Бер-берсен өзелеп яраткан кешеләрнең үлемнәре дә бер-бер артлы була икән шул
Хәтер сандыгымда гәзит укучыларга бәян итәсе килгән гыйбрәтле хәлләр аз түгел. Аларның кайберсе күңел түрендә ниндидер сер томанына уралып саклана, кайберләренә адәм акылы иңләр биеклекләрдән аңлатма да биреп булмый. Шундый аянычлы да, мистик та вакыйгаларның берсе хакында язмакчымын.
Республикабыз районнарының берсендә булды бу тарих. Анык кайда икәнлеген язмыйм, аянычлы язмышлы кешеләрнең исемнәрен дә үзгәртеп бирәм – журналистика кануннары шулай куша.
...Әкълимә кияүгә бик яратып чыкты. Күңеле сайлап алган егет тә авылда күз өстендәге каш иде: әти-әнисе хәлле, белемле кешеләр, Радик үзе дә мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлагач, авыл хуҗалыгы техникумында укып, агроном дипломы алды. Үзенә күз атып йөргән авыл кызларының җанына ут салып, күрше районнан эшкә килгән укытучы кыз Әкълимәгә өйләнде. Кара дулкынлы чәчле, зәңгәр күзле, тыйнак, акыллы кызга гашыйк булмаслык түгел иде шул! Заманына күрә матур гына туй үткәрделәр дә, гөрләтеп яшәп киттеләр. Тора-бара Радик районда билгеле алдынгы агрономга, хатыны тәҗрибәле укытучыга әверелде. Бер-бер артлы дөньяга уллары Сәлим, кызлары Сәлимә аваз салды. Авылда бу тату, матур гаиләгә сокланмаган кеше юк иде. Әлбәттә, аларның күркәм тормышына көнләшүчеләр, эчтән кара көючеләр дә аз булмагандыр. Бер-берсе өчен җан атып торган ир белән хатынга, алма кебек балаларга күз тигән дип фараз кылырга да мөмкин. Ничек кенә булмасын, бердәнбер көнне матур гаилә өстендә кара болытлар куера башлады, фаҗига да үзен озак көттермәде. Иртәдән кичкә кадәр туган авылы басуларыннан кайтып кермәгән Радик комбайн ургычына эләгеп һәлак булды. Бичара, басуга китерелгән кичке аштан соң, бераз ял итим дип, пакуска ятып торган булган. Йоклап киткән. Комбайнчы нишләптер аны шәйләмәгән, өстенә барып менгән...
Ирен җирләгәндә Әкълимә әллә ничә тапкыр һуштан язып егылды. Уколлар кадый-кадый көчкә аңына китерде шәфкать туташы. Радигы артыннан үзенең дә кара җир куенына кереп ятасы килгән минутлары күп булды аның, тик балалары өчен яшәргә, аларны аякка бастырырга кирәк дигән уй гына мескен хатынны яшәтә бирде. Сәлимгә – сигез, Сәлимәгә биш кенә яшь иде шул әле. Йөрәк яралары еллар узу белән бераз уңалды, тик Әкълимә башкача кияүгә чыкмады. Кулын сорап килгән тол яисә аерылган ирләр булмады түгел, тик хатынга алар берсе дә үлгән иренең шәүләсенә дә торырлык булып күренмәде. Сәлиме үсте, югары уку йортын тәмамлады, шәһәрдә фатир арендалап яши башлады. Әтисенә охшап, ул бик чибәр егет булып буй җиткерде. Тик менә холкы гына әнисенекенә дә, әтисенекенә дә охшамаган булып чыкты. Эшләргә бик яратмады, ә менә күңел ачарга дисәң, аңа гына куш инде! Әллә әтисе иртә вафат булып, аның тәрбиясе җитмәүдән шундый булып үсте Сәлим, әллә инде нәселдә булган берәр ялкауның геннары күчте, белмәссең. Матур гына кыз белән танышып, өйләнергә теләк белдергәч, әнисе, әлбәттә, шатланып риза булды. Гаиләле булгач, улым, ниһаять, басынкыланыр, акыл керер дип уйлады. Тырышып-тырмашып туй үткәрде, ипотекага батып, улының гаиләсенә фатир юнәтте. Тәҗрибәле укытучы булгач, ул репетиторлык белән дә шөгыльләнә, ихата тутырып мал-туар да асрый иде.
Башта барысы да яхшы гына барды. Сәлимнең малае туды. Инде туры юлга басты дип җиңел тын алган ана алданрак сөенгән булып чыкты: Сәлим кичләрен, хатыны белән баласын калдырып, каядыр чыгып олага башлады. Төнлә, ә кайбер чакта иртән генә эчеп кайтулары ешайды. Эшеннән дә куылгач, яшь хатын, улын алып әниләренә кайтып китте. Әкълимә аны берничек тә туктата алмады. Гаиләнең җимерелүенә улының гаепле икәнен аңлый, әмма улының башына үз акылын сала алмый шул!
Сәлим шулай яши бирде, үгет-нәсыйхәт бернинди нәтиҗә дә китермәде. Әкълимәнең чәчләре күзгә күренеп агарды. Кызы Сәлимә бу вакытта тормышка чыккан иде инде. Тик аның да бәхете булмады: ире тиктомалдан көнләшеп гел кул күтәрде, күгәртмәгән җирен калдырмады. Гаилә тормышы берничек тә җайга салынмагач, Сәлимә кызы белән аерылып кайтырга мәҗбүр булды.
Тик болар ачы кайгы-хәсрәт диңгезенең чите генә булган икән әле! Сәлимнең аянычлы үлеме Әкълимәгә язмышның тагын бер шаңкытып сугуы булды. Хатыны белән аерылышканнан соң, Сәлим эчеп, күңел ачып яшәвен озак дәвам итә алмады. Бердәнбер көнне аны шешәдәш хатын-кызлары үтереп, гәүдәсен балта белән кисәкләргә бүлеп, шәһәр читендәге ташландык бакчага илтеп күмгән. Улының кинәт кенә югалуы хакында чаң суккан ана кеше гаризасы буенча Сәлимне тикшерүчеләр тиз тапты: күп эчүдән шешенгән ике хатынның алагаем зур сумка өстерәп автобуста бакчаларга таба баруын күрүчеләр күп булган. Аңа кадәр аларның Сәлим фатирына килүен дә күршеләре раслаган. Хатыннарның икесен дә тоткарлап, сорау алгач, җинаятьләре ачыкланган.
Улының кисәкләргә бүленгән гәүдәсен җир куенына тапшыргач, Әкълимә үзе дә бу җир йөзендә озак яши алмасын сизенде. Йөрәге еш авыртты, төннәрен күзенә йокы кермәде. “Кайчан башланды икән минем бәхетсезлекләрем?” – дип еш уйланды ул. Газаплы уйлары гел бер мәлгә – кияүгә чыгарга җыенган вакытына алып кайтты. Эш шунда: Әкълимәгә кадәр булачак иренең йөргән кызы бар иде бит. Егетенең башкага өйләнәсен белгәч, Тәслимә янды-көйде, ничек тә Радикны кирегә күндерергә тырышты, тик ул берсүзле булды: мин сине яратмаганмын, бу яшьлек мавыгуы гына булган, ә менә Әкълимә гомерлек мәхәббәтем, диде. Рәнҗегән кыз Әкълимә янына да килде, чыкма син аңа кияүгә, син бик чибәрсең, сиңа кеше бетмәс, кияүнең әллә нинди шәбен эләктерерсең әле, дип ялварды. Тик булачак кәләш аны ипле-итагатьле генә итеп урынына куйды. Шушы хәлләрдән соң, авылда Тәслимә күрше райондагы сихерче янына барган икән, шуннан кайткач, Радик белән Әкълимәнең барыбер бәхете булмаячак, аларның йортына бик көчле бозым ташладым, дип сөйләнеп йөргәнен җиткерүчеләр булды. Тик яшьләр моңа игътибар бирмәде, күңеле кителгән кызның үзенчә тормышларына күләгә төшерергә теләве дип кенә кабул итте. Ә менә иренең фаҗигале үлеменнән соң, ике кечкенә баласы белән ялгыз калган Әкълимә бу хакта бер генә уйланмады. Тәслимәнең күзенә карап, бәгырен өткән соравын бирәсе килгән чаклары да булды, тик ул күптән инде авылда яшәми, ялгыз әнисе дә гүр иясе булды, адресын белүче табылмады...
Хәле көннән-көн начарланган әнисен кызы шәһәр дәваханәсенә алып барырга карар итте. Көч-хәл белән күндереп юлга чыктылар. Авыру кешегә автобуста йөрү читен дип, кызы такси яллады. Иртүк кузгалдылар авылдан. Тик дәваханәдән исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булмады аларга: юлда такси “КамАЗ” машинасы астына барып кереп, икесе дә һәлак булды.
Сәлимәнең унике яшьлек кызы Алинә ятим калды. Шәһәрдәге туганнары (Әкълимәнең апасының гаиләсе) аны үз канаты астына сыендырды. Тик менә унике яшьлек бала әнисе белән картәнисенең фаҗигале үлеменнән соң, бераз сәеррәк булып калды. Еш кына ул бер ноктага текәлеп уйланып утыра башлады. “Хәлең ничек, балам?” – дип сораган туганнарына: “Мин монда озак тормам. Әнием үзе янына чакыра”, – дип җавап биреп күңелләренә шом салды.
– Син аларны күрәсеңмени? – дип курка-курка гына сорашкан түтәсенә кыз:
– Алар минем янга төшемдә килә. Әнием дә, картәнием дә оҗмахта. Анда шундый рәхәт! Миңа да күрсәттеләр оҗмахны. Анда зур-зур хуш исле ал чәчәкләр арасында күбәләк сыман очып йөрисең, күңелеңдә шундый рәхәт тынычлык! – дип җавап кайтарды. – Тиздән мин дә шунда булачакмын.
Якын кешеләрен югалтудан хәсрәткә чумган бала үзен шулай юатадыр, дип фикер йөртте өлкәннәр. Кем белсен инде, әнисе белән картәнисенең кырыгын үткәргәннең икенче көнендә кызчыкның да гомере өзеләсен!
Кояшлы беренче сентябрь көнендә булды бу фаҗига. Кара толымнарына ап-ак тасмалар бәйләп Белем бәйрәменнән кайтып килгән кызны светофорның яшел утына урамны чыгып барганда, йөк машинасы бәрдерде. Мескен баланы реанимациягә алып киттеләр. Тик ул анда ике көн аңсыз ятканнан соң, җан бирде.
Авылда шундый тәртип бит: бер гаилә әгъзаларын янәшә җирләргә тырышалар. Шулай итеп, Радик, Сәлим, Әкълимә, Сәлимә каберләре белән беррәттән янә бер яңа кабер калыкты. Тоташ бер гаиләнең фаҗигасе хакында сөйләгәндә, өлкәннәр: “Аллаһ сакласын!” -– ди. Берсе артыннан берсе фаҗигале рәвештә бакыйлыкка күчкән гаилә әгъзаларының бәхетсез язмышларына чынлап та сихер сәбәпче булганмы – монысын беркем дә анык кына әйтә алмый, әлбәттә.
...Бер-берсен яраткан кешеләр арасында рухи бәйләнеш бик көчле була, хәтта үлем дә бу күзгә күренмәс җепләрне өзә алмый, диләр. Кайберләребезгә моны дәлилләүче гаҗәеп тә, шомландыргыч та хәл-вакыйгалар шаһиты да булырга туры килә. Дөнья шул бу...
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.