30 елдан соң булган очрашу бик күп балачак шуклыкларына ачыклык кертте
Мәктәпне тәмамлаганга 30 елдан артык вакыт үтте. Шул елларны искә төшерәм дә күзгә яшьләр килә. Нинди күңелле вакыт иде. Ә хәзер – эш тә өй, шуңа өстәп, өйдә дә – эш. Әл дә балаларым бар. Аларның җиңүләренә сөенеп яшибез. Аларны балачакның кадерен белергә өйрәтеп үстерергә тырыштым. Мәктәп еллары бер генә була, кире кайтып булмый.
30 ел үткәч сыйныфташлар белән җыелышырга булдык. Әлбәттә, барысы да килә алмады. Берәүләр бүген илнең башка төбәкләрендә яши, икенчеләр, кызганычка каршы, якты дөнья белән хушлашты.
Аллаһка шөкер, сыйныф җитәкчебез исән әле. Клара апабыз гадел укытучы булды. Һәр укучысын үзенчә яратты. Сыйныфыбыздан бер генә укучы да икенче елга калмады. Беренче сыйныфта 29 бала белән укуны башлаган идек, шул ук күләмдә тәмамладык та.
Очрашуга Клара апаны чакырдык. Ул инде өлкән яшьтә. Шуңа карамастан, очрашуда да безне каты тотты, хәтта мәктәп елларында ятлаткан шигырьләрен сөйләтте. Шул чордагы кызыклы хәлләрне дә искә төшердек.
Һәр сыйныфта шук малайлар була. Менә Айдар шундыйларның берсе иде. Тик утыра белми, кемгәдер төртергә яисә сөйләшеп утырырга кирәк аңа. Укуда йомшаграк булды.
Без Айдарны “академик” дип тә йөрттек. Ул – урыс телендә дүртенче род уйлап тапкан кеше. Укытучы дүртенчесе нинди ул дип сорагач, “детский” дип җавап биргән иде.
Үзем яхшы билгеләргә укыдым. Бервакыт математика дәресе бара. Айдар тыныч кына утыра алмый. Клара апа бер әйтте, ике, өч. Дүртенчегә түзмәде, зур гына кисәк акбурны аңа төбәп очырды. Әйтүемчә, Айдар җитез малай, ул иелеп калды, минем маңгайның уртасына эләгеп, акбур икегә ярылды. Күздән утлар чыкты. Шунысы кызык, Клара апа Айдарны өлгерлеге өчен мактады да, ә мине елак дип тиргәде. Тәнәфес вакытында Айдарның кирәген бирдем. Сыйныфташлар минем яклы булды. Шуннан башлап ул дәресләрдә тынычрак утыра башлады.
Айдарга бәйле истәлекләр күп инде. Өченче сыйныфта укытучыбыз “Минем булачак һөнәрем” темасына инша язарга кушты. Әлбәттә, күп малайлар милиция хезмәткәре, водитель булырга теләвен язган. Кызлар табиб, укытучы кебек һөнәрләргә өстенлек биргән. Иң шәп инша Айдарда иде. “Мин үскәч мәктәп директоры булам, атна саен өч көн ял би-рәчәкмен”, – дип язган ул. Кызганычка каршы, аның хыялы тормышка ашмады. Айдар бүген авыл хуҗалыгында эшли. Хәзер инде уку кирәклеген ул яхшы аңлаган һәм балаларын укытуга зур көч салган. Клара апабыз да югалып калмады. “Кил, өйдә шәхсән сине тагын бер укытып чыгарам”, – диде.
Гомумән алганда, очрашу күңелле үтте. Яшь чактагы көйләргә рәхәтләнеп биедек, җырладык. Айдарның тагын бер сәләте ачылды. Гармунда уйный икән. Сыйныфташларым бөтенләй үзгәрмәгән. Шундый ук чибәрләр, акыллылар. Бердәмлегебез дә югалмаган, һәрберебезнең үзенчәлеге бар. Күбесе гаилә бәхетенә сөенеп яши, балалар тәрбияли. Укытучыбыз белән көнүзәк темаларга да сөйләштек. Бүген һәр фәннән диярлек балалар репетиторга йөри. Безнең чорда мондый нәрсә бөтенләй юк иде.
Яшьлек белән очрашудан илһам алып таралыштык.