Яки Тимерша Нәбиуллинның кулга алынуына кемнәр һәм нәрсәләр сәбәпче булган?
“Читкә чыкмаска, атам!” – дигән тавышка Тимерша, сискәнеп, алда барган юлдашының артына басты. Бер-берсеннән берәр адым ара гына калдырып барган арестантлар төркемен атлы кызылармеецлар саклап бара. Чак кына читкә тайпылсаң да аркаңны камчы сындыра. Көзге юл туңган булса да, аяк астыннан тузан күтәрелеп тора. Арттарак барганнарга шул тузан эчендә атларга туры килә...
Авылыннан чыгып китүләренә дә байтак булды инде. Тимершаның чабатасы да тишелеп чыкты, тула оек калын булса да, җир салкыны үтеп керә, озакламый анысы да тишелеп чыгар инде. Итеген кече улына калдырган иде Тимерша, миңа чабата да ярый, улым кисен, ул яшь әле, дип, чабата гына киде шул.
Юллар, юллар, һәр сикәлтәсе таныш бу юлны ничә тапкыр үтте икән Тимерша үз гомерендә?! Шушы юлдан Иске Кәңгештән Иске Бикмәткә мәдрәсәгә укырга йөрде. Шушы юлдан кәрван белән Бохарага укырга киткәндә әтисенең ачуланганы әле булса хәтерендә.
“Нигә уку кирәк сиңа, булганы җитәр, кемгә калдырам мин ул байлыкны, барысы да сиңа бит!” – диюенә дә карамады Тимерша, әлеге кебек, өстендә ни бар, шуның белән чыгып китте.
Юлга түләргә акчасы булмагач, барып җиткәнче атлар карады. Кулы эш белгән кешегә нәрсә инде ул?! Укыганда да, бай малайларына самовар куеп, чәй кайнатып, читек чистартып тамагын туйдырды, өс-башын карады.
Аңа Коръән сүрәләре ятлап, дин әһеле булу гына җитми иде. Алгебра, физика, химия кебек фәннәрне дә белү иде теләге. Җир шарының түгәрәк булып әйләнеп торуын бик әйбәт белде ул. Шуңа, Аллаһка бик ышанып бетмәсә дә, мөселманга хас кагыйдәләрне үтәде. Аның үзенең алласы бар, дөньяны ниндидер көч тотканына ышанса да, Аллаһ исеменнән кеше тарафыннан уйлап чыгарылган кагыйдәләрне кабул итә алмады. Дүрт ел укып кайтканнан соң мәчеткә мәзин итеп чакырдылар, тик ул ризалашмады. Башта Бөредә бер байның приказчигы булып эшләде, аннары, авылына кайтып, өйләнеп, дөнья корып җибәрде...
...Гаделбануын да шушы юлдан килен итеп алып килгән иде ул. Дүрт ул, өч кыз үстерделәр. Авылга икенче мәчет кирәк, дигәч, күп чыгымны үз өстенә алды ул. Мәчетнең бурасын уллары белән бурады, барлык эшләрне дә алар белән бергә башкарды.
Үзенең лавкасы да булды Тимершаның. Товар артыннан Бохарага еш барды ул. Ырынбур, Чиләбе кебек шәһәрләрдән дә аз товар ташымады. Олауларны юлбасарлар баскан чакларда да, аңа тияргә базнат итмәделәр. Авыл капкаларын күкрәкләре белән бәреп кенә ача иде аның атлары. Җигә торган уналты баш аты гына бар иде аның, калган малны санап торасы да юк. Шушы юлдан аның пар атлары ничә тапкыр уздылар икән!?
Чуалышлар башланырын да алдан белде Тимерша. Товар арасыннан листовкалар килеп чыга иде. Яшереп кенә үзе укыды да шундук утка очыра барды.
Балаларны яратты Тимерша, азанын бик теләп кычкырмаса да, мәчет янындагы мәдрәсәдә балаларга белемне бик теләп бирде. Мин белгән кадәр булса да белсеннәр, аңласыннар, дип тырышты.
Мәчет манарасыннан авыл әйбәт күренә. Шуңа бер-ике тапкыр азанын да бозды. Күршесе җигүле ат белән мәчет яныннан узганда чанадан толыбы төшеп калды. Кеше кире кайтып йөрмәс бит инде, ничек инде күрә торып әйтмисең, толыпны алып китүләре дә бар. Кычкырды Тимерша. Азан бозып, бияләйләрен төшереп калдырганнарга да әйткәләштерде. Тормыш көткәндә дә кешегә гел ярдәм күрсәтте, тик аны көнләшүдән күралмаучылар барыбер авылда бар иде.
Берсен-берсе уздырып хәер җыйган муллаларны хөрмәт итмәде Тимерша. Азаккы тавыгын күтәреп килгәннәрне дә, бар, балаларыңа ашат, савабы күбрәк булыр, дип, кире борды. Ачлык елларда мир казаны да аның йорты алдында еш торды. Тирә-як авыллардан да ачлыктан интеккәннәр ашарга килә иде. Хатыны, кызлары белән күп итеп ашарга пешерәләр иде, күбрәк балык шулпасы инде. Тимерша үзе дә балык тотарга йөрде, Агыйделне дә һәр йорт саен бүлеп бирде. Балыкны һәрберсе үз участогында гына тотты. Тәртип булды алай, булмады түгел.
Тәртипне ул Әңгәсәктә комендант булып эшләгәндә дә булдырды. Аклар властька килеп, аны комендант итеп тәгаенләде. Тормыш рәткә салына гына башлаган иде, кызыллар басып алды дөньяны. Кызыллардан качып, бер ел Әңгәсәк урманында землянкада ятты Тимерша. Аларны өнәп бетермәде ул. Ә менә колхозлар оеша башлагач, анысын хуплады, колхозларның киләчәге барлыгын белде ул. Малайларына да колхозга керергә кушты. Өйләнгән ике улы мөлкәтләре белән колхозга керде.
Тик властьларга бу гына аз иде шикелле. Өченче малаена авылдан чыгып китәргә туры килде. Ярый кызларын кияүгә биреп өлгерде. Кече малаена тимәделәр, ул бала гына. Аларның барлык әйберләрен тартып алдылар. Шыгырдап торган карагайдан салынган йортларын да сүтеп кенә алып киттеләр, малайларына бураган бураларны да ташып бетерделәр. Өстәге киемнәре белән генә иске йортларына күчеп килде алар. Ятимнәргә бирсәләр бер хәл иде, җыен ялкау, булдыксыз кешеләр талап алып бетерде бит, гарьләнепләр үләрсең. Көннәр буе кармак белән балык каптырып кына утырган, кулыннан бер эш тә килмәгән ялкау Хәпти аның киемнәрен киеп йөрсен инде хәзер!
Тимершаның барлык дөньясы үзе эшләп, тырышып корылган иде, хезмәтчеләр тотмады ул.
Инде оныклары да үсеп килә, көнгә чыкса, шулар белән мәш килә торган иде Тимерша. Талдан сыбызгы ясап бирсенме, тау шуарга чанамы, берсеннән-берсе матуррак итеп ясый иде. Урам тулы бала-чага аның янында чуалды соңгы елларда. Күрше-күлән берәр җиргә барырга җыенса, Тимерша абзый, минем балаларга да күз салырсың әле дип ышанып, балаларын аңа калдырып китәләр иде.
Үз куллары белән агачтан тырмалар, сәнәкләр ясап, сәндерәне тутырып куйган иде ул, шуларны да талап алып киттеләр, ярты авылга җитте.
Көтте ул, көтте, үзен алып китәчәкләрен белде. Раскулачивать итеп йөрүчеләр арасында аңардан көнләшеп кара көючеләр күп иде шул...
...Аяклары өшеп, кыза башлады Тимершаның. Бикмәт аша үткәндә, танышлары күреп калып, итек күтәреп йөгереп килгәннәр иде дә соң, бирдермәделәр. Ярый әле ашарга ыргытыштыралар. Якын килә башлаган халыкны да ату белән генә куркыта сакчылар. Иске Кәңгештәге кулакларны сөргенгә җибәрсәләр дә, аны, никтер, Бөре төрмәсенә алып китәргә булдылар. Әңгәсәктә комендант булып эшләве сәбәпче булды, ахрысы.
Барлык тирә-якны уч төбендә тоткан Тимерша бүген килеп сак астында тузанлы юлдан яланаяк атласын инде! Ул бит бер кешене дә үтермәде, беркемгә зыян салмады! Казанцевка җиткәндә ул соңгы тапкыр бик еракта, тау башында күренеп торган авылына борылып карады...
...Тимерша Нәбиулла улы Нәбиуллинны 1931 елда Бөре төрмәсендә тукмап үтерәләр...