Җанөшеткеч вакыйга кайда булган?
Украинаның Волынск өлкәсендә яшәүче бер хәрби хезмәткәр сигез айдан дүрт килограммлы сау- сәламәт бала тудыра. Ләкин аның кендеген бәйләми. Җитмәсә сабыйны үтерү нияте белән башын стенага бәрә. Бала авыр җәрәхәт алса да, үлми. Аннары ананың апасы нарасыйны ихатада күмеп куя.
Бераз вакыттан соң яшь ананың хәле начарая. Табиблар аның бала тудыруын белә. Бик яшерергә тырышса да, сабыйны табып алалар.
Апа белән сеңелне 10-15 ел төрмә көтә.