+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
19 Июля 2019, 08:03

...ирне җир иткән дә хатын-кыз, димәсләр иде...

Ялгыз ир... Ничә хатынның күз яшьләре өчен бирелгән сиңа шундый язмыш? Әмма барсы да рәнҗеш алганнан гына дучармы бу язмышка?

Ялгыз ир... Ничә хатынның күз яшьләре өчен бирелгән сиңа шундый язмыш? Әмма барсы да рәнҗеш алганнан гына дучармы бу язмышка?
— Унсигез яшемдә, техникумда укыганда бер кызга үлеп гашыйк булдым. Ул да мине яратты. Туй ясамый гына бергә яши башладык, балабыз туды. Җәен эшкә урнаштым, ә хатыным улыбыз белән әниләренә кайтып китте. Бер ай үтте, ике, гаиләм юк. Түзә алмый, шалтыратам, телефонны әби алды да болай ди: “Студент хатыны булуга караганда, алимент түләсә дә, инженерныкы яхшырак. Син көтмә аларны, кайтмаслар”, диде. Шаккаттым, ничек кайтмый? Минем сөеклем, күземә генә карап торган матурым? Ә улым? Мине кечкенә генә куллары белән кысып-кысып кочаклаган балам?Эшемнән җибәрмәделәр, шуңа аннан китәргә туры килде, юлга чыктым. Әнисендә дә, башка туганнарында да тапмадым газизләремне. Озак еллар алар күз алдымнан һич китмәде, менә кайтып керерләр дә, бар да онытылыр сыман тоелды. Тешемне кысып түздем, баш-аягым белән эшкә чумдым.
Язмыш мине тагын берәү белән очраштырды. Балалар йортында тәрбияләнгән. Башта ук сәер тоелды ул. Эштән кайткач (озак еллар вахта ысулы белән нефтьче булып эшләдем, бик зур хезмәт хакы ала идем), бергәләп йортка әйбер, яхшы кием-салым алабыз. Вахтага барып кайтуга – берни юк. Соңыннан белдем: әнисе табылган! Бергә сатып, эчеп бетерәләр икән. Бу хәлгә чыдый алмадым, икесен бергә куып чыгардым. Монда да хатынның әнисе тормышымны җимерде, гаилә кору теләге юкка чыкты. Димәк, мин ялгыз яшәргә яратылган. 22 ел инде берүзем яшим. Яңарак бер егеттән хат алдым, фотосы бар, нәни улы белән төшкән. “Син - минем әтием” дигән.
Охшаган кебек, дөрес булса. Икенче хатыннан булып чыга, миннән киткәч тә тапкан. Бәлки¸очрашырбыз да әле?
Анатолий. Октябрьский шәһәре.
Читайте нас