Үзен тәрбияләп үстергән әби-бабасы турында оныклары шулай ди
...Бүген дә йөрәк парәсен искә алды ул. Хәер, хәтердән чыкканы да юк ич балакаеның. Шактый еллар узса да, күңелдәге яра төзәлми-уңалмый. Газиз балаңны югалтудан да ачырак кайгы бар микән? Үз башыннан кичкәннәр генә аңлыйдыр моны.
Бигрәкләр дә яшьли китте шул Гөлнара кызлары. Утыз дүрттә иде нибары. Юанычлары – Илшат оныклары калды ядкарь булып дәү әни-дәү әтигә. Аңа карый да Гүзәл, Гөлнарасының йөз чалымнарын күргәндәй була. Тормыш йомгагы янә кирегә сүтелә башлый.
...Кемдер әйтсә, ышанмас та иде. Хәләле Флүр Абзал улы белән дөнья көтүләренә 49 ел тула икән ләбаса. Үзе бер гомер! Сизелми дә узды вакыт дигәнең. Кайчан гына танышканнар иде. Гүзәлнең икетуганын армиягә озаткан кичтә булды ул. 1969 елның ноябрь ае. Яшь кенә булса да, тәү караштан игьтибар итте кыз. Басынкы, төпле, аз сүзле, ышанычлы егет. Кем әйтмешли, “акылы утырган”, дөнья көтәрлеге йөзенә чыккан. Флүр дә ачык-мөлаем кызны күздән яздырмый. Чибәрлеге өстенә, нинди уңган, җитез, баскан урынында ут чәчә. Чын, саф, авыл кызы. Ничек тә читкә җибәрмәскә иде үзен. Бер күрүдә кабына гыйшык уты, диюләре шулдыр...
Әйе, була шундый мәхәббәтле парлар, тәкъдир тарафыннан берсе өчен берсе туган сыман. Һәркемгә дә тәтеми андый бәхетле очрак. Гүзәлнең әтисе Заһит ага да озын-озакка сузмады, сөекле кызына төпле киңәшен бирде. Чөнки булачак кияүне ошатып өлгергән иде. “Акыллы егет, аңа барсаң, уңарсың”, – дип турыдан-туры үз фикерен ярып салды. Кешене бер күрүдә сыный, таный торган, катгый затлардан иде Заһит абый.
Ялгышмады, тату-эшчән гаиләгә эләкте кызы. Флүрнең ата-анасы аны үз кызларыдай яратып кабул иттеләр. Шул ук елның декабрь ахырында гөрләтеп туй ясадылар. Бер-ике ел бианай-биатай белән гомер кичерде яшь килен. Әтисенең үгет-нәсыйхәтен тотты: “Озак йокламагыз, бәхетегезне йоклыйсыз!” – ди иде зур гаилә башлыгы. Сынатмады Гүзәл, иртүк өйдәге бар эшләрне бетереп, һәр җирне ялт иттереп куя торган булды.
Сүз юк, һәрьяклап уңды Флүр кәләшеннән. 1971 елда уллары Фәнүр туды. Тиздән башка чыктылар, 1976 елда кызлары Гөлнараны алып кайттылар. Аннан инде Руслан уллары дөньяга аваз салды. Һай, нинди бәхет-сәгадәт тулы еллар булган ул! Флүргә заводтан дүрт бүлмәле фатир да биргәч, тәмам түгәрәкләнде тормышлары. Тырыш, эш өчен җанын фида кылырга әзер ир асылын эш урынында һәрчак хөрмәт иттеләр. Хәләл җефете дә “Автоприбор” заводында алдынгылар сафында булды. Яшьләргә остаз булды. Хаклы ялга да 25 ел гомерен багышлаган заводтан китте. Ирле-хатынлы Камалетдиновларның Мактау кәгазьләрен, Рәхмәт хатларын бергә җыйнасаңмы, тау кадәр өелер иде, мөгаен. Әйткәндәй, гаилә башлыгы 72 яшенәчә хезмәттән аерылмады, соңгы елларда заправкада эшләде. Ни хикмәт, әле дә чакырып торалар, намуслы-фидакарь кешегә кайда да ихтыяҗ зур шул. Гомумән, бергә эшләгән хезмәттәшләре онытмый Камалетдиновларны, очраган саен сөйләшеп сүзләре бетми.
Гаиләдә дә үрнәкле алар. Газизләрен аякка бастырыр өчен көч-вакытларын кызганмый хәстәрлекле ата-ана. Бердәм, тату мохиттә балалар да максатлы, сәламәт һәм көчле рухлы булып үсә. Укуда сынатмыйлар, йорт-хуҗалык мәшәкатьләреннән дә читләшмиләр. Алтын куллы әтиләре улларын эштән калдырмый, йортларын бергәләп тергезәләр, кеше ялламыйлар. Флүрнең үз тәрбия алымы: сүз куертмый, бер генә кырыс күз карашы да җитә малайларга... Гөлнараны исә әнисе өй эшләре нечкәлекләренә төшендерә. Бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстерү, кош-корт асрау да – нәфис затлар карамагында.
...Гүзәл ханымның сагынычлы хатирәләрдән йөзе яктыра. Чыннан да, бушка узмады гомер еллары. Вакыт арбасы алга таба тәгәри торды. Кыз-уллары мөстәкыйль дөнья көтә башлады. Сайлаган һөнәрләре дә менә дигән. Фәнүр нефть тармагында эшли, хатыны Зөлфия белән ике бала тәрбияли. Руслан – бораулаучы. Хәләле Дилара белән яшиләр, аларда да ике бала. Шөкер, тормышлары җитеш. Тик менә Гөлнара гына... Медицина училищесын уңышлы тәмамлады, хезмәтендә мактаулы булды. Кияүгә чыкты, әти-әнисенә Илшат исемле тупырдап торган малай бүләк итте. Шулай туры килде, сабый кечкенәдән, башлыча, әби-бабай тәрбиясендә булды. Ясле-бакчага йөртү, мәктәпкә озату, каршылау, дигәндәй. Ун яшендә әнисез калды Илшат. 2010 елда, каты авыруга дучар булып, мәңгегә күзләрен йомды Гөлнара. Вакыт туктаган, бөтен галәм караңгылыкка чумгандай тоелды ул мәлләрдә ата-анасына. Йөрәкләрен учларына кысып, кат-кат бер сорау яудырды алар күкләргә: “Нигә, ни өчен?!” Кызганыч, җавап юк. “Тегендә” дә мохтаҗлык зурдыр ахрысы игелекле, эчкерсез җаннарга...
Оныклары бүген әби-бабасы белән гомер кичерә. Инде егерменче яше белән бара. Коммуналь-төзелеш колледжында белем ала. Электр монтажчысы һөнәренә ия булачак тиздән. Практикада да ошатканнар Илшатны. “Безгә эшкә урнаш укудан соң”, – дип чакырып калганнар. Арытаба да белем үрләрен яуларга нияте егетнең. Әби-бабасы хуплый оныкларын. Югары гыйлемсез, төпле һөнәрсез читен хәзерге заманда. Үзләрендә икеләтә-өчләтә җаваплылык тоя Флүр белән Гүзәл. Әти-әни вазыйфалары да йөкләтелгән ич аларга! Кызганыч, улы язмышы өчен ата кеше әллә ни борчылып бармый. Нишлисең, төрле холык-фигыль хас адәм баласына. Кулдагы бармаклар да бертигез түгел ич...
Ашыкмый-кабаланмый, ипләп-җайлап кына төшендерә тормыш сабакларына оныгын дәү әни. Дәү әтисе, Фәнүр, Руслан абыйлары үрнәгенә иярергә өнди. Акыллы-зирәк егет һәммәсе хакында үзенчә фикер йөртә. Ә инде әби-бабасы турында кызыксынучыларга җавап кыска һәм анык. “Алар дөньядагы иң әйбәт кешеләр! Теләсә кайсы мәсьәлә буенча сөйләшергә-киңәшләшергә мөмкин. Иң зур теләгем – сау-сәламәт булсыннар!”
Үзара аралашып, киңәшләшеп яшәргә күнеккән Камалетдиновлар.
– Хәзерге чорда күпчелек гаиләләрдә туганлык хисләре салкынайган кебек, – ди уйчанланган хуҗабикә. – Ә бит олыны хөрмәтләү, кечене хәстәрләү нәкъ шул аралашу-очрашулар мәлендә тәрбияләнә. Еш кына гаилә әгъзалары үзара уртак тел табалмый. Балага каты бәрелү дөрес түгел, минемчә. Үзең тәү башлап лаеклы үрнәк бул. Хәләлең белән мөнәсәбәтләргә дә кагыла бу. Бер-береңне кеше алдында кимсетергә һич тә ярамый. Татулык, тугрылык – бәхетле гаилә нигезе!
– Ә минемчә, бөтен бәхет хатынга бәйле, – дип кушыла әңгәмәгә гаилә башлыгы Флүр. – Аллаһга шөкер, бар ягы да килгән Гүзәлемнең.
Менә бу ичмасам чын ирләрчә! Һәрдаим гаепне хатыныннан эзләргә гадәтләнгән ир затларына ирешсә иде әлеге сүзләр...
Әңгәмәбез бер арада тынып кала. Җыр яңгырый. Халык көе. Илаһи моң.
– Яшьрәк чакта җырларга ярата идем. Кызым хәсрәтеннән соң җырлап булмый. Диндә, догаларда тынычлык табам. Мәчетләргә барам, Коръән укытам. Балакаем рухына барып ирешсә иде, – димен... ди Гүзәл. – Чын Кеше булганын күрәсе килә Илшатыбызның. Бу рәхәт-имин тормышларда бергәләп яшәсәк иде әле.
Әйткәндәй, Камалетдиновларның мәктәпне тәмамлау алдында торган оныкларының берсе, Гөлнара кебек, медицина юлыннан китмәкче икән. Яшәү дәвам итә, киләчәк буында яңадан-яңа хыял-өметләр чагылыш таба, димәк!