+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
4 октябрь 2019, 03:55

“Кәҗә Миңнислам...”

Кеше сүзе кеше үтерә

Кеше сүзе кеше үтерә


...Миңнислам бүген эшкә бармады. Әле кичә генә шатланып, дәртләнеп эшләп йөргән Миңнисламга нәрсә булды соң? Кичәге көн дә Миңнислам эшләгән ит комбинатында бернинди үзгәрешсез, үз җае белән үтте. Үзенә тиешле барлык эшләрне дә җиренә җиткереп башкарылды. Эш бетәргә бер сәгать вакыт калгач цехка комбинат директоры килеп керде.

Йөзе бик ачулы иде. Юк сәбәпне бар итеп, Миңнисламга бәйләнде. Барлык эшчеләр алдында битенә кара якты. Әлбәттә, мондый кимсетүне кичерергә Миңнисламның көче җитмәде. Хатыны Миңнур эшкә киткәч, ул башта утырып бик озын булмаган ачык хат язып өстәлгә куйды, батырлык өчен бераз хәмер капты... һәм муенына элмәк салды. Хатыны эштән кайтканда Миңнисламның гәүдәсе әллә кайчан суынып беткән иде инде...


Миңнислам 1932 елда гаиләлә­рендә дүртенче бала булып дөньяга килде. Әтисе Миңнулла, әнисе Гарифә — гади колхозчылар. Айдагол авылында матур гына тормыш көттеләр. Олы уллары Зөфәр дә, кызлары Зәйтүнә белән Әминә дә кул арасына керә башладылар. Тормыш шулай әкренләп җайлана кебек. Миңнисламнан соң тагын ике сеңлесе һәм энесе дөньяга килде. Сугыш башланыр алдыннан Миңнулла белән Гарифәнең 7 баласы да үсеп килә иде инде. 1941 елда башланган каһәрле сугыш башта Миңнулланы үз кочагына алып йотты, соңрак олы уллары да шул ук мәхшәргә китеп, әйләнеп кайтмады. Шулай итеп, Гарифә биш бала белән тол калды. Әми­нәсе белән Миңнисламы колхозның барлык эшләренә дә катнашалар иде. Озакламый Миңлегөл белән Тәгъзимә дә кул арасына керә башлады. Тик төпчек уллары Айрат кына озак яшәмәде: кар астында кышлаган бодай башагы ашап үлде. Тәгъзимә, туберкулез белән авырып, 1952 елның кышында вафат булды.

Миңнислам егет чагында гел кеше көлдерергә ярата иде. Төрлечә кыланып йөресенме, башка кеше булып сөйләшсенме! Шуңа күрә аны Айдагол халкы “кәҗә” Миңнислам дип атады да инде. 1952 елның көзендә Миңнисламны армия сафларына алдылар. Өч ел хезмәттә булды ул. Шул чорда шофер һөнәре үзләштерде. Армиядән кайткач колхозда шофер булып эшли башлады. Ул вакытта хуҗалыкта нибары ике йөк машинасы бар иде. Берсе — ЗИС-5, икенчесе — ГАЗ-51. ЗИС-5 машинасы Миңнисламга эләкте. Бик иске, тискәре холыклы машина иде ул. Миңнислам көн буе эшләп, шул машина белән йортларына кайта, ә иртән аны кабызырга без — малайлар җыелабыз. Кабынса, утырып Никифарга барабыз. Йорттан этеп алып чыгабыз да, урам буйлап этеп барабыз. Кайвакыт бик тиз кабына үзе, ә кайчак тыкрыктан түбән таба төшергәндә генә эшли башлый.

Шул машина белән Миңнислам 60нчы еллар башына кадәр эшләде. Ә инде бригадир Сәетгали абзый үзе теләп эштән киткәч, колхоз рәисе Миңнисламны бригадир итеп куйды. Ул бригадир булып алгач, иң элек һәр йортта “үзлә-ренеке” итеп саналган арба-дир-бияләрне бригада йортына җыйды. Эшчеләргә үз кирәкләренә ат һәм сбруй бирүне җайга салды. Һәр иртәне бригада йортында киңәшмә кора иде. Эшкә салкын караучыларга да, эшләмәүчеләргә дә җәзасын таба белде. Ул вакытта колхозчылар “труддень”га эшли иде. Ел азагында шул “эш көн”­нәренә карап, идарә утырышы карары белән икмәк бирелә иде. Бары дүрт сыйныф белеме булган Миңнислам эш күләмен һәр кешегә дөрес итеп язып бара, ә кичләрен мине өйләренә дәшеп, нарядлар яздыра иде.

Ул елларда колхозга печән әзерләү кул көче белән башкарылды. Дим буендагы иң зур тугайны һәр елны Айдагол бригадасына бирәләр. Яшьләр куна калып эшли. Ә иртән, чык кипмәс борын, чалгыларын алып чаба башлыйлар. 20-30 чалгы берьюлы селтәнә, читтән карап торсаң, шундый матур, күңелле күренеш була иде ул. Чабу гына түгел, печән кипкәч җыеп, кибәннәргә, эскертләргә өеп кую да — шул ук бригада эшчеләре өстендә. Агач, өч җәпле сәнәкләр белән печән күбәләрен эскерт өстенә күтәрәләр. Шулай итеп, атна-ун көн дигәндә, печән хәзерләү тәмамлана. Миңнислам бу вакытта һәрвакыт печәнчеләр белән була, кирәк-ярагын хәстәрли, төшке аш әзерләтә. Аңа да эш җитәрлек була, әлбәттә. Кыш басуга тирес чыгарту, малларга салам-печән ташу белән үтә, ә язын инде иң киеренке вакыт — чәчү башлана. Шулай итеп, ял белмичә ел артыннан еллар үтә торды. Бригадир вазыйфасында Миңнислам 1969 елга кадәр эшләде. Соңыннан аны Айдагол фермасына мөдир итеп күчерделәр. Анда да сынатмады ул. Сөт һәм ит җитештерү планнарын үтәү буенча ферма һәрвакыт алда бара иде.

Еллар үтә торды. Балалар да урта мәктәпне тәмамлады. Ә инде 1970 елларның уртасында Миңни-слам гаиләсе белән Раевкага яшәр-гә күчте. Анда алар бик зур итеп өй тергезделәр. Хатыны белән икәүләп Раевка ит комбинатына эшкә керделәр. Миңнислам — цех начальнигы, ә Миңнур продукция-чимал суыту бүлегендә эшләде. Анда да Миңнислам үзен сынатмады. Ул эшләгән чорда цехта урлашучылар кимеде. Шуңа күрә эшчеләр аны бик яратып бармый иде. Эшендә аз гына тоткарлык булса да, аны гаепләп, директорга әләкләшә тордылар. Тамчы тама-тама да, ташны тишә, диләр. Дөрестер, ахрысы. Директор бу гайбәтләргә баштарак игътибар итеп бармаса да, соңрак ышана да башлады. Һәм менә ышануның югары ноктасы озак көттермәде. Юк гаепне бар санап, ул Миңнис­ламны коллектив алдында кимсетте. Гел гаделлекне яраткан Миңнислам, әлбәттә, моны кичерә алмады... Һәм нәтиҗә озак көттер-мәде...

Кеше сүзе кеше үтерә, диләр. Әлеге вакыйга шуны исбат итә түгелме?
Фуат Мусин.

Әлшәй районы,

Никифар авылы.
Читайте нас