Бу гадәтемнән тәүбә итеп котылдым
Улым өйләнгәннән бирле, аларга кунакка йөрү яраткан шөгылемә әйләнде. Кунак ул – өйгә көтелмәгән шатлык һәм мәшәкатьләр алып килүче. Мин үземне күңелле мәшәкатьләр китерүче көтелгән кунак итеп хис итәм. Елмаюымны балкытып, ишекне киң ачып барып керәм.
Улларым Чаллыда яши. Оныкны сагынам, дим дә, бик еш булмаса да, ай ярым-ике айга бер кунакка барып, балаларның күңелен күреп, туйганчы торып кайтам. Киленемә рәхмәт инде, ничек итсә итә: “Әни, син килгәч, әзерне генә ашап, биш килограммга симердем, фигурам бозыла”, – дип, тизрәк Уфага кадәр билет юнәтеп озатып җибәрү чарасын күрергә тырыша. Аннан район үзәге аша электричка йөреп тора, үзем дә кайтам.
Кайтып, атна үтү белән шылтыратып: “Киленкәем, ябыга башламадыңмы, кайчан килим?” – дип, борчырга тотынам. Уңай җавап ишетмәгәч: “Оныкны сагындым, кайтарып китегез”, – дигән булам. Кайтармасларын беләм. Узганында кунак булганнан соң, балалар бакчасына илткәч, көмешкә чыгаручы булып уйный, ди. Җитмәсә, иптәшләре чынаяк тотып, эчәргә чират тора икән. Өйрәтәсе бармыни, һушлы бит хәзерге заман баласы, син элек тусаң, алар белеп туган. Минем ни белән шөгыльләнгәнне каян искә алуын әйт әле син шул бот буе баланың.
... Бу юлы озаграк торылды. Суыкта, “әтәч тиресе“ кидереп йөртеп, бәләкәчемә салкын тидергәннәр, йөткереп, борыныннан су агып тора. Көненә өч тапкыр дүрт төрле дару эчерергә, борынына тамчы тамызып чистартырга, көйләп-чөйләп ашатырга кирәк. Терелде инде, дигәндә, каяндыр җил чәчәге эләктерде. Һәр калыккан бөртегенә зеленка сөртә торгач, яшел крокодилга охшап китте. “Оҗмахка керәсең”, – дигәч, әби, куркып: “Анда бала юкмы соң?” – дип, юкка сорамагандыр. Үзебезнекеләрне үстергән онытылган инде. Авыру баланы карау рәхәт түгел. Чаллылары үзләренә булсын, тиз генә бу якларга ике аякның берсен дә атламам, дигән уй белән кайтыр якка кузгалдым.
Чир китә, гадәт китми. Ике айга якын түздем-түздем дә җан азыгы алырга балаларга барырга булдым. Тиз-тиз генә уйлап, алдан шалтыратмыйча, ашык-пошык юлга кузгалдым. Я кире уйлап куярмын да, бәхет кошым кулдан ычкыныр, дип курыктым. Ничек кирәк алай Уфага килдем. Хәерчегә җил каршы. Кар баскан, күз ачкысыз каты буран булганлыктан, автобусларны өч көн Казан ягына чыгармаячаклар икән. Кире кайтып китәргәме, дип, аптырап утырганда, рәхмәт яугыры, бер таксист автовокзал буйлап:
– Кемгә Чаллыга? – дип, кеше эзләп йөри.
Кыйммәт булса да, ризалашып, бар булган акчамны биреп, ул кушкан машинага кереп утырдым. Килүемне хәбәр итим, дип, телефоны эзли башладым. Ашыгып, аны өйдә онытканмын. Бернәрсә сәерсендерде, нигәдер юлдашларым үзара башкортча сөйләшә. Бу йомшак сөйләмгә йокымсырап киткәнмен. Бермәл, керфекләргә эленгән йокыны куып, күзләремне ачсам, бер дә таныш юлга охшамаган, Чаллыга тигез юлдан барыла иде, биредә урманлы тау арасы. Бик озак алан-йолан карап бара торгач, ниһаять, килеп туктадык. Мин, киез колак, башкортча әйткәнне юньләп аңламый, Чаллыга барасы урынга Учалыга килеп чыкканмын. Ярый, кулда йөк юк, ярый, кешеләр мәрхәмәтле, телефоннарын биреп торалар, әмма ник бер номерны хәтердән белим! Учалы башкортлары белән танышып-дуслашып, өч көн кунак булгач, алып килгән таксистны юллап табып, өйгә кайтып китәргә туры килде. Ак тәүбә, кара тәүбә, яңадан Чаллы дип авызымны ачсаммы!