+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
16 июль 2019, 05:57

Мин дә аны яратам...

Сигезенче сыйныфта яңалыклар тулы булды. Гөлүзә апалары декрет ялына китү сәбәпле, яңа сыйныф җитәкчесе билгеләделәр. Мәктәпкә күптән түгел генә килгән яшь биология укытучысы Эльвира башкалардан бик нык аерылып тора иде.

Сигезенче сыйныфта яңалыклар тулы булды. Гөлүзә апалары декрет ялына китү сәбәпле, яңа сыйныф җитәкчесе билгеләделәр. Мәктәпкә күптән түгел генә килгән яшь биология укытучысы Эльвира башкалардан бик нык аерылып тора иде.


Дәресләрен мавыктыргыч, үзен­чәлекле итеп үткәрү өстенә, ул әле дәрестән тыш вакытларда да төрле чаралар оештыруга маһир булып чыкты. Бер көнне экскурсиягә алып китә, бер көнне сыйныфны ике командага бүлә дә, кызыклы ярыш оештырып җибәрә, йә булмаса берәр бәйрәмне сәбәп итеп, күңелле чәй табыны оештыра. Ә бер сыйныф сәгатендә укучыларының эчке дөньясын яхшырак аңлау максаты белән Эльвира апалары анкета тутыртты. Гаилә хәлләре, буш вакытларны үткәрү, мавыгулар турындагы сораулардан тыш анда “Сиңа инде берәрсе ошыймы?” дигән сорау да бар иде. Әллә инде укытучысына ихтирамы һәм ышанычы көчле идеме, әллә яшерен утта янудан арып, серен кем беләндер бүлешәсе килдеме, дулкынланудан тирләп чыккан кулында ручкасын кат-кат әйлән­дергәннән соң Илүзә “Мин сыйныфташым Илфатны яратам” дип язып куйды.

Икенче көнне Эльвира апасы Илүзәнең дәрестән соң бераз гына тоткарлануын сорады.

– Илүзә, анкетаңны укыдым, ихласлыгың өчен рәхмәт, – диде. – Теләсәң, мин сиңа ярдәм итәргә тырышып карыйм. Син ошатмаслык кыз түгелсең. Тик шунысы, Илфатны безнең сыйныфтан тагын бер кыз ярата икән. Әгәр риза булсагыз, мин Илфатка сезнең хакта әйтәм?.. Бәлки берәрегезне ул да ошатадыр, дуслашып китәрсез...

– Әйтегез... Мин риза...

Бу сөйләшүдән соң Илүзә чиксез дулкынланып, Илфатның үзенә килеп дәшүен көтте. Тик егет кызга игътибар билгеләре күрсәтергә ашыкмады. Бераздан мәктәптә “Илфат белән Зәлифә дуслашып йөри башлаганнар икән” дигән хәбәр таралды. Илүзә дөньядагы барлык җавапсыз мә­хәббәт утында янган гашыйк яшь кызлардан әллә ни аерыла алмады, төннәрен мендәренә капланып яшь койды да, бераздан басыла төшеп, гадәти тормыш белән яши башлады. Шулай да, сүрелсә дә, сөюе бөтенләй сүнеп бетмәде, кайдадыр күңел төбендә “бәлки аларның дуслыгы озакка бармас, миңа игътибар итәр әле ул” дигән өмет яшәде. Кызганычка каршы, кызның өмете акланмады... Югарырак сыйныфка күчкән саен бу ике сыйныфташның дуслыгы ныграк көчәйде генә, чыгарылыш кичәсендә инде алар бер-берсен сөюен һичкемнән яшерми, гел бергә йөрделәр. Ә инде Илфат армиядән кайту белән гаилә корып та җибәр­деләр. Илүзә, әлбәттә, өметен өзеп, Илфат турында уйлаудан туктарга тырышты... Студент елларында да, аннан соң да белемле, матур кызга игътибар итүчеләр булса да, шәхси тормышы ничектер барып чыкмады аның. Нәтиҗәдә Уфа мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшләүче Илүзә утыз яшенә якынлашканда да ялгыз иде әле...

Илфат белән Зәлифә туган авылларында тормыш корды. Зәлифә техникум тәмамлап, авыл китапха­нәсендә эшләде, ә читтән торып югары белем алган, үткер, энергияле Илфат кайчандыр югары вазыйфаларда эшләгән әти-әнисе ярдәме белән район хакимиятендәге бер бүлеккә белгеч булып урнашу җаен тапты, авылларыннан бик якын урнашкан район үзәгенә көн саен чит ил маркалы машинасында җилдерде. Җитеш тормышта бик матур яшәгән бу парның кеше теленә керә башлаган бер генә ягы булды: гаилә тормышлары “стажы” менә инде сигез елга якынлашканда да алар бәби алып кайтырга ашыкмады. Ә бер­көнне авылда һәммәсен шаккатырган хәбәр таралды: “Илфат белән Зәлифә аерылыша икән, Зәлифә хыянәт иткән, имеш, бу хәл Уфага дус­ларының туган көненә баргач булган”.

Имеш-мимешләр авылга әнисе янына кайткан Илүзәгә дә килеп ирешеп, күңелендәге күптәнге хисләрен кузгатып куйдылар... Ә дүшәмбе көн кич эштән чыкканда аны мәктәп янында Илфат көтеп тора иде.

– Саумы, сыйныфташ...

– Саумы...

Гомерендә бер генә тапкыр, япь-яшь чагында көчле һәм җавапсыз хисләр эчендә янган Илүзәнең “башын әйләндерергә” күп кирәкмәде:

– Теге вакытта Эльвира апа анкета үткәргәннән соң мин сине сайлаган булсам, ялгышмас идем, Илүзә... Бу хатаны соңлап булса да төзәтәсем килә...

Әле шушы көннәрдә генә законлы аерылышачак Илфатның бу гамәлен кызган баштан, Зәлифәгә үч итеп эшләвен аңласа да, Илүзә бик тиз “эреде” һәм акыл тавышын ишетми башлады... Озак вакыт үтмәстән Илфат яңа кәләшен район үзәгендәге яңа фатирга алып та кайтты. Бу вакытта инде алар тиздән дөньяга киләчәк сабыйларын көтеп, шуны уйлап, шатланып яшиләр иде. Ләкин шатлыклары бала туганчы ук сүрелде, авылда ялгыз яшәгән Зәлифәнең тап-таза, матур кыз табуы турында хәбәр килде. “Минеке түгел!” дип кырт кискән Илфатны шаккатырып, Зәлифә тиз арада баланың атасын ачыклау өчен суд юлын тапады, анализлар ясатты һәм кызының күптән түгел аерылышкан иренеке икәнен исбат итте. Бу хәлләр Илүзә Илфатка охшаган кап-кара бөдрә чәчле малай алып кайткан көннәргә туры килде...

Һичшиксез, бәхетле булачагына ышанып кияүгә чыккан Илүзәгә ут йотып яшәргә туры килде. Зәлифә, әлбәттә, алиментка бирде. Бу хәлгә Илүзәдән бигрәк каенанасының, Ил­фатның авылда үткерлеге белән дан тоткан әнисенең ачуы килде, ул килеп, килененә акыл өйрәтте:

– Бүген үк син дә Илфатны алиментка бир, хакың бар, хыянәтче баласына акча азрак тамар.

Илүзә бу адымга бара алмады. Килен белән каенана арасында тавыш чыкты. Бу хәлләр ир белән хатынның бозылышуына да китерде. Беркөн килеп Илфат Илүзәне зар елатып, күптән инде яшерен генә барып йөргән Зәлифә һәм кызы янына күчеп китте. Зәлифәсен һәм кызчыгын өзелеп яратса да, анда да озак түзә алмады, үзенә искиткеч охшаган бөдрә чәчле улын сагынып, кире кайтты. Илүзә алдында да ул үзен бик гаепле тоя иде... Шулай да икенче гаиләсе янына барып йөрүен дә туктата алмады. Түземлеге соңгы чиккә җиткән Илүзә беркөн көндәше белән җитди итеп сөйләшергә уйлады. Зәлифәнең дә күңеле күптән кайнап яшәгән, күрәсең, ул очрашырга бик тиз ризалашты.

Кайчандыр бергә укыган сыйныфташлар салкын гына күрешеп, бер-берсенә авыр сүзләр яудырырга тотынганнар иде, тиз сүрелделәр... Икесе дә бер-берсенең кызганыч хәлен, бер үк ирне өзелеп яратуларын аңлаган көндәшләрнең сөйләшүе кочаклашып елау белән тәмам­ланды... “Мәхәббәт бишпочмагы” күрәсең, өзелә алмаслык җепләр белән бәйләнгән иде...
Ләйсән Якупова.
Читайте нас