+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
15 август 2019, 06:04

Атнабаевлар

Бу династиядән без тагын кемнәрне беләбез?

Бу династиядән без тагын кемнәрне беләбез?


Яңавыл районының Салих авылыннан Марат Атнабаев дигән иптәш социаль челтәр аша “Кызыл таң” белән элемтәгә керде. Сирәк очраучы бу фамилияне ишеткәч үк: “Мөгаен, моның тамырлары шуннан ерак булмаган Күрдем авылыннандыр, Әнгам Атнабаевның туган-тумачасыдыр”, – дигән уй баштан йөгереп узды.

Мәһабәт гәүдәле, сөйкемле, ихлас сөйләшүче Маратның үзе белән очрашкач, бу, чыннан да, шулай булып чыкты. Аның картәтисе (үзләре “зурәткәй” ди) Кәзим белән халык шагыйренең әтисе Касыйм бертуганнар икән. Хәзерге Тәтешле районының Күрдем авылында дөньяга килгән, туган төягендә, Яңавыл, Мишкә, Йомагуҗа районнарында, шулай ук Уфада күркәм эшләр башкарып, сугышта корбан булган шәхеснең исеме якташлары хәтереннән җуелган диярлек. Кайчандыр, болганчык-канлы елларда, нахакка гаепләнүе, исеме каралтылуы моңа сәбәптер. Мәрхүм яугирнең якыннары хакыйкатьнең ачыкланмавына көенә, бу мәсьәләдә журналисттан ярдәм сорыйлар.

Һәм менә без – Кәзим Атнабаевның биш баласыннан әле исән бердәнбере Лена апа, аның кызы Нәзия, улы Нәзир, безгә инде таныш Марат – Черниковка бистәсендәге биш катлы “хрущевка”ларның берсендә сөйләшеп утырабыз, дөресрәге, 88 яшен тутырып килүче Лена апаны тыңлыйбыз, аның яхшы хәтерле булуына сокланабыз.


Сүзне ул картәтисе Дәүләтхуҗа Атнабаевтан башлады. Дворян нәсе­леннән, хәлле тормышлы, алдынгы карашлы, гыйлемле, кешелекле зат булган. Балалары туа торган, сабый чактан ук үлә барган. Кәзим белән Касыйм гына үсеп буй җиткергән. Өй­ләнгәч тә уллар-киленнәр һәм алар­ның балалары төп нигездә бер түбә астында яшә­гәннәр. Биана кеше киленнәре Җәннәт белән Мәрзиягә чиләк күтәреп су ташырга рөхсәт итмәгән, бу эшне улларына кушкан. “Хатыннарыгызның урыны – балалар янында һәм казан тирәсендә”, – дигән. Хәлле хуҗалыкларның мал-мөлкәтен тартып алу башлангач: “Балаларымны тынычлыкта калдырыгыз, йорт-курама тимәгез!” – дип, дүрт сыерын колхозга илтеп биргән.

Кәзим 1900 елгы. Империалистик сугыш башлангач, 14 яшьлек шул үсмерне үзләренең яхшы атларына утыртып (кучер сыйфатында булса кирәк) алып китәләр. Кемнәр кая алып китә, туган яктан еракларда биш ел буе нишләп йөри? Якыннарыннан беркем дә хәзер бу турыда белми. Кайдадыр хәрби һөнәргә укуы, ерак Себердә хезмәт итүе мәгълүм: чөнки Лена буенда чакта, кайткач, кызыбыз туса, шул елганың исемен кушар идем, дип хыял иткәнен хәтерлиләр.

19 яшендә инде шактый гыйлемле, чыныккан коммунист, көрәшче булып Күрдемгә кайта, яңа тормыш коручыларның алгы сафында була. Өйләнүе дә кызык кына килеп чыга. Клубка йөри, үзешчән сәнгатьтә катнаша. “Галиябану” спектаклен куеп йөргәндә Җәннәт исемле кыз белән дуслаша, аңа тәкъдим ясый. Мин ирдә булып кайтканмын бит, ди тегесе. Балтач районының Кансөяр авылы кызы икән. 16 яшьлек чагында аны әтисе карт муллага ирек­сезләп кияүгә биргән. Мулла карт кына түгел, карак та икән. Караңгы бер төндә яшь кәләш мулланың күрше сарыгын урлап суйганын күзәтеп тора да әтисенә йөгереп барып әйтә: “Әнә синең мактаулы муллаң нинди!” Әти кеше тагын берничә кешене алып, кар базына яшерел­гән сарык түшкәсен барып карый да кызын ияртеп алып кайтып китә.

Кәзим белән Җәннәт өйләнешәләр. Лена апаның әйтүенә караганда, алар мәдәни тормышның да уртасында кайный, икесе дә бик матур җырлый. Яңа чыккан һәр җырны отып баралар.

1930 елда колхоз оештырылып, Кәзим Атнабаев аның рәисе итеп сайлана. Мул тормышлы кешеләр­нең мөлкәтен тартып алырга, үзләрен сөргенгә озатырга кушып, югарыдан хәтта план җиткерелә. “Мин авылдашларымны рәнҗетә алмыйм, ә үземне җир читенә җибәрсәгез дә каршы түгелмен”, – ди рәис. Вазыйфасын бертуган энесе Касыймга тапшырып, Уфага юл тота. Белемле кеше бит, шунда банк ача, аңа җитәкчелек итә.

– Гаиләбез К. Маркс урамындагы 8нче йортта шактый иркен фатирда яшәгән, шунда 1932 елда өченче бала булып мин туганмын, – ди Лена апа. – Ул йорт әле дә бар. Әткәй ел саен Казанга барып укып, квалификациясен күтәргән. Шуннан ул банк эшен Мишкәдә оештырган. Арытаба Йома­гуҗага киткәнбез. Ул чакларны мин инде хәтерлим. Миннән соң туган Римма исемле кечкенә сеңлемне шунда җирләдек. Дифтерия белән авырган, ә скарлатина (кызылча) дип, ялгыш укол кадаганнар. “Республика буйлап балалар җирләп йөрисем юк, туган якка кайтып төпләник”, – дигән карарга килде әткәй. Ул арада, наданлыгыннан файдаланып, растрата ясатып, Касыйм абзыйны да төрмәгә утыртып куйганнар. Әткәй Күрдемгә кайтырга теләмәгән, аннан биш кенә чакрымдагы, колхозы таралып беткән Салих авылына (Яңавыл районына керә) тәгаенләүләрен сораган. “Салихны шәһәр ясыйм!” – дигән омтылыш белән эшкә тотынган. Яшелчә бакчасы булдырып, кәбестә, кишер, шалкан, турнепс үстер­гәннәр, әнкәй дә шунда эшләгән. Хатын-кызның пальто якасы өчен – кыйммәт мехлы кара-көрән төлке, ә ит өчен куян үрчеткәннәр. Өч елда колхозны иң алгы сафка чыгарган. 1940 елда әткәй берничә колхозчысы белән Мәскәүдә СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнашу, бүләкләнү бәхетенә ирешә.

Әлбәттә, әткәйнең эше-тормышы көйле генә бармый. “Егет чагында аклар ягында йөргән икән, имеш”, дигән шикаятьләргә ышанып, партиядән чыгардылар. Ул Сталин исеменә хат язды. “Партиягә кабат алыгыз!” дигән җавап килде ярты елдан...

Сугыш башланган. Белемле, зирәк Кәзим энесе Касыйм язмышы өчен дә борчылган: ике ел төрмәдә утыруы аркасында штраф батальонына эләкмәсен, дип, аның фамилиясен “Хуҗин” дип үзгәрткән. Кәзим фронтка киткәнче Алкинода яшь яугирләрне хәрби хезмәткә әзерләгән. Политрук булган. Ә яуга рядовой солдат киемендә кергән. (Әсирлеккә эләккән очракта кемлеген яшерү өчен). 1943 елның 16 мартында язган соңгы хаты балаларында саклана. Шул ук елның сентябрендә Харьков өлкәсенең Хворостов поселогында чолганышта калган, өстәмә көч килеп өлгермәгән. “Биш баласын ятим итеп Кәзим ага үлгәнче мин үлгән булсамчы!” – дип өзгәләнгән, диләр, бер якташ егет. Касыймның гомере дә яуда өзелә. Авылда 7 баласы кала.

Кәзим Атнабаевның 1930 елгы улы Марсның, 8нче сыйныфта укыганда үзе кебек малайлар белән мылтык ясап, атып уйнау нәтиҗәсендә, бер күзе сукырая. Шул килеш тә ул армиягә китү теләгенә ирешә (хәрби комиссариатта күзләрне тикшерүче табибка үзе урынына икенче бер малайны кертә). Штабта писарь булып хезмәт итә. Аннан кайткач, хуҗалык, җитәкчелек эшләренә керешә. Әтисе кебек гадел, таләпчән булуын күздә тотып, “Икенче Кәзим” дип йөртә якташлары. Ямады авыл Советы рәисе булып эшләгәндә 36 яшендә юл һәлакәтендә гомере өзелә. Хатыны Асия өч бала белән тол кала. “Без үскән авылларда көнчеллектән, үчләшүдән, ачу саклаудан төрле ерткычлыкларга бара алган бәндәләр дә күп була иде, – ди Лена апа. – Берничә тапкыр әткәйнең юлын басып, үтерергә маташканнар. Марс абыйның җанын кыйдылар. Бу бит әле илнең гаҗәеп тыныч, көйле чагында – 1966 елда!”

Лена Кәзим кызы Атнабаева-Шәйхисламованың башыннан үткәннәр – үзе бер тарих.

– Безнең әнкәй бик оста һәм уңган тегүче иде, – ди ул. – Сугыш чорында фронтовикларга җибәрү өчен бик күп фуфайка сырды, башка төрле киемнәр текте, мин аңа ярдәмләштем. Күп вакыт яланаяк йөрелә иде бит, Күрдем мәктәбендә 5нче сыйныфта чакта салкын тиде, аяклар шеште. Укуны ташларга туры килде. Авылдан читтә урнашкан тавык фермасында 13 яшемдә эш башладым. Марс абый килеп ярдәм­ләшә торган иде. Ишле гаиләдә үскән балаларның кайберләренә читкә чыгып китәргә рөхсәт итүче белешмә бирә башладылар. Мин 18 яшемдә Свердловск өлкәсендәге Верхние Салды дигән бик зур совхозга барып урнаштым. Кул белән 13-14 сыер саудым. Куллар шеште. Тугыз ай эшләвем дәверендә өйгә биш посылка салдым. Шуннан Үзбәкстанга киттем, паспорт алдым. Ул заманда бит инде 4 сыйныф белем белән укыту, 5 сыйныфтан соң табиб булып эшләү очраклары да бар иде. Мине дә 3 айлык курсларда укол кадарга, кан анализы алырга өйрәтте­ләр дә шәфкать туташы булып киттем. Ике ел буе җимеш кенә ашап торган чакларым һаман истә.

Авылга кайткан идем. Уфадагы мотор заводына яшь эшчеләр җыялар икән. Мин дә шунда язылып китәргә булдым. Урта Азиядә яшәү рәхәт булса да, ерак җирләр, ә Уфа якын. Тәүдә ике ел пилорамада эшләдем, ике кеше колачы җитмәслек бүрәнә­ләрне такта итеп ярдырдык.

Дүртөйле районының Юкәлекүл авылында туган, Германиядә өч ел армия хезмәте үткән, шул ук заводта эшләүче Әдһәм Шәйхисламов дигән егеткә кияүгә чыктым. Авыр эштән тәүге балабыз җиде айлык кына булып туды. Аңа тугыз ай чакта цехка токарь булып күчтем. Һәм шунда берөз­лексез 33 ел эшләдем. Бер айда да план үтәлмичә калмады. Бер үк вакытта 25 ел буе – профсоюз оешмасы җитәкчесе. 1975 елда – III дәрәҗә Хезмәт даны, 1980 елда Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләк­ләделәр.

Фидакарь эшче, актив җәмәгатьче Лена Кәзим кызына Социалистик Хезмәт Герое исеме бирергә җыеналар. Әмма ата-бабаларыннан мирас булып күчкән характеры – дөрес­леккә баруы аяк чалган: ниндидер бер гаделсез­леккә протест йөзеннән сайлауда тавыш бирүдән баш тарткан. Ул заман өчен бу бит гадәттән тыш хәл!

Шәйхисламовлар пен­сиягә чыккач, Караидел районындагы бер авылда мал асрап, бакча үстереп яши. Әдһәме 2000 елда 69 яшендә вафат булгач, Лена апа Уфага әйләнеп кайта. Нәзиясе – медицина хез­мәткәре, Нәзир исемле улы – электрончы. Әти-әниләре кебек икесе дә УМПОда эшләп пенсиягә чыккан.

Лена апа Абхазиядә яшәүче оныгының балаларын җиде ел рәттән алып кайта, илтеп куя һәм шунда үзе берничәшәр көн яши икән. “Ул якларны мактасалар да, үзебезнең Башкортстанга җитми инде: табигате матуррак, кешеләре дә яхшырак”, – ди ул.

Марс Атнабаевның ятим калган өч сабые үсә, кеше була. Кызларының берсе – Дим бистәсендә, икенчесе Казахстанның Актүбә өлкәсендә яши. 1963 елгы Марат техникум һәм читтән торып Ижевск электротехника институтын тәмамлаган. Нефтекамадагы заводта инженер, тәэминатчы булып эшли, шахмат буенча шәһәр чемпионы да була. Завод банкротлыкка чыккач, туган авылына кайтып, умартачылык белән шөгыль­ләнә башлый. Эшкә оста, уңган, тынгысыз ир-узаман бу юнә­лештә дә әйбәт уңышларга ирешә.

“Әнгам абыемның спектакльләрен карап, шигырьләрен йотлыгып укып барсам һәм аның белән горурлансам да, нишләптер, яшьтән аралаша алмаганмын. Кыюлыгым җитмәгәндер. Улыбыз Венер 11 яшьтә чакта (ә ул хәзер Уфа авиация-техник университетын отличнога тәмамлап, уңышлы гына эшләп йөри) икәү Әнгам абый янына кереп, бик озак сөйләшеп утырдык. Нигә электән үк аралашмаганбыз икән, дип, ул да үкенде (аның вафатына елдан артыграк кына вакыт калган булган). Ул миңа истәлеккә Габдулла Тукай китабын һәм үзенең “Җиз кыңгырау моңнары” җыен­тыгын бүләк итте. Аны соңгы юлга озатканда 90 яшьтән узган әнкәсе Мәрзия әби белән сөй­ләшеп утырдык, безнең зурәткәй-зурәнкәйне хөр­мәт­ләп телгә алды. Әнгам абыйның уллары Салават һәм Азамат белән якын туганнарча мөнә­сәбәттәбез”, – ди Марат.

“Сөйләвегездән аңла­шылуынча, Кәзим Атнабаев 43 еллык гомерендә җирдә һәм кешеләр күңелендә якты эзләр калдырган. Балалары да лаеклы тормыш юлы үткән. Һәм менә бүген сез әтиегезнең (зурәт­кәе­гезнең) якташларыгыз хәтереннән җуелган­лы­гына, аның шәхесенә шикләнеп карау дәвам итүенә борчыласыз. Тә­тешле, Күрдем, Ямады музейларында аның исеме “Касыйм” дип язылганлыгын күргәнсез. Ә нигә соң үзегез якын кешегезгә карата гаделлекнең тантана итүе өчен тиешле эш алып бармадыгыз?” – Бу шәхес­нең варисларына шундый дәгъва белдердем.

Аларның сөйләвенчә, үсмер чактан алып өлкә­нәйгәнче бөтен көчләрен эшкә биргәннәр, тормыш арбасын җигелеп тартканнар, уңга-сулга карарга вакытлары да булмаган. Кәзим Атнабаев турында күп нәрсәләрне төгәл белмәгән­лектән, аның гаепсез булмаганлыгына шикләнеп тә куйгалаганнар. “Әтиемнән мин өч яшьтә калганмын, аңа һәм зурәткәйгә кагылышлы бернәрсәне дә сөйләми иде әнкәй, чөнки аның үз хәле хәл – еш чирли, артыгын сөйләргә курка һәм артык кызыксынучанлыктан безне дә тыя иде, шулай авызларыбыз һәрчак “бикле” булды, – ди Марат. – Тагын шунысы гаҗәп­ләндерә: Әнгам абый зур күләмле истәлекләрендә әтисенең бертуганы турында нигә бернәрсә дә язмады икән?”
Фәрит ФАТКУЛЛИН.
Читайте нас