Гап-гади бер эт дуслыкның нинди булуын аңлатты
Беләсезме, миңа кешеләр белән аралашу җиңел түгел. Нәрсәдер әйтергә кирәк булса, югалып калам, фикерем чуала, сүзләр онытыла. Дәшмәүне өстенрәк күрәм. Хайваннар белән бөтенләй башка хәл! Чөнки алар нидер әйтүне таләп итми. Янәшәдә булуым, аларны иркәләп-назлавым, җан җылымны өләшүем дә җитә.
Бервакыт мәктәп ихатасында бер эт барлыкка килде. Каян, беркем белми. Этнең йоны кара-коңгырт төстә, бер-ике урында киезләнгән дә, бер колагы — гадәти, ә икенчесе салынып төшкән, койрыгының очы юк. Аларга карау белән бу этнең ягымлы җан иясе булуын, аның кемгәдер тугры һәм кирәкле булырга теләвен шунда ук аңладым. Хуҗасыз эт иде ул. Мәктәп күтәрмәсе янына ятып, кемнән дә булса иркәләү тамчысы эләгүенә өметләнеп, үзенең боек карашы белән барысын да күзәтергә гадәтләнеп китте. Ләкин иркәләү-назлау урынына, күпчелеге аның мәктәп территориясендә булуыннан котылырга теләде. Төрлечә кудылар. Вахтерша апа аңа швабра белән төрткәләргә яратты. Куллары белән тияргә теләмәгәндер инде. Ә директор ул курыксын һәм китсен өчен аяк тибеп: “Кит моннан!” — дип кычкырды. Әлбәттә, ул йөгереп китә, тик кире әйләнеп кайта иде. Ә малайлар аңа сукты да. Әмма этне ашаткан малайлар-кызлар да бар. Мин дә өйдән бутербродлар, икмәк сыныклары алып килдем. Беләсезме, миңа бу җан иясе шулкадәр кызганыч иде, чөнки аның өе дә, барыр җире дә юк. Шуңа да ул кешеләргә якын булу өчен үзенә карата булган шундый мөнәсәбәткә түзде. Ул кешеләргә, иркәләү-назга һәм, барыннан да бигрәк, яхшы мөнәсәбәткә мохтаҗ иде.
Уйлап карагыз, без кеше ышанмаслык нәрсәләр (тавыш тизлегеннән дә шәбрәк оча торган самолетлар, ракеталар, роботлар) ясарга өйрәндек. Без ике, хәтта өч ай алдан һава торышын әйтергә өйрәндек. Күз ачып йомган арада бөтен кешелек дөньясын юк итәргә сәләтле корал булдырдык. Ләкин, ни өчендер, хуҗасыз хайваннарга карата яхшы мөнәсәбәттә булырга өйрәнмәдек.
Әлбәттә, пычранып беткән, йоны коелган эттә беркемнең дә эше юк. Ә кешеләрнең шушы җан иясенә карата начар мөнәсәбәттә булу сәбәпләрен беләсезме? Шушы гап-гади эт — минем өчен иң матуры, чөнки минем беркайчан да шундый тугры дусны очратканым булмады. Этләргә бит күп тә кирәкми. Аларга хуҗасының статусы, матди хәле мөһим түгел. Аларга бары тик хәстәрлек, сөю-наз кирәк, әгәр сез аларны бүләк итәсез икән, җавапка күбрәк нәрсә алачаксыз. Сез чын дуска ия булачаксыз.
Шулай килеп чыкты: мәктәптән соң эт мине еш кына өйгә кадәр озата барды. Без ашыкмыйча гына атладык, мин аңа мәктәптә нинди кызыклы хәлләр булганын сөйләдем, ә ул кайвакыт: “Вәт кызык булган, ичмасам!” — дигәндәй, өрә иде. Мин аның үземне тыңлаганына ышана идем. Кеше кебек тыңлый һәм мине аңлый.
Ләкин бервакыт коточкыч хәл булды. Бәла киләсен берни дә белгертми иде. Мин мәктәпкә киттем һәм, гадәт буенча, дустым белән күрешергә теләдем. Әмма аны күргәч, йөрәгем урыныннан купты. Яңаклары канга буялган, бер учламдай йоны юк һәм бер аягы аксый иде. Мин нәрсә булганын белмәдем, ләкин аны мәсхәрә итүләрен күзалладым. Йә кешеләр, йә явыз этләр өере. Беләсезме, барыннан да бигрәк нәрсә гаҗәпләндерде? Эт, авыртынуларына карамастан, минем янга килә иде. Күрешер өчен, яңакларымны, учларымны ялар өчен килә иде. Күзләремә яшь тулды, аңа ничек ярдәм итәргә дә белмәдем. Өлкәннәр янына барудан мәгънә юк, чөнки беркем дә хуҗасыз эт белән шөгыльләнмәячәк, аларның мөһимрәк эшләре бар. Ул көнне дәресләргә бармадым. Бинт һәм водород перекисе алып килер өчен даруханәгә юнәлдем. Әнием яраларымны перекись белән эшкәртә, ә аннары бинт белән бәйли иде. Дустым белән дә мин шулай ук эшләдем.
Берничә көннән аның хәле җиңеләйде, ул аксамый башлады, яралары акрынлап төзәлде, ләкин барыбер күңелдә хәвеф тойгысы бар иде. Эшнең болай гына тәмамланмаячагын сиздем. Аны тагын җәберләсәләр, нәрсә булыр? Шуңа күрә этне өйгә алырга дигән ныклы карарга килдем. Ниятемне тормышка ашырыр өчен берничә көн көтеп йөрдем. Чөнки әти-әнием бик таләпчән, аларның ризалашудан башка варианты калмасын өчен барысын да җентекләп уйларга кирәк иде.
Бервакыт кич белән, бөтен кыюлыгымны җыеп, әти-әниемә: “Безнең мәктәп ишегалдында бер эт бар, ул минем дустым, аны ашату өчен өйдән ризыклар ташыдым, барысы да кыерсыта үзен, аңа ярдәм кирәк, — дип сөйли башладым. — Һәм бердәнбер коткару юлы — аны үзебезгә алу. Чөнки ул башка беркемгә дә кирәкми. Чөнки ул яхшы токымлы түгел, ә гап-гади эт”. Шунда хисләремне тыя алмыйча елап җибәрдем. Аларның үземне аңлавын, хәлгә керә белүен һәм аның тере җан иясе булуына төшенүен теләдем. Ул минем дустым бит!
Әти-әнием ризалашты. Алар мине ахыргача тыңлады, озак кына дәшми тордылар, ниһаять, әнием: “Дустыңны бәладә ялгызын гына калдырмыйча дөрес эшләгәнсең һәм бу ихтирамга лаек адым”, — дип әйтте. Әтием: “Этне ветеринарга алып барырга кирәк, безнең йорт аның да йорты булуына ризалык бирәм”, — диде.
Менә шулай, куркуыма, эшнең уңышлы килеп чыгачагына ышанычым булмауга карамастан, эшем уң булды. Үземнең иң яхшы дустыма йорт, гаилә һәм, иң мөһиме, үз сөюемне бүләк итә алдым. Ул миңа чын дуслыкның нинди булуын, көчсез һәм яклаучысыз калган җан ияләренә карата битараф булмаска кирәклеген теге яки бу китап яисә фильмга караганда да яхшырак аңларга ярдәм итте. Сез дә янәшәдә ярдәмгә мохтаҗ җан ияләренә битараф калмагыз, зинһар!