Әнисе белән генә үскән хатынга балачак яралары бүген дә тынгылык бирми
Кеше күңеле — адашырлык урман. Аны аңлап та, күзәтеп торып та булмый. Читтән бертөрле күренгән кешеләр дә күңелләре белән бөтенләй башка төрле уй-максатлар белән яши. Шунысы кызганыч: бу сүзләрне чит кешеләргә генә түгел, иң якыннарга карата да әйтергә була. Әллә ничә еллар бергә яшәп тә, инде янәшәңдәге кешене тулысынча өйрәнгән кебек булсаң да, көтелмәгән хәлләр әледән-әле кабатланып тора. Редакциягә килгән хатта бәян ителгән гыйбрәтле тарих та шуңа ачык мисал.
Кайчандыр безнең гаиләдә дә коточкыч хәл булды — әти безне ташлап чыгып китте. Миңа ул вакытта 11 яшь иде. Әтиемне дөньядагы иң изге, минем өчен иң көчле кеше итеп санаган чорда аның безне башкаларга алыштыруын ул вакытта күңелем белән дә, аңым белән дә аңламадым. Бары тик үсә төшкәч кенә мондый хәлләрнең җәмгыятьтә бик еш кабатланганын белдем.
Әлеге хәлгә кадәр мин гаиләбезне барлык яклап та камил дип уйлый идем. Балачагым туксанынчы елларга туры килде. Ул вакытта күпләргә яшәү җиңел бирелмәде. Эшсез калучылар күп булды, эшләп тә хезмәт хакы алмаучылар бихисап иде. Гаиләдә бердәнбер бала булуым да, бәлки, шуңа бәйледер. Ничек кенә булмасын, без мохтаҗлык күреп яшәмәдек. Әнием чәчәкләр кибетендә сатучы булып эшли иде. Мин дә кибеткә еш барып йөрдем. Сәгатьләр буе әнинең чәчәкләрдән гөлләмәләр ясап сатуын күзәтә идем. Әнием белән әллә нәрсәләр турында сөйләшергә була иде. Ул — бик тыныч һәм киң күңелле кеше. Ә әтием шушы елларда башка җиргә китеп эшли башлады. Шуңа да өйдә бик сирәк була иде. Әмма ул өйдә булганда, чын мәгънәсендә, бәйрәм була иде бездә. Ул мине еш кына паркка алып бара, минем белән футбол уйный. Хәтта әти өйдә булганда, төнгелеккә әкият укуны да аннан үтендем, чөнки әтине бик сагына идем мин.
Чираттагы беркөнне әти янә юлга җыена башлады. Мин, аны җибәрергә теләмичә елап, итәгеннән дә төшмим, ә әни тыныч кына аңа юлга әйберләр җыя. Әти мине тынычландырырга тырыша: “Ике айдан кайтам. Син анда тагын да үскән булачаксың!” — дигән сүзләре әле булса күңелемдә яши.
Әти китеп берничә атна үтүгә сыйныфташым белән урамга уйнарга чыктык. Әтиләр турында сүз башлагач, ул миңа әтине берничә көн элек шәһәрнең икенче ягында, әнисе белән базарда йөргәндә күргәнен әйтте. Кечкенә малайны җитәкләп, бер апа белән нәрсәдер сатып алып торганнар. Мин моңа ышанмадым, әлбәттә. Шулай да өйгә кайткач, ахирәтемнең бу сүзләрен әнигә җиткердем. “Башка кеше белән бутагандыр”, — диде әни дә, гаҗәпләнеп.
Әлеге вакыйгадан соң ай чамасы вакыт үтүгә безгә хат килеп төште. Мин мондый хәлләр кинода гына буладыр дип уйлый идем. Тормыш кинодан да кызганычрак икән ул. Конвертка берничә фотосурәт салынган иде. Анда әти кара чәчле, зур күзле бик мөлаем бер хатынны кочаклаган. Хатынның кулында 2 яшь тирәсендәге бала.
Әниемнең тыныч холкы бу юлы да сынатмады. Кычкырып еламады ул, күзләреннән бертуктаусыз яшьләре тәгәрәде дә тәгәрәде. Бу вакытта әле бала гына булсам да, барысын да аңладым. Димәк, әтинең башка гаиләсе бар. Фотосурәттәге баланы күргәч, күңелемне көнләшү хисе биләп алды. Бу бит минем әтием! Ул мине генә ярата! Әниемне кочаклап алдым да, ничек тынычландырырга да белмим. Бер сүз дә әйтмичә, озак кына шулай утырдык без.
Әнием эш урынына үзенең чирле булуын җиткерде дә берникадәр вакыт эшкә йөрмәде. Чыннан да, йөрәк авыртуына түзә алмыйча, дәваханәгә дә барырга туры килде аңа. Әти кайтырга берничә көн калгач кына ул бераз рәтләнде. Хәтерлим әле, без аш-су бүлмәсендә идек, ул тыныч кына чәй әзерли. Шунда ул әтиемдә ялгышканын әйтте. “Миңа бит әле 32 генә яшь. Эшем бар. Барысы да яхшы булачак. Борчылма”, — дигән иде ул миңа.
Әти, гадәттәгечә, кичкә генә кайтып керде. Әни аңа шунда ук дәшмичә генә теге фотосурәтләрне күрсәтте. Әти тәүдә тыныч кына басып торды, ә аннары кызып-кызып әрләшә башлады: имеш, ул бер генә хатын-кыз белән яши алмый, ул булмаса, мин тумас идем, ул балаларының һәркайсын бертигез ярата, барысына да әни гаепле... Һәм тагын әллә нинди сүзләр яудырды.
Безнең аш-су бүлмәсе ишек төбеннән берникадәр читтәрәк урнашкан. Мин шунда басып тора идем. Әти, мине күргәч, тынычланды. Шунда гына әни аңа, әйберләрен җыеп, чыгып китәргә кушты.
Бу көннән соң әти берничә тапкыр килде. Ул безне бик яратуын, кайтырга теләвен әйтте. Әни каршы булды.
Әни белән икәү генә яшәп өйрәнгәнлектән, безгә яңадан тормышка кайтырга бик кыен булмады. Шулай да әтине бик сагына идем. Берничә тапкыр аны икенче гаиләсе белән дә күрдем. Ул мине туктатырга тырышып караса да, исәнләшеп кенә уздым. Әни белән моннан соң ничек аралашканын белмим. Әнинең яраларын кузгатудан бик курка идем, шуңа да әти турында нәрсәдер әйтергә, сорарга батырчылык итмәдем. Әнине югалтудан да бик курка идем. Әгәр әни әти чыгып киткәндә ныклап чирләгән булса, бәлки, минем бүгенге тормышым да булмас иде.
Гомер ничек тә уза икән. Әти булмаса да, бик матур кыз булып үсеп җиттем, яхшы укыдым. Институт тәмамлагач та эшкә урнаштым. Бүген инде гаиләм бар, ике бала әнисе мин. Иремне дә бик яратам, ул да безнең өчен җан атып тора. Әмма күңелдә ниндидер курку хисе һаман да яши. Әтинең бу кылыгы гомер буе миндә ирләргә карата ниндидер сак карашта булу үзенчәлеген тәрбияләде, ахры...