+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
22 август 2019, 03:31

Соңгы өмет

Бер киселгән икмәк ялганмый, диләр, дөрес икән

Бер киселгән икмәк ялганмый, диләр, дөрес икән


Нәрсә соң ул мәхәббәт?.. Бер-береңә игътибарлы булу, хөрмәт һәм башка уңай сыйфатларны атар күпләр. Ә ни өчен бергә яшәгән кешеләрне ятларга караганда ешрак рәнҗетәбез, алар белән сүзгә киләбез? Әллә без аларны яратмыйбызмы? Яратабыз. Бәлки мәхәббәт җылы, матур хисләрдән генә тормыйдыр?


Айгиз белән Гөлшат да берничә ел очрашып йөргәннән соң мөнәсәбәтләрен теркәргә булды. Бу вакытта инде аларның кулларында югары белем турында дипломнары бар иде. Ике яктан да әти-әни ныклап әзерләнеп, гөрләтеп туй үткәрде. Яшьләр, чыннан да, киләчәкне алдан кайгыртучан булып чыкты. Туйга кергән акчаны вак-төяккә тотынмаска булды алар. Берничә атна эчендә бу акчаны кушып, ипотекага шәһәрдән фатир сатып алдылар. Гөлшатның да, Айгизнең дә эшләгән урыннары фатирдан ерак иде. Кичке сәгать тугызларда гына өйләренә кайтып җитәләр дә көндез булган хәлләрне түкми-чәчми бер-берсенә сөйләп кичке аш әзерлиләр. Сагына иде алар бер-берсен. Ләкин икесе дә эш урынын үзгәртергә теләмәде. Мондый эш хакын һәр оешмада да түләмиләр шул, ә фатир өчен бурыч әле бик күп.

Туйдан соң ярты елга якын вакыт үтүгә Гөлшат үзенең йөкле булуын аңлады. Бәхеткә төрелгән 9 ай күз ачып йомган арада үтеп тә китте. Ә бер иртәдә дөньяга Айгизнеке кебек кап-кара күзле тупылдап торган малай аваз салды. Гаилә күңелле мәшәкатьләр белән яши башлады. Әмма бу гаиләне дә авырлыклар урап үтмәде. Айгизнең эш хакын кисә, вакытында түләми башладылар. Бала пособиесе һәм ике айга бер алынган хезмәт хакы, билгеле, фатир өчен түләргә дә, башка кирәк-яракка да җитми. Айгизнең төннәрен такси машинасын йөртеп, бераз акча эшләвенә дә тәүдә бик сөенде Гөлшат. Чөнки, чыннан да, очын-очка ялгап яшәүдән яшь хатын ялыккан иде. Улы белән хатынын бик сирәк кенә күрә алуыннан үзен гаепле тойса да, гаилә башлыгына башка чара калмый. Бер өйдә яшәсәләр дә, шул эш дип улының тәүге адымнарын да, беренче сүзләрен дә күбрәк Гөлшатның телефоннан сөйләвеннән генә ишетеп белә иде ир.

Көннәр буе бала мәшәкать­ләре белән генә чуалган хатынны да бу тормыш бераздан ялыктыра башлый. Ирнең бала тәрбияләүдә катнашмавын, өй эшләрендә ярдәм итмәвен кайсы хатын-кыз ошатсын инде? Әти-әниләре дә, алардан ерак яшәгәнлектән, кечкенә Алмазны тәрбияләү чын-чынлап Гөлшат иңнәренә генә кала. Эштән арып кайткан ирнең хатыны белән элеккечә аралашырга, аның белән каядыр барырга да вакыты калмый диярлек. Алмазга өч яшь тулып, балалар бакчасына бирергә вакыт җиткәндә ир белән хатын инде бер-берсеннән шактый ераклашкан була. Хәер, әлеге хәлгә риза булмаган Гөлшатның ирен һәрвакыт битәрләве, Айгизнең гаиләсен бераз онытуы да сәбәпче була моңа. Алар инде бер-берсе белән тыныч кына сөйләшә дә алмый башлый. Икесе дә нәрсәнедер үзгәртергә кирәк, гаиләне саклап калу мөһим икәнлеген аңласа да, һәр сөйләшү бер-берсен гаепләү, бер-бер­сеннән ризасызлык белдерүгә кайтып кала. Нәтиҗәдә, Гөлшат күз яшьләренә буылып аш-су бүл­мәсенә, Айгиз мендәрен кочаклап икенче бүлмәгә кереп китә.

Ә беркөнне шундый әрләшүдән көтелмәгән хәл булды.

– Бар чыгып кит, син барыбер безнең белән яшәмисең. Без синсез дә яшәргә өйрәндек инде, – диде Гөлшат.

– Син бу сүзләрне уйлап сөй­лисеңме? – диде ир тыныч кына.

– Әлбәттә, Алмазга – мондый әти, миңа шундый ир кирәкми.

Айгиз тыныч кына пакетка берничә күлмәген һәм чалбарын салды да, өстәл өстенә ачкычын куеп, чыгып китте. Алмаз бу вакытта тыныч кына үз бүлмәсендә йоклый иде. Хатын үзен зур алышта җиңгән батыр кебек хис итеп, берникадәр вакыттан үз урынына барып ятты. Күңелдә яткан ниндидер авыр таш идәнгә төшеп югалган кебек булды. “Кайтачак ул барыбер. Кая барсын инде караңгы төндә?” — дип үзенчә тантана иткән кебек тә булды. Әмма инде сызылып таң атса да, ишеккә шакучы булмады. Бу вакытка инде Гөлшат та ни эшләгәнен аңлый башлаган иде. Бер-ике көн үткәч кенә Айгиз Алмаз янына килде.

— Хәлләрегез ничек? Алмаз нихәлдә? — дип сәламләде ул ишек ачкан Гөлшатны берни дә булмагандай.

— Барысы да яхшы. Әйдә уз, — хатын ирен кайткан дип уйлады.

— Кайда әле минем батыр? – дип Айгиз түргә атлады. Малай да әтисе тавышын ишетеп, аңа таба йөгерде. Әти белән улы бер-берсен сагынганнар иде.

Алмаз әтисе алып килгән машинаны төрлечә сынап карады. Идәндә Айгиз машинаны этеп уйнаган улына төрлечә сынаулар ясаган булды. Алмаз үзенең зур үскәнен күрсәтергә теләгәндәй, әтисе белән җитди рәвештә аралашырга тырышты. Ул арада Гөлшат чәй өлгертеп, Айгизны өстәлгә чакырды. Алмаз тугач, Гөлшат шулай Айгиз кичке ашны ашаганда, улының һөнәрләрен сөйли иде. Айгиз чыгып китүгә берничә көн генә булса да, бу юлы да аның хәбәрләре күп җыелган. Икәүләп көлешә-көлешә чәй эчтеләр дә Айгиз рәхмәт әйтеп ишеккә юнәлде. Хатын аны туктатырга теләсә дә, горурлыгы үзе­некен итте. Шулай Айгиз атнасына берничә тапкыр улы янына килеп йөри башлады. Тәүдә Гөлшат та, Айгиз дә бер-берсе алдында үзләрен уңайсыз тоя иде. Әле ярый араларында йөгереп йөрүче уллары бар. Андый вакытларда аңа игътибарларын юнәлт­кән булалар да, уңайсыз миз­гелләр юкка чыга. Малай алдында да үз-үзләрен гадәти тотарга тырышты алар. Һәм беркайчан да сүзгә килмәделәр. Ике җирдә яшәгән кешеләрнең бер-берсен битәрләр­гә хокукы да юк иде кебек.

Айгиз өйдән чыгып китеп ике ай чамасы вакыт үтүгә, ирнең аерылышу гаризасы турындагы хәбәр килеп төште.

— Үземә әйтергә кирәк булгандыр, бәлки. Моның турында сиңа ят кешеләр җиткергәненә ачуланма. Батырчылык итмәдем, бугай, — диде ул бер килүендә Гөл­шатның бу кәгазьне тотып, янына килеп басуын күргәч.

— Мин дә гариза язарга тора идем. Син алдарак өлгергәнсең, — дигән булды хатын.

Билгеләнгән көнне икесе дә судья каршына килеп утырды. Аерылышу турында таныклык алгач, ниндидер аңлашылмаган хисләр кичергән элекке ир белән хатын урамга чыккач туктап калды.

— Әйдә менә бу кафега кереп чәй эчик булмаса, — дип тынлыкны бозды Айгиз. Гөлшат сүзсез генә ире артыннан иярде. Элекке ире артыннан... Алар тыныч кына әле теге, әле бу хәбәр белән уртаклашты. Сәгатькә якын утырганнан соң, Айгиз Гөлшатны өенә кадәр машинасында илтеп куйды. Шулай итеп кайчандыр ир белән хатын булып яшәгән Айгиз белән Гөлшат, чын мәгънәсендә, дусларга әверелде. Гөлшат эшкә чыкты, Алмаз балалар бакчасына йөри башлады. Улларын кем иртәрәк эштән бушый, шул ала. Бергә яшәгән чакта бик сирәк кенә урамга өчәү чыксалар, хәзер инде һәр ялны алар бергәләп паркка бара. Гөлшат, һич кыенсынмыйча: “Чәйгә тәмле әйбер алып кил әле”, — дип еш кына шалтырата. Айгиз исә: “Эштән соң сезгә барам, ачыктырды, кыен булмаса аш сал әле”, — дип Гөлшатка яза. Ләкин алар икесе дә шушы яңача мөнәсә­бәтләрне үзгәртергә теләмәде. Дуслар гына булганда бер-берсенә кыен сүзләр дә әйтми, уллары алдында әрләшми дә алар. Икесе дә шушы аралашуның барыннан да өстен булуын аңлый иде. Алар, чыннан да, бер-берсенә бик якын кеше булып, ярдәмләшеп яшәргә өй­рәнде. Кайбер чакта көнозыны өчәү бергә булсалар да, Айгиз һәрвакыт кичен үз фатирына кайтып китә иде.

Айгизнең акрынлап эшендә хәлләр яхшырды. Таксига чыгып йөрүләрен дә туктатты ул. Тәүдә дус егете белән икесенә бер бүлмәгә түләп яшәсәләр, тора-бара бер бүлмәле фатирда яши башлады. Гөлшат белән улы яшәгән фатирга түләүләрне дә үз иңнәрендә калдырды. Күңелләрен­нән бер-берсен һаман яратсалар да, якынаймады алар. Чөнки бу якынаю янә бер-берсен битәрләү, бер-берсен төрлечә рәнҗетүгә әйләнергә мөмкин иде.

Беркөнне Гөлшатны бергә эшләгән танышы очрашуга чакырды.

— Юк, бүген ирем килергә тиеш, — диде ул үзе дә сизмәстән.

— Мин сине аерылгансыңдыр дип уйлаган идем.

— Әйе, әмма элекке иремне һаман да шулай атыйм, — дип көлгән булды хатын һәм очрашуга килмәде.

Шулай берничә ел үтеп китте. Күпләр аларны яңадан кавышкан дип сөйләде. Алмаз исә әтисенең дә, әнисенең дә назын тоеп үсте.

— Бу ялларда кая барабыз? – дип сорады чираттагы бер килүендә Гөлшат Айгиздән.

— Бу ялларда минем башка планнар, — диде ир.

— Димәк, безне башка төрле күңел ачу көтә, — дип елмайды Гөлшат улына күз сирпеп.

— Минем бу ялда башка төрле планнар, — дип көлде ир.

Гөлшатның күңелен ниндидер борчу биләп алды.

— Ә Алмаз?..

— Алмазны әтиләрнең күрәсе килә. Каршы булмасаң, алар аны паркка алып барырга тели.

— Юк, әлбәттә...— Гөлшатның тавышы калтырагандай булды. — Сер булмаса, синдә нинди планнар?..

— Безнең эшкә бер яңа кыз килде. Аның белән очрашырга сөйләшкән идек.

Гөлшатның күзләренә яшьләр тулды. Кәгазьдә булмаса да, ул Айгизне һаман якын итеп күрә бит. Бала алдында “гаилә уены” уйнау белән артык мавыккан иде шул ул.

– Гөлшат, безнең аерылышуга берничә ел үтте бит инде. Ничектер шәхси тормышны да кайгыртырга вакыттыр. Син дә үзеңә берәр яхшы кеше тапсаң әйбәт булыр иде. Әмма ул безнең араларны бозарлык булмасын...

Хатын бер сүз дә эндәшмәде. Күңелендә дулаган барлык ачуын чыгарып, Айгизгә теләгәннәрен әйтергә омтылса да, тыелып калды. Бу сүзләр берничә ел тантана иткән дуслыкны өзәчәген аңлый иде ул.
Гөлия Гәрәева.
Читайте нас