+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
19 сентябрь 2019, 03:01

Ачы язмыш

Ник бер чара табылмый икән канечкечләргә каршы?!

Ник бер чара табылмый икән канечкечләргә каршы?!


Мәхмүзә йомышчы малайның: “Идарәгә чакыралар, уполномоченный килгән!” — диюенә сискәнеп куйды. Тагын салым таптыралардыр инде, и Ходаем, ник бер чара тапмыйсың икән шул канечкечләргә каршы?! Бармый хәл юк инде, бармасаң, өеңә килеп, соңгы әйбереңне алып чыгып китәчәкләр. Өскә кияргә кием булмаса да, чәчүгә дигән орлык бәрәңгесен алып чыгып китмәгәйләре...


Бәрәңге планын үти алмады шул Мәхмүзә. Җир башына карап бирәләр бит планны, өйдә бәрәңге ашаучы ничә җан — сорамыйлар, ә Мәхмүзәнең үзе белән ун кеше!

Көз ире Гыйлемхан сугышта алган яралардан үлеп китте. Мәхмүзә тугыз бала белән ялгызы торып калды. Иң кече улына ике яшь тә тулмаган иде. Ярый әле сыеры бар, сепарат сөте булса да үзләренә кала. Май, сөт планын кышын сыер саудырмаган чакта да түләтәләр. Йомырка, ит планын да ел әйләнәсенә тутырырга кирәк, сарык йонына да план санап бетергесез. Гыйлемханы исән булса, җиңелрәк булыр иде дә соң! Ул Гыйлемханын, сугышка чаклы ныклы дөнья корганнарын сагынып, искә алмый калмый...

...Биш бала өстенә килен булып төште Мәхмүзә. Абыйсы районга эш белән барып, Иске Кәңгештән бер активистны ияртеп кайткан иде Юкәлегә. “Бу ирнең хатыны үлеп киткән, сине алып китмәкче, ризамы?” — диюенә абыйсына: “Риза түгел”, — дип тә әйтә алмады, ул вакытта өлкәннәргә каршы килү тыела иде.

Озын буйлы, баһадирларча нык гәүдәле чибәр иргә бармаслык та түгел иде шул. Шуңа ничә баласы булуын да сорамады Мәхмүзә.

Барып керүгә берсеннән-берсе кечкенә биш бала каршы алды аны. Кирегә аяк атларга уйлап торган кызга алты айлык бала: “Кулларыңа ал мине!”,– дигән сыман укталгач, Мәхмүзә баланы күтәреп алды. Кечкенә кызчык гүя, аның үз баласы, ана хисе бөтен гәүдәсен басып уянды шулчак Мәхмүзәнең.

Баксаң, Гыйлемханның беренче хатыны Дүртөйлегә юл салу эшендә чакта башы авыртып, чирләп кайткан да яткан җиреннән тора алмаган. Гыйлемхан кич эштән кайтуга хатыны үлеп, гәүдәсе суынып беткән, ә кечкенә кызы һаман да әнисен имеп яткан була...

...Бер атнадан балалар барысы да “әни” дип Мәхмүзәнең итәгенә уралып йөри иде инде. Тагын ике балалары тууга каһәр төшкән Бөек Ватан сугышы башланды, ире Гыйлемхан каты яраланып кайтты. Яралы ирен карау да, тагын ике ул табып үстерү дә Мәхмүзәнең җилкәсенә төште. Тугыз бала! Кош балалары кебек авызларын ачып, ашарга сорап торган шушы балаларга ашатмыйча, авызларыннан өзеп алып, план үтәргә тиеш Мәхмүзә...

...Идарәгә барып керүгә үк, өстәл артында кәперәеп, дүрт таза ир берсен-берсе уздырып, өстәл сугып акырына башладылар. Мәхмүзә аларга каршы эндә­шерлек хәлдә түгел иде инде. Ачы язмышның кайнар яшьләре ике як бите буйлап акты да акты.

Түләячәк ул салымнарны, әле моңарчы түләми калганы булмады. Уллары чабата үреп сатса, кызлары белән җимеш җыеп, как коеп сатса, түләр ул аларны!
Светлана Гәрәева.
Читайте нас