+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
18 октябрь 2019, 03:23

Әдипнең тормыш, иҗат, хәтер сәхифәләре

Өлкәннәрнең бу сүзе җанга тынычлык бирә

Өлкәннәрнең бу сүзе җанга тынычлык бирәф


...Нәсимәттәйнең олы улы “озын акча”дан кайтты. Улы капканы ачуга, елап ук җибәрде карчык. Галушын да элеп тормастан, улы каршына аксады. Сул аягына басканда уң кулы, ирексездән, өскә күтәрелә, ныклап басып беткәч, янә төшә. Аяк-кул тиешле халәтен алганда, гәүдә сул якка янтаеп китә. Тырыша-үҗәтләнә торгач, җилпенә-җилпенә, тәки барып җитте. Барып та җитте, сагынганлыгын, тыны белән тартып алырдай булып көткәнлеген такмакларга да кереште.


Башында – бизәкләре төсен югалткан иске яулык. Таушалып беткән халат итәген ыштан бөрмәсенә кыстырган. Носкиеның астын өскә әйләндереп кигән. Тишек үкчәсе тузган ямаулары белән аяк йөзендә ыржаеп тора. Җәй буе күрешмәгәч, улына әнисе нык бирешкән, нык бетеренгән кебек тоелды. Беренче минутлар тәэсиреннән үзенең дә күзләре чылана язды.

– Балам, каайт! Хәзер минем үземне дә карарга кеше кирәәәк. Яшь бара, – дип елады бит.

Буш сүз генә булмаган, димәк. Үзсүзләнүгә дә охшамаган.

Инде байтактан бирле картлык чире кагылган әтисе исә баласын бөтенләй танымады.

Хәл-әхвәл сорашып, бераз тыныч­ланганнан соң, бар сыен табынга тезде Нәсимәттәй. Баласы өчен өтәләнеп торды. Аш артында рәхәтләнеп эч бушаткач, кәефләр үзгәрде, сүз тавык чүпләп бетмәстәй эшләргә күчте. Яшьрәк чагы булса, беркемгә дә ялынып тормас, барысын да үзе генә башкарып куяр иде дә соң. Картайгач, күп нәрсәгә көч җитми. Шул сәбәпле, бар өмете – балаларында.

Күзгә бәрелеп тора – хуҗалык, чынлап та, игътибарга мохтаҗ. Мескен хәлгә төшкән дияргә мөмкин. Тәртипкә салуны, кагасы-сугасыны сорый. Бәрәңге бакчасы күмәк тырышлыкны дәгъвалый.

...Әйткәннәрне карусыз үтәде улы. Иң тәүдә Нәсимәттәй койма буенда яткан иске такталарны кисәргә кушты. Улы такталарны эткәләп-төрткәләп карады да:

– Ягарлыгы калмаган бит боларның, череп беткәннәр, ташлыйсы гына, – диде.

– Әйе менә, шулай итми ни! Элек сыер тизәге дә яга идек әле.

Түти җавапсыз кала торганнардан түгел. Гитлер басып кергән елны туган ул. Нужа аны кәлҗемә белән сыйлаган. Шуңа да, тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, нинди генә дәлилне дә егып сала. Әле дә шулай булды. Балалары, әниләренең холкын белгәч, сүз көрәштереп тормыйлар, ярар, синекечә булсын, диләр дә, боерыгын берсүзсез үтиләр.

Такталар ярты сәгать дигәндә киселеп өелде. Ике мунчалык утын чыкты.

Аналы-уллы көн дәвамында хуҗалыкның бер ноктасыннан икенче ноктасына күчтеләр. Нәсимәттәй, сул аягын чак-чак атлатып, улы янында уралды. Яныннан бер минутка да китмәде.

Эш кайнаган арада “яңа” утын белән мунча ягылды. Улы әнисенең аягында күргән тишек носкины утка ягарга уйлап, сорап карады, яңасы бардыр бит, диде.

– Абзарга кияргә ярамаган тагы. Көне буе бакчада булашам. Берсен салам, икенчесен киям. Пычракка катырыр өчен яңаны әрәм итәсем килми. Иске яңаны саклый. Үз гомеремә бер әйберне дә әрәм итмәдем. Бишегезне дә тишек ямап үстердем. Башкалардан ким булмадыгыз. Шуңа күрә дә җиткереп яшәдем.

Әнисенең ышандыру көчен күп тапкырлар үзендә татыса да, улы һаман “ыргыту” ягын каерды. Әнә бит капчыкны да ыргыт ди. “Атнаразывый” ди ишшү җитмәсә! Очынма! Инәң ничек итәргә үзе белер! Яшьләр – шулай шул, бертуктаусыз тыеп, такылдап тормасаң, саклык турында уйланып бармыйлар.

Ә Нәсимәттәй шәһәр кибетендә азык-төлек салып сатылган кавырсын савытлар юа-юа айлар буена куллана. Шулкадәр яхшы әйберне ыргытырга ничек кулың барыр! Кит! Рәнҗеп ятарлар.

Бихисап эшләрне аткарып ташладылар. Шөкер, бераз тын алырга була. “Ял иткән” арада агач төбен тутырып коел­ган алмалардан кайнатма әзерләргә исәпләде Нәсимәттәй. Улы ал­маларның сыйфатын тавыклар алдына ыргытылырлык кына дип бәяләде. Тик гасырлар буена тупланган “искеләр акылы” белән алыша аламы соң инде?

Нәтиҗәдә, тавыкларга алмалар­ның корт кимергән өлеше генә эләкте.

Хуҗалыгы ни бирсә, шуның белән туклана Нәсимәттәй. Кул-аягы эшләп торганда, кибетнекен ашап ятарга әллә! Үзең җитештергәнгә ни җитә!

– Кайаайт! Илдә чыпчык үлмиии. Хөкүмәтнекен ашаганчы, ипи белән үз бәрәңгеңне ашарсыыың, – дип үгетләде улын да.

Көзге мәшәкатьләр башланганчы кайтырмын, дип өметләндергән иде, янында инде менә хәзер.

– Әнә күршеләр бәрәңге ала, балам. Шушы көннәрдә без дә башларбыз, мөгаен.

– Бәрәңгене күршедән башка алалмыйбызмыни без?

Көн бәрәкәтле үтте. Нәси­мәт­тәйнең ниятләре чынга ашты. Тотынма, үзем, дигәнне колагына да элмәде: күтәрде, сөйрәде, ташыды, чөйде... Баласыннан да бик разый калды.

Ниһаять, мунча җитеште.

Улы, юынып чыккач, мактанып торды:

– Вәт шәп булган. Рәхәтләнеп чабындым. Эссесе нык әйбәт!

Мунча тәэсиреннәнме, көн буена күз өйрәндеме, күтәрмәдән торып, тирә-якка күз йөгертсә, дөнья ямьләнеп, күңелгә якын, үз булып киткән төсле тоелды. Каралты-кура төзек, коймалар заманча материаллардан коелган, акбур белән акшарланган зур кирпеч йорт түр якта, хуҗаларның үзләренә охшап, күкрәк киереп, урамны яктыртып утыра.

Әллә чынлап та бүгенге хәстәр­лекләр килешеп киттеме? Бәлки, читтән йөреп кайту гына авыр хисләр тудыргандыр? Хакыйкатьтә, биредә бернәрсә дә үзгәрмәгән, һәммәсе дә элеккечә иде.

Улының да үкчәсе “ялтырый” башлаган икән. Тишекне киеп йөрмә дип, ике пар яңа носки бүләк итте, аягыннан салдырганын үзенә калдырды. Табанына яңа ямау салырлык рәте беткәнче, тәмам кешелектән чыкканчы кия ул аны. Шулай итсәң, ыргыт­канда кызганырлыгы калмый.

– Бер мохтаҗлыгым да юк. Әйбер кирәкми миңа. Кешедәге яңадан-яңага да кызыкмыйм. Барына канәгатьмен. Ашарына ризыгы, кияренә киеме, торырга йорты булган адәм бай дип исәпләнә дигән Мөхәммәт пәйгамбәр. Шуңа күрә, мин дә үземне бай дип исәплим. Сый-хөрмәт мулдан. Ипләп кенә, исраф итми генә ашарга язсын. Шушылай йөреп ятканыма да шатмын. Шө­кермен, бик шөкермен бүгенге көнемнән.

Гомер итеп, ихатасыннан өч сәгатьтән арыга читкә аяк басмаса да, балаларыныкы кебек укуы булмаса да, заман нинди уңайлыклар, байлыклар белән алдаса да, пәйгамбәр әйткәннәрнең асылына яшьтән үк яхшы төшенгән Нәси­мәттәй. Башкалар кебек, бүгенге көн вәсвәсәсен ихатасына кертми, үзенчә яши бирә. Тик менә әниләре яшенә җиткәнче андый бәхет тисә ярый ла балаларына!

...Улы, әнисенә рәхмәтләрен укый-укый, сөенә-сөенә, үз йортына кайтып китте.

Мунчадан соң өстен чистага алыштырган Нәсимәттәй улын капка төбенә кадәр озата чыкты. Эскәмиягә утырып дога кылды, хәерле юл, хәерле эшләр, хәләл ризыклар теләп, күмелгәнче артыннан карап калды. Киләсе ялда башкарырга ниятләгән эшләрен барлады.

Ныклап уйлаганнан соң, бер карарга килеп:

– Ялың кайчан әле? – дип, кесә телефоныннан балаларын барысын да бәрәңге алырга чакырды.
Земфира ГАЛИМОВА.

Дүртөйле районы.
Читайте нас