Хатынын үтергән ир гомерен хәмер белән чикли
Рифкать ул төнне бик начар йоклады. Сәбәбе — кичә кич җәйләүдә сыерларның күбенүе иде. Күрше төркемдәге сыерларның көтүчесе Мидхәт малларны рапс чәчүлегенә керткән. 40лап сыер күбенгән. Ярый әле баш зоотехник үз эшен яхшы белә. Зыянлаган сыерларның утызын барыбер алып калды, ә унөчен чалырга туры килде.
Сәгать иртәнге бишләр тирәсендә хатыны Миңнегөл сыерларны савып керде дә, ни өчендер Рифкатькә бәйләнә башлады. Ире аны туктатырга да тырышып карады, ә Миңнегөл бары кызды гына. Ахыр чиктә, Рифкатьнең түземлеге бетте һәм ул идәндә утырган сөтле чиләк белән Миңнегөлнең башына тондырды...
...Рифкать шул авылда туып-үсте. Әниләре Кәримә фермада савучы булып эшли иде. Гаиләдә ике бала — олысы Рифкать, кечесе — Азат. Әтиләре сугышның иң беренче көннәрендә диярлек хәбәрсез югалды. Өйләре бәләкәй, кышларын бик суык була иде. Ягарга утын да ташка үлчим генә, ә урман авылдан ерак. Шулай да җан биргәнгә юнь бирә дигәндәй, үсте балалар. Рифкать нибары 4 сыйныф укый алды, ә Азат алтынчы сыйныфка кадәр тартты әле. Сәбәбе — кием һәм ашарга юклык. Укуларын “тәмамлагач” икесе дә колхоз фермасында көтү көтәргә керделәр. Җәйге озын көннәрдә, көзге яңгырларда, кырпак карлар яуганда да алар өшеп-туңып дигәндәй, көн озынына маллар белән яланда була иде.
1960 еллар ахырында фермалар да үзгәреш кичерә башлады. Кул белән сыер саву кимеде. Машина белән савуга күчтеләр. Тик эшләр җиңеләйде дигәндә генә, әниләре Кәримә каты авырып, якты дөньядан китеп барды. Шул ук елны Рифкатьнең энесе Азатны армиягә алдылар. Бәләкәй, суык өйдә Рифкать берүзе калды.
Ул бер ел ялгыз яшәде әле. Колхоз ярдәме белән бура алып югары очка өй бетереп керде. Ә инде көзге байлыкта күрше авылыннан кәләш алып, гаилә дә корып җибәрде. Икесе дә тырышып колхозда эшләделәр. Миңнегөл — савучы, Рифкать — көтүче. Өч елдан армиядән Азат та кайтып төште. Аның сәламәтлеге нык какшаган иде. Шуңа күрә ул бер җирдә дә эшли алмас булды һәм бер ел үтүгә дөнья куйды.
Рифкать белән Миңнегөлнең бер-бер артлы ике улы туды. Алар мәктәптә 7 сыйныф бетереп, тизрәк туган йорттан чыгып китү ягын карады. Армия сафларында да булдылар, соңыннан шәһәргә барып урнаштылар. Икесенең дә гаиләләре булды. Әти-әниләре янына бәйрәмнәрдә хәл белергә кайталар иде.
Еллар үтә торды. Миңнегөл хаклы ялга чыкты. Ә Рифкатькә әле биш ел эшләргә кирәк иде.
...Фаҗигагә әйләнеп кайтыйк. Рифкать чиләк белән томыргач, Миңнегөл гөрселдәп ауды да шундук җан бирде... Ә Рифкать ни эшләгәнен үзе дә белмичә, бераз һушын җыя алмый торды. Ә аңына килгәч, Миңнегөлне күтәреп алды, тик анысы җансыз иде инде. Хәзер инде Рифкать бу үле гәүдәне кая куярга икән дип баш ватты. Ахырда әле иртә, урамда беркем дә күрмәс дип, Миңнегөлне күтәреп алды да, юл буенда гына булган арыш басуына илтеп салды. Ә үзе берни булмагандай тәмәке тартырга кереште. Аннары җәйләү ягына юл тотты.
Тик бу хәлне төн буе йокламыйча, урамда сүгенеп йөргән ярымисерек Габделхәй күреп калды. Рифкать киткәч ул басуга барып Миңнегөлнең үле гәүдәсен тапты. Тик тавыш күтәрмәде. Икенче көнне генә авыл Советына барып, басуда Миңнегөлнең мәете ятканын әйтте.
Рифкать җәйләүгә килеп җиткәндә аны милиция хезмәткәрләре көтеп тора иде инде. Кулларына богау салып, машинага утырттылар да, өенә алып киттеләр. Ә өйдә Рифкать эшкә киткәнче барлык дәлилләрне дә юк иткән иде инде. Өйне караганнан соң, Рифкатьне район милиция бүлегенә илтеп тапшырдылар. Анда сорау алганда Рифкать барлык башкарган эшләрен дә яшерде. Хатынының төнлә торып чыгып киткәнен исбатлады. Сорау алучы Габделхәйне дә чакыртып сөйләште. Тик ул да бу эштә Рифкатьнең гаебе юклыгын раслады.
Шулай итеп, Рифкатьне ике тәүлек тоттылар да, гаебе юк, дип, кайтарып җибәрделәр.
Рифкать эшкә чыкты. Миңнегөл үлгәннән соң тагын 5 ел яшәде әле ул. Күрше авылдан хатын да алып карады, тик авыл “хәбәрчеләре” аңа Рифкатьнең кылыгын сөйләгәч, тегесе тизрәк таю ягын карады. Ялгыз калгач, Рифкать “яшел елан” белән дуслашты. Нәтиҗә озак көттермәде. Көзнең бер салкын көнендә ул дөнья белән хушлашты.
Гаилә фаҗигасе. Нигә соң гаиләдә вакыт-вакыт гауга куба? Ир белән хатын нәрсә бүлә? Әгәр Миңнегөл юк-барга кызмаса, телен тыйса, Рифкать бу җинаятьне эшләр идеме? Әле булса икәүләп якты дөньяда, тормыш матурлыгына шатланып яшәрләр иде, мөгаен.