+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
23 август 2019, 03:48

Аларны Шүрәле кытыкламый...

Гафури районында цивилизациядән ваз кичеп, урман эчендә тормыш корып, балалар үстерүче төркем яши

Гафури районында цивилизациядән ваз кичеп, урман эчендә тормыш корып, балалар үстерүче төркем яши


Үзләрен “анастасиячеләр” дип атаган бу төркем белән мин ун еллап элек танышкан идем. Ул чакта Гафури районының Красноусол авылы яныннан ерак түгел урман эчендә, “Красная поляна” дигән урында яшәп ятучы кешеләр белән озак кына сөйләшеп утырдык. Алар, ялкынланып, бүгенге яшәешләре турында бәян итте. Цивилизациядән аерылып, урман эченнән бер гектар җир алып, йорт күтәреп, яшелчә-җимеш үстереп, үзләренчә тыныч кына гомер кичерә иде алар.


“Анастасиячеләр” төшенчәсен Себер дәрвише Анастасия хөрмәтенә Владимир Мегре (Пузаков) дигән берәү уйлап тапкан. Ул шәһәр һәм цивилизациянең кеше өчен никадәр начар, ә табигатьнең никадәр яхшы булуы турында дистәләрчә китап язган. Аңа иярүчеләр безнең илдә бик күп. Кемнәрдер, чыннан да, табигать баласы булып, цивилизациядән качарга уйласа, икенчеләрне авыр тормыш проблемалары урманга куып керткән, өченчеләрнең торыр җире юк, дүртенчеләр кредиторларыннан эз югалтырга булган...

“Красная поляна”да да нәсел утары коручылар арасында төрле яшьтәге, төрле язмышлы кешеләрне очратырга мөмкин. Теге чакта аларның матур итеп дөнья көтүенә, дус булуларына, төрле кәсеп-шөгыльләргә өйрәнүләренә, бергәләп төрле чаралар, очрашулар, концертлар оештыруына, спорт белән шөгыльләнүенә таң калып кайткан идем. Тагын да цивилизация җимешләреннән баш тартулары аптыратты. Аларда телевизор да, суыткыч та, компьютер да юк. Хәтта электр да кермәгән иде. Кулларыннан килгәнчә өй, мунча төзеп куйганнар, җимеш агачлары утыртканнар. Балаларны үзләре укыта. Берничә хатын йорт шартларында бәбиләгән хәтта. Кыскасы, менә шундый хәлләр иде.

“Красная поляна” хуҗалары бүген ничек яшәп ята? Гафури якларына юл төшкәч, шушы сорауга җавап юллап, тагын таныш сукмакка борыласы иттем.

Бу юлы аларның берничәсен генә күрергә насыйп булды. Ә менә ике балалы гаилә башлыгы Евгений Рамеев белән озаклап сөйләшеп утырдык. Алар хатыны һәм бер балалары белән бирегә 13 ел элек килеп төпләнгән. Ни өчен бу тормышны сайлаганнармы? Мегреның китапларын укыганнар. “Бу образ безне илһамландырды, шулай яшисе килде”, — ди Евгений.

— Хатыным миңа кадәр укыган бу хакта, ләкин бик ышанмаган, әкият дип уйлаган. Аннары мин укыдым да, менә ни өчен яшәргә кирәк, дидем. Бу образ күңелгә нык кереп кала, тиз генә онытып булмый, җиргә әйләнеп кайтасы килә. Һәм бу бөтен проблемаларны да хәл итәргә ярдәм итә. Торак, туклану, сәламәт тормыш рәвеше барысы да шуның эчендә, — дигән фикердә ул.

Алар икесе дә Стәр­летамактан. Балалары якындагы Курорта мәктәбендә укый, берсе инде укуын тәмамлаган, арытаба белемне республикадан читтә алырга җыена. Әйткәндәй, икенче кызларын хатыны шушында мунчада тудырган. Евгений үзе кабул иткән. “Бу хәвефле, әлбәттә, — ди ул. — Без нык әзерләндек, укыдык. Элек Русиядә бала тудыру йортлары бөтенләй булмаган бит әле. Советлар заманында гына ачыл­ган. Борынгы заманда да ирләр хатыннарыннан баласын кабул иткән. Кызыбызны табибларга күрсәттек, сау-сәламәт. Бер прививка да эшләтмәдек. Җа­ваплылыкны үз өстебезгә алдык. Шәһәрдә төрле чирләр күбрәк”.

Билгеле ки, Евгений беркайда да эшләми. Тәгаен һөнәре юк. Элекке тормышында йөк төяүче бул­ган. Әле үз эшләрен булдырганнар. Үсем­лекләрдән сабын, кремнар, шампунь, теш пастасы эшләп саталар. Каядыр чыгып та сатып йөриләр, килеп тә алалар икән.

Бер гектар җирдә ниләр генә үсми! Утыртулары да үзенчәлекле. Әйтик, бәрәңгене җирне казымыйча гына саламга утыртканнар. Аны күммиләр дә, төбенә салам гына өяләр. Аның урынына, көзен казып аласы да юк, сөйрәп кенә чыгаралар. Бер сутыйдан 7 капчык бәрәңге чыкты, безгә җитә, ди Евгений.

Монда, шулай ук, карлыган, чия, өрек, шәфталу (персик), кура җиләге, зелпе, тагын әллә нинди агачлар үсә. Алар да үзенчәлекле утыртыл­ган.

— Агачларны чокырга утыртырга ярамаганлыгын белми идем. Аларны туфрактан таучык өеп, шунда утыртырга кирәк. Тамырлары черемәсен өчен. Язын тамыры күренеп торырга тиеш. Бигрәк тә абрикос агачларыныкы. Ул җылы як җимеше исәпләнсә дә, дөрес утыртсаң, Себердә дә үстерергә мөмкин. Орлыктан утыртсаң, биш елдан җимеш бирә башлыйлар. Мин шулай иттем, — ди Рамеев.

Тавыклар, кортлар, ике теплица, мунча, умарта өе... Бу гаилә сыер да тота әле. Сигез ел инде. Хатыны шәһәр кызы булганлыктан, Евгений сыерны үзе сава. Сөттән эремчек, сыр, май ясыйлар. Үзләреннән артканын саталар. Сыер бәйдә тора. Ихата койма белән уратылмаган, аның урынына агачлар утыртылган. “Анастасиячеләр”дә шулай булырга тиеш. Аннары алар эт асрамый. Алар, өреп, бөтен фонны боза, табигать тавышын ишетергә комачаулый.

Бүген монда электр да бар икән. Энергияне кояштан алалар. Кояш панельләре куел­ган, алардан 120 яисә 220 вольт эшләп була. Әйтик, кер юуу машинасын кабызыр өчен 220 вольт таләп ителә. Яктылык өчен 12 вольт та җитә. Телевизорлары юк, ә менә компьютердан файдаланалар. Утка, суга түләмиләр. Үзләренең коесы бар.

Евгенийның әти-әниләре исән-сау. Алар башта улларының бу кылыгын аңламаган, хәзер инде күнгәннәр. Җәен кунакка киләләр. Аның ике сеңлесе дә бар. Аларның берсе монда җир алган булган, ләкин, ире каршы килеп, аны кире тапшырырга туры килгән. “Хатын-кыз ялгызы яши алмый монда. Физик яктан авыр. Ир кеше дә берүзе яши алмый, ул авыр эшләрне башкара, ләкин илһамчысы булмагач, аңа берни дә кирәкми. Монда бер-берсен яхшы аңлаучы парлар булу мөһим”, — дип фикер йөртә Евгений.

Бүген бу авылда кырыклап участок исәпләнә. Җәен монда тормыш гөрләп тора, ә менә кышын күпләр шәһәргә кайтып китә икән. 4-5 гаилә генә кышлый.

— Әлегә кешеләр шәһәрдән аерыла алмый. Без дә берничә ел шулай йөрдек. 2006 елда җир алдык, 2010 елда гына кышлый башладык. Йорт салганчы, өйрәнгәнче, шулай итәргә туры килә, — ди әңгәмәдәшем.

Җәен сәхрә, әкияти хозурлык булса да, кышның бураннары бар шул. Юлларны кар күмә, техника юк, кул белән көрәргә туры килә.

Әйткәндәй, “авыл” дидем дә уйга калдым. Бу торак пункт рәсми рәвештә ничек атала соң? Әлегә аның статусы юк икән, җирләр СНП (садоводческое некоммерческое партнерство) категориясенә кер­телгән. Бер гектарның 15 сутые бакчачылыкка керә, калган өлеше шәхси ярдәмче хуҗалык итеп законлаштырылган. Дәүләткә җир салымы түлиләр. Милеккә дә салым булачак. Җир арендага алынган, бу 300-400 сумга баса. Әле гаилә монда теркәлә алмый. Шәһәрдәге бер дусларында теркәлгән. “Мондагы йортны милек итеп яздырдык, шушында теркә­ләчәкбез”, — ди Евгений.

Менә шулай яшәп ята халык телендә “дәрвишләр” дип аталучы кешеләр. Ләкин бер дә кыргый түгел алар. Киресенчә, шәһәр кешесе көнләшерлек бай эчтәлекле гомер кичерәләр.

— Башкортстанда шушындый 13 урын барлыгын беләм. Алар белән фестивальләрдә күрешеп торабыз. Төрле технологияләр, әйтик, май сыгу, бал җитештерү турында фикер алышабыз. Чаралар төрле урында үтә, бездә дә узганы бар. Анда 200 тирәсе кеше җыелды, ярминкәләр, осталык дәресләре үтте. Бардлар чыгыш ясады, Уфадан халык җыры хоры килде, — дип искә ала Рамеев.

Ул бик күп проблемаларның чишелешен шушындый тормыш рәвешендә күрә. Әйтик, торак, сәламәтлек саклау... “Ә бит сәламәт гаилә – дәүләт нигезе. Монда кешеләр үзләре өчен җаваплылык ала, дәүләттән пособиеләр таләп итми. Минемчә, җиргә якынрак булырга, җирдә эшләргә кирәк”, — диде Евгений хушлашканда.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.

Гафури районы.

Читайте нас