантлы биючегә ихтыяҗның зур булуы аңлашыладыр.
Гомумән, элек-электән Чакмагышта мәдәни тормыш гөрләп тора: бәйрәм саен югары дәрәҗәдәге концертлар оештырыла, аннары район сәнгатен республика күләмендә дә күрсәтү кирәк. Чакмагыш данын арттыру максатында район үзешчәннәре чит төбәкләргә дә чыга. Мондый мәдәни тамашаларның үзәгендә үк кайнамаса да, үзешчән сәнгать остасы буларак, аңа байтак концертларда катнашу насыйп була. Алар ял көннәренә туры килмәсә, югары органнар соравына ярашлы, Фликс Якуповны эшеннән вакытлыча азат итеп торалар. Чакмагыш үзешчән артистларының аерым чыгышлары республикадан читтә дә үтүен исәпкә алганда, биюче егетнең озайлы командировкаларда еш булуы да аңлашыладыр.
Менә шулай, коммуналь хуҗалык белән сәхнә арасында дигәндәй 16 ел гомер үтә дә китә. Сүз дә юк, биеп кенә йөрми бу чорда Фликс, гаилә корып, Чакмагыш авылында йорт-нигез дә җиткерә.
Илдәге 1998 елдан соңгы икътисади көрчек чоры исә тормыш һәм хезмәт юлындагы кискен борылыш белән истә калган. Монда инде биюче Фликс җитез хәрәкәтле аякларына түгел, оста кулларына бурычлы. Ни өчен дигәндә, ата-бабаларыннан бирелгән кәсепкә әвәслек алдагы эшчәнлегенә яңа юнәлеш бирә. Үзе кебек уңган, агач эшенә булдыклы осталарны туплап, бригада оештыра да, торак йортлар төзүгә алына. Ә бу – шәхси торак төзелеше “чәчәк аткан” чор. Заказлар күп, җегәрле ирләрнең балталары уйнап тора – йортлар калка бара. Район үзәгенең яңа бистәләрендә генә дә Якупов осталары күтәргән дистәләрчә йорт-кура ялланган төзүчеләр өчен бу чорның шактый төшемле булганын сөйли.
Арытаба Фликс малтабар да булып китә әле. Ихатасында остаханә ачып, агачтан ишек-тәрәзәләр, башка йорт кирәк-ярагы эшли башлый.
Ә инде яңадан үзешчән сәнгать өлкәсенә әйләнеп кайтуы тәүге карашка очраклы тоелган хәл-вакыйгаларга бәйле. Гомеренең 50 яшьтән узган мизгелендә исләмәгән җирдән генә гармун сатып алырга насыйп була аңа. Хәер, яшәешендә гаять үзенчәлекле бер сәхифә сыйфатында урын алачак вакыйга турында мәкалә героеның үзеннән сөйләтик.
– Без үскәндә Тукай авылы 53 йорттан тора иде, – дип хәтерли Фликс. – Авылда гармунсыз йорт юк иде, дип әйтергә була. Хәер, 70-80нче елларда бу күпчелек татар авылларына хас иде. Без гаиләдә 7 бала – ике кыз һәм биш малай үстек. Алар арасында мин – төпчек. Мәрхүм әткәй заманча карашлы, моңа өстәп, үзенчәлекле шәхес иде. Яңгыравык сүзләр күңеленә яткандыр, югыйсә, төпчек улына Феликс дигән исем тапмас иде. Ни кызганыч, туу турында таныклыкны тутыручы кешенең игътибарсызлыгымы, наданлыгымы аркасында бер хәреф төшеп калган да, мин Фликс булып йөри башладым. Абыйларымның дүртесе дә оста гармунчылар иде. Гаҗәп бит, аларның икесе: Нәзил белән Рәзил гармунны уң кулдан да, әйләндереп, сулагайдан да тарталар иде. Менә шундый мохиттә үссәм дә, минем балачакта гармунга һич исем китмәде. Дөрес, гармун моңын йөрәгем кабул итә, ә уйнарга һич теләгем юк. Хак сүз: һәр нәрсәнең үз вакыты була икән. Бер чак күрәм: Чакмагыш буйлап әзмәвердәй ирләр гармун сатып йөри, үзбәк хатыннары чүпрәк-чапрак сәүдәсенә чыккан кебек. Музыка кораллары сатучылар Яңавыл шәһәреннән икән. Гәпләштек, байтак кына сатулаштык – биш мең сумга алып калдым “Тула” маркалы “хромка” гармунын. Моңны тоемлау, көйне йөрәк белән сиземләү сәләтең бар икән – өлкән яшьтә дә гармунда уйнарга өйрәнүнең бер кыенлыгы юк. Мин үзем көндәлек эшләрне уң кул белән башкарам, ягъни, кашыкны да, балтаны да уң кул белән тотам. Гармунда исә башта ук сул кулга күчтем, болай ничектер уңайлырак кебек иде. Гадәттәгечә, уң кулга да алгалыйм, әлбәттә. Ләкин сулагай уйнау тойгыларны баета сыман. Сул кулның бармаклары да җитезрәк һәм сыгылмалы кебек, телләргә дә назлырак басыла да моңы ургылыбрак чыга шикелле. Үземә генә шулай тоела дисәң, гармун осталарына уйнап күрсәткәнем бар – алар да минем фикердә: сулагай уйнауга җитми шул, диләр.
Гармунчының уйнап остаруы һәркемгә билгеле. Районның үзешчән сәнгать әһеле Фликс Якупов яңа иҗади халәттә дә тиз таныла, әлбәттә. Яңавылда оештырылучы республика гармунчылар бәйгесендә даими рәвештә катнаша башлый, мактаулы урыннар алып кайта. Моны раслаучы дипломнары бихисап.
Гомумән, Чакмагыш төбәгенең гармунчылар белән дан тотуы күптән мәгълүм. Алар арасыннан гармунчыларның республика конкурсында Гран-при яулаган Рәис Кадраев, шулай ук хәзерге вакытта Туймазы шәһәрендә яшәп иҗат итүче, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илнур Газизовның исемнәрен атау да җитә. Әйткәндәй, Илнур, туган төбәгенең игелекле улы буларак, Чакмагышта сәләтле гармунчылар тәрбияләү юнәлешендәге нәтиҗәле эшләре белән дә яхшы билгеле. Атап әйткәндә, милли уен коралында уйнаучыларның район конкурсын оештырып, төбәктә байтак яшь гармунчыларны ачты.
Соңгы елларда Фликс Якупов туган ягында гына түгел, күрше төбәкләрдә дә музыка коралларына бәйле янә бер шөгыле белән билгелелек алды. Шулай туры килә бит: яңа һөнәргә керешүе дә очраклылыкка бәйле. Бердәнбер көнне аның йортына гармунын күтәреп авылдашы килеп керә. Исәбе – шактый искергән гармунын көйләтеп алу. Мондый эшкә Фликсның да кулы ята, дип уйлый, чөнки әтисе Шәех аганың бу өлкәдә осталыгын яхшы белгән була. Атасының якты исеменә газиз улы тап төшерәме – Фликс булган бар сәләтен җигеп тырыша да, төзәтеп бирә гармунны. “Күз – курка, кул эшли”, дигәндәй яңа шөгыльгә дә тиз төшенеп ала. Гармун төзәтүче оста исемен алуына хәзер 8 еллап вакыт үткән. Шушы чорда, якынча исәпләүләр буенча гына да, 300гә якын күрекле уен коралына яңа тормыш биргән ул. Әйткәндәй, алар арасында хромка, тальян, саратов гармуннары, баян һәм аккордеоннар да бар.
– Бер гармунны төзәтүгә ким дигәндә ике атна китә, – ди оста. – Гармун искерәк булган саен аны яңарту да вакытны күбрәк ала. Гомумән, килешү буенча эшлим, хуҗа кирәк дип тапса, гармунын өр-яңадан сүтеп җыям. Моның өчен миндә корал да, кирәк-ярак та бар. Күреккә кадәр яңартам, планкаларны, телләрне алыштырам. Көйләү өчен махсус җиһазлар кайтарттым. Гомумән, минем өчен гармун – изге нәрсә, шуңа да төзәтүне сыйфатлы башкаруны намус эше дип саныйм.
Башкортстанның гармун яңартучы осталары арасында Фликс Якуповның исеме күптән киң билгелелек алды, дип ышанычлы әйтергә мөмкин. Гомумән, бу өлкәдә останың маркасы да югары. Шуңа да аңа мөрәҗәгать итүчеләр арасында гармун сәнгатендә киң танылган шәхесләр дә байтак. Атап әйткәндә, мәшһүр җырчы, тальянчы Фән Вәлиәхмәтовның гармунын төзәтеп, ул китергән уен коралына яңа сулыш биргән оста бит Фликс Якупов. Даны таралгач, Чакмагыш остасына мөрәҗәгать итүчеләрнең саны арта, клиентлар географиясе киңәя. Мәсәлән, Башкортстанның Әлшәй, Авыргазы, Чишмә, Балтач, Туймазы районнарыннан, Татарстанның Әлмәт, Азнакай төбәкләреннән заказлар аеруча күп.
Фәнүр ГЫЙЛЬМАНОВ,
Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Шаһит Ходайбирдин исемендәге
Хөкүмәт премиясе лауреаты.