+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
3 октябрь 2019, 03:39

Мәхәббәт бәясе

Еш кына шактый кыйммәт тора шул ул

Еш кына шактый кыйммәт тора шул ул


— Кызым, әтиең кайта, — дип ишектән башын гына тыгып кычкырган әнисенә өй җыештырып йөргән Нәзирә:

— Ярый, әни, — дип кенә җавап бирде дә, кече якка чаршау артына кереп яшеренде.

Тик әтисе Шакирҗан белән Галимҗан абзыйга ияреп Газзали да килеп кергәч, Нәзирә аптырап калды. Газзалиның элек тә кергәләгән чаклары бар иде барлыкка. Газзали үзенең нәселендәге барлык ир затлары белән колхоз оештырып йөри, ә аларнын нәселе ярты авыл булырдыр, ишле булганлыктан кушаматлары да “тараканнар”.

Колхозга һәркем нәрсә белән булса да керә: аты, арбасы, чапкычы, сабаннары белән. Шул әйберләрне складка бикләгәннәр, ә ачкычы Газзалида гына. Шакирҗан тимерче булганлыктан, сабаннар ремонтлый, Газзали белән бергә эшләргә туры килә аңа.

Берзаман, авылның усалрак хатыннары җыелып, илтеп биргән әйберләрен кире тартып алырга да йөрделәр. Бер-ике ирне кыйнап та ташладылар, ачкычларны таба алмадылар. Шул усал хатыннардан яшеренеп, Газзали Нәзирәләрдә өч көн ятты.

Өйгә килеп кергән ирләрне әнисе Зәйнәп түргә узарга дәште, йөгереп кенә чәй дә әзерли башлады. Әни кешенең күңеленә шом төште. Галимҗан абзыйсының чалбарының бер балагы чыккан, икенчесе тула оегына кыстырылган иде. Тик яучылар гына кыз ярәшергә шулай киләләр бит. Бу йортта әле ярәшерлек кыз юк, иң зурысы Нәзирәгә әле уналты яшь тә тулмаган. Сөйләшүләре чынлап кыз ярәшү хакында булып чыкты. Әнисенең:

— Кызым әле яшь, дөнья көтә белми, — диюенә дә карамадылар.

Галимҗан абзый:

— Өлкән киленем дә килгәндә яшь кенә иде, хәзер күпертеп ипи пешерә, монысы да, Аллаһ боерса, ипине ике катлы итеп пешерер әле, — дип Нәзирәне Газзалига ярәш­теләр дә куйдылар.

Нәзирә башта ышанмыйчарак торды. Исең-акылың китәр! Ни уйларга да, ни эшләргә дә белмәде кыз. Әтисе аны күралмаганга шулай иткәндер инде.

Шакирҗан 1914 елда Герман сугышына киткәндә, кызы Нәзирә туып кына калган, ә инде сигез ел әсирлектә булып кайткан ир каршына сигез яшьлек кызы чыккач, аны берничек тә үз баласы итеп кабул итә алмады. Эчтән генә үзенеке икәнен белсә дә, аңарда аталык хисләре уянмады. Гүя әтисенең әсирлектә булуына Нәзирә гаепле! Бер табында утырып ашамадылар алар. Әтисе кайтып керүгә, кыз бала кече якка, бәләкәй өйгә кереп китәр булды.

Бай Сәлимгәрәй малае булса да, сигез ел буе ир-ат кулы тимәгән­лектән, кайтуына Шакирҗанның йорт-курасы таркала башлаган иде. Немецлардан күп һөнәрләргә өйрәнеп кайткан Шакирҗан, бик тиз генә дөньясын аякка бастырды, ни эшләсә дә гөл кебек итеп куя торган булды. Бигрәк тә тимер эшенең остасына әверелде.

Әтисе янына килгәндә, Газза­линың үзенә күзе төшеп йөргәнен сизде кыз, тик болай ук булыр дип уйламады да. Аның уенда икенче егет, беренче мәхәббәте, күрше Муллаян малае Хәнәф кенә. Кияүгә бары Хәнәфкә генә чыгарга тиеш иде. “Әллә аңа әйтеп карарга инде, Хәнәф белән берәр якка качып чыгып китәргә микән”, — дигән уйлар кызга йокы бирмәде. Тик Хәнәф тә яшь шул, Нәзирәдән өч яшькә генә зуррак. Качып кая барасың инде? Әти-әнигә каршы барган баланы ләгънәт суга, рәхәт күрми, ди торган иде картәнисе. Бәхетсезлегенә ачуы килеп елады да елады Нәзирә...

Иртә белән тарантаслы ат җигеп кәләшен алырга килгән Газзалига Нәзирә ничектер олыгаеп киткән сыман тоелды. Килен булып төшкәннең икенче көнендә сеңелләре белән чана шуып йөргән кәләшен күреп, тагын аптыраса да, ачуланмады Газзали, үсәр әле, бәлки ярата да башлар, дип кенә уйлады...

Еллар үтте... Бөек Ватан сугышы башланганга да биш тәүлек булды инде. Түшәктән тора алмый чирләп яткан Газзали нык үрсәләнә. Беренчедән, сугышка бара алмаганына булса, икенчедән, үзе үлеп китсә, Нәзирәсе өч бала белән ни эшләр?! Ничек үстерер ул балаларны? Ә Нәзирә, яратмаса да, ирен якын күрде. Җил-яңгыр тидерми кадерләп кенә йөрткән ире алдында икенче берәүне яратуы өчен үзен гаепле тоеп яшәде ул. Нишлисең бит, кемне яратырга икәнен йөрәккә кушып булмый, инде өйләнеп, балалары булса да, ул Хәнәфне оныта алмады. Шулай да балаларының әтисе булган Газзалины хөрмәт итте Нәзирә. Тик менә чирләп китүе генә... Кышкы чатнама салкыннарда да районга чакырталар иде Газзалины. Өстендәге юка гына шинеле белән өшеп-туңып, төн авышкач кына кайтып керер иде, шунда үпкәсенә салкын тидерде.

— Нигә чакыралар соң? — дигән сорауга:

— Белмим, бәлки бер барганда кайта да алмам, — дип кенә куйды Газзали. Ныклап чирли башлагач кына чакыртудан туктадылар.

Нәзирәнең уйларын ишектән килеп керүче бер төркем ир бүлде. Унбиш кешене иртәгә пароход белән сугышка алып китәләр икән. Газзали белән саубуллашырга дип килгәннәр. Араларында тик Хәнәф кенә юк иде. Бергә активист булып йөргән данлыклы яшь чакларын искә төшереп, бик озак кына утырдылар алар. Чыгып киткәндә:

— Без тиз генә фашистны дөмектереп кайтабыз, кайткач барыбыз да синең янга җыелырбыз, — диештеләр ирләр.

Иптәшләрен күргәч, күңеле күтәрелеп киткән сыман булды Газзалиның. Тик озакка түгел, шул көнне үк кичкә үлде ул.

1942 елның көзе бигрәк авыр булды Нәзирәгә. Көне-төне авыр эш, балалар үзләре генә өйдә ач яталар. Өстәвенә, улы кызамыктан үлде. Яшь ярымлык бала чирләп озак та тормады. Кич Нәзирә эштән кайтуга үлгән иде инде. Ярый әле әтисе бар, иртүк эшкә барышлый баланы күмеп куйды, ә Нәзирә туп-туры басуга эшкә китте, карый да, саклый да алмады ул улын. Бала каратып өйдә утыртмыйлар, барысы да фронт өчен, җиңү өчен дип баш күтәрми эшли халык.

...Немецны һаман дөмектерә алмыйлар әле. Авылга үлем хәбәрләре көн дә диярлек килеп кенә тора. Нәзирәнең күкрәген өмет ялкынының бер чаткысы җылытып тора, ул да булса Хәнәф. Пароход белән киткән унбиш ирдән бары Хәнәф кенә исән калган, каты яраланып госпитальдә ята, дигән хәбәрне ишеткәч, Нәзирә көне-төне Ходайдан аның терелүен сорады. Белә, ярамый, тик йөрәкне генә тыеп булмый. Бу дөнья газапларында ул Хәнәф дигән уй белән генә яши. Гүя Хәнәф аны күзәтеп тора. “Моңа Хәнәф нәрсә әйтер иде икән? Бу хәлгә ничек карар иде икән?” — дигән уйлар беренче булып башка киләләр. Ә инде Хәнәфне, терелсә бары өйдә генә терелер, дип авылга кайтаргач, Нәзирәгә төн йокысы бетте. “Хәнәф мине уйлый микән? Бер генә минутка булса да күрергә иде үзен”, — дип хыялланды ул. Хәнәф аякка басып, терелә башлагач кына бераз тынычлангандай булды.

“Хәнәфнең хатыны чирли, терелмәс инде”, дигән хәбәрдән соң шатланып куйды. Үзен-үзе тирги-тирги: “Дүрт баласы бар бит, ә мин аңа үлем теләгән сымак кыланам”, — дип елый-елый такмаклады.

Нәзирәгә күз салгалап йөрүче ир-ат күп булды авылда, хәтта яшь кенә ир-егетләр дә соратып килделәр. Нәзирә барысын да кире бора бирде. Ә менә Хәнәфнең хатыны үлеп, Нәзирәне соратырга килгәч, уктай атылып барырга риза иде ул, тик әтисен күндерүе авыр булды.

— Мин сине яшь кенә килеш шул Хәнәфкә бармасын дип, Газзалига биреп жибәрдем. Дөньяда ир беткән диярсең, соңыннан үкенерлек булмасын, миңа елап кайтасы булма, ул “кара кыямәтең” бусагадан атлап керәсе булмасын, — диде әтисе. Хәнәфнең бар туганнары да кара чәчле, кара кашлы булганлыктан, әтисенә ул бары “кара кыямәт” кенә булды шул.

Ике кызын әтисенә калдырып, Нәзирә Хәнәфкә кияүгә чыкты. Аңа тагын ятим калган дүрт балага әни булырга туры килде. Үз балаларын да алып килергә бик теләсә дә, Хәнәф алдында бу турыда авыз ачмады ул, ире дә бер дә бу хакта сүз кузгатмады. Мескен хатын йөгереп кенә балаларының хәлен белеп килүдән ары уза алмады. Балалары алдында үзен гаепле тоеп елаудан башка чара тапмады. Гомере шулай әрнеп узды. Яшьлек мәхәббәте белән кавышып яшәү өчен артык зур бәя түләде ул...
Светлана Гәрәева.
Читайте нас