Аңа йөрәктән атылган очкын да сәбәпче булырга мөмкин икән
Шешеп чыккан башын тотып Рәмзил кычыткан арасында утыра. Ул еламый, еларлык хәлдә түгел. Салкыннан бөрешеп бер йомгакка әйләнгән. Болай йомарлангач эч, күкрәк бик нык өшеми кебек, ә менә арка тагын да ныграк туңа, салкын үпкәләрне чәнчә башлый. Шуңа түзми, Рәмзил, судан чыккан эт кебек, ара-тирә нык итеп калтыранып ала, авырту бер мизгелгә җибәргән кебек була. Ләкин, болай калтырану да арыта, ахры, алай кыланасы килми, бары тик йоклыйсы килә.
Малай үзе гаепле. Башсыз ул. Берәр иске куртка табып менә шунда чыгарып куярга, дип ничә тапкыр ниятләде, ләкин эшләмәде. Бәлки, башкача тукмамаслар, дип өметләнә дә тора. Шулай инде ничә кат алданды.
Аның әтисе ул кадәр рәхимсез түгел, кулы белән генә суга, ә әнисе өстәлдәге шешә белән дә алып орырга мөмкин, утын белән тондыруы да бар. Кулына нәрсә якынрак. Үзең җитез булмасаң, башыңны сукты ярды булыр. Чыгып качмый хәлең юк. Соңыннан аны эзләп чыгалар. Тапсалар, туйганчы тукмыйлар инде. Шуңа да Рәмзил кычыткан арасында утыра, малайны моннан эзләргә өйдәгеләрнең башына да килгәне юк.
Күктә йолдызлар бүген бигрәк күп икән, аеруча яктылар. Нигә алар шулай якты, ник шулай ашкынып җемелдиме? Чөнки бүген салкын. Көз якынлаша бит, төнлә хәзер җылы киемсез йөрерлек түгел. Ә малай киемсез. Ләкин йолдызларның кычыткан арасында поскан балада гаме юк, алар аны күрми. Күрсә ни?! Рәмзилнең ничек яшәвен күрше-тирә дә белә, ләкин ни фәтва? Гарип гаиләнең бөкресен күрше кереп төзәтә алмый.
Малай инде калтыранмый да кебек. Тереме ул, әллә… Юк, тере сыман, ул уйлый, күз алдына китерә, әллә төш күрәме? Кем белсен.
...Менә ул абзардан канистры белән бензин алып керә, аны никтер әтисе дә, әнисе дә күрми, ишетми. Өстәлгә сыгылып төшеп һаман да нәрсәдер мыгырдаган ата-анасын уратып, идәнгә бензин агызып чыга. Тегеләр һаман да күрми, бензин исен дә тоймыйлар. Юк, алар моны күрергә тиешләр, алар аңларга тиеш. “Улым, нишлисең, яндырма безне, үтермә, зинһар, без сиңа моннан соң тимәбез. Син безнең улыбыз бит!” – дип әйтергә тиешләр. Ләкин алай әйтүче юк, күзен ачып караучы юк. Үз сүзләрен үзләре аңламасалар да, һаман да тиргәшкән булалар. Малай өлкәннәргә гаҗәпләнеп карап тора, өмет нурын көтә. Ләкин ул юк. Һәм, шырпы сызып, идәнгә ташлый.
Ду килеп ут кабына, ялкын телләре бии, түшәмгә җитәргә тырыша. Ялкын телләренә ияреп “тегеләр” дә кузгала, селкенә башлады, ничектер көч табып аягүрә бастылар. Кая бәрелергә, нишләргә? Болар кайда ишек, кайда тәрәзә икәнен хәтерләми. Һәр тарафта ут, ялкын. Котылу әмәле юк. Менә шунда инде күзләр ачыла. Менә шунда инде чәчләр үрә тора, күптән югалган зиһен кире кайта. “Үләбез! Янып үләбез!” Зиһен шуны аңлый. Йөрәкне котычкыч курку биләп ала, чөнки тере килеш яну – тәмуг җәзасы бит ул. Менә шунда инде чәбәләнү, акыру башлана.
Рәмзил боларны күрә, тик, ни гаҗәп, кузгалмый. Бу якка чыгыгыз, ишек монда, дип кычкырмый. Шатланмый да ул, үч алу теләге каядыр юкка чыккан. Ул битараф, ул гамьсез. Гүя аның әти-әнисе утта акырып янмый. Алар нәрсә дип акыра соң? Тавышлары күмәк икән, шау-шу арасыннан “Су”, “Монда сип”, “Почмагын җимер” дигән сүзләр аңлашылып кала. Нигә кычкыралар соң алар, күзләрен акайтып нигә бәргәләнәләр? Өй януы бер дә куркыныч түгел икән бит. Рәмзилнең үзенә бер дә кыен түгел, киресенчә, ул җылына башлады, аңа рәхәт булып китте, барысы да әйбәт, бөтен тәне буйлап җылылык тарала. Ул җылылык иркә генә итеп малайны чолгап ала, күзләрен йомдыра, аңын томалый…
Бер гаиләдән өч кеше дәваханәгә барып керде. Ир белән хатын утта пешкән, ә балалары туңган иде. Менә гаҗәп. Ярый әле, кешеләр сизеп калган. Ут эченнән ир белән хатынны алып чыкканнар. Алар инде төтенгә чәчәп һушсыз була. Янгын сүндерү машинасы килгәнче өй янып та бетә. “Ә малай кайда? Бахыркаең, янып үлде микән?” Хуҗаларны коткаручылар аптырауда, алар үзләрен гаепле саный, башлары иелгән. “Ата-анасын коткарганда нишләп баланы эзләмәдек икән?” Ләкин алар белә: эзләрлек түгел иде, хатынны сөйрәп чыгарганда үзләре чак янып үлмәде, яңадан керү мөмкин булмады. Шулай да бу аклану намусны бөтәйтми, халыкка ни дип әйтәсең, йөрәкне кара авырлык басты.
Төнлә белми калган кешеләр, бүген килеп, туздырылган бүрәнәләргә карап көрсенә, арлы-бирле йөренә, баш чайкыйлар. Шул эчкелек аркасында баланы да харап иттеләр, үзләре дә йортсыз калды, дип уйлыйлар. Шунда берсе кычыткан арасында бөгәрләнеп каткан малайга килеп төртелде. Тәне суык булса да сулышы бар иде әле.
Көннәр үтте, каза күрүчеләр терелә башлады. Иң авыры Рәмзилгә иде, аның ике үпкәсе дә нык шешкән булып чыкты. Сөйләшерлек хәлгә килгәч, ул тәфтишчегә: “Өйгә мин ут төрттем”, – диде. Ничек булганын сөйләп бирде.
Беренче булып, дәваханәдән Рәмзилнең атасы чыкты. Бик озак басып торды ул торымбашларга карап. Нишләргә соң, көзгә каршы өйсез торып кал әле?! Их, Рәмзил, Рәмзил, нигә алай иттең инде?!
Соңыннанрак, бераз тынычлана төшкәч, ир шуңа игътибар итте. Малай тәфтишчегә сөйләгән: “Әти белән әнине уратып-уратып, күп итеп бензин сиптем, шуннан соң аларның янганын карап тордым”, – дигән. “Димәк, канистр янгында, өй эчендә калган булырга тиеш, ә ул урынында тора һәм бензины да кимемәгән. Ничек була инде бу? Рәмзил дөресен сөйләмәгәнме әллә? Алайса кем ут төрткән?” – дигән сорау аз аптыратмады адәм кисәген.
Галимнәрдә “зиһен асты, аскы аң, тирәнтен хәтер” дигән сүзләр бар, әллә шул дөрес микән. Менә бит, ир лаякыл исерек иде, берни исләрлек хәлдә түгел. Аз гына акылларында булсалар, уттан үзләре чыгарлар иде. Юк, аек акылда түгел иде алар. Шулай да, йөри торгач, нәрсәдер исенә төшә башлады. Алар ялгыш аракы стаканын аударды, хатынының исерек чагында селтәнеп сөйләнә торган гадәте бар, ул шулай селтәнеп шешәне дә бәреп төшерде әле. Шешә, аракысын агызып, тәгәрәп китте. Шуның өчен ир үзенең җанашына кизәнеп тә алды шикелле. Шулай, менә бит, шунысына кадәр искә төште. Икәүләп тәмәке тартып утырдылар. Аракы ул бензин белән бер бит инде, бер чаткы җитә… Ах, болай булгач, малай гаепсез булып чыгамыни. Шулай шул!
Мондый уйдан ирнең күңеленә җиңелрәк булып китте. Кем төртсә дә, пешкән җир төзәлми, янган өй кире кайтмый, шулай да дөнья яктырган кебек булды. Малай гаепсез икән бит! Алайса, нигә ул шулай сөйли? Менә шушы сорауга җавап уйлаудан ирнең кәефе тагы бозылды. Әгәр шулай сөйли икән, димәк, ул безнең янып үлүебезне теләгән, үлсәк, яхшырак булыр иде дип уйлаган. Менә кайда хикмәт! Их, улым, улым, без сиңа шулкадәр дошманмыни, безне шулкадәр дә күралмыйсыңмыни?!
Ир кеше ачынулы уйлар кичерсә дә, шулчак Рәмзилне беренче тапкыр “улым” дип атады.