+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
31 октябрь 2019, 03:28

Ана йөрәге барысын да кичерә

Ә Ходай һәрнәрсәне үз урынына куя

Ә Ходай һәрнәрсәне үз урынына куя


Яхшылык кылган — аш җыйган, яманлык кылган — таш җыйган, дигән борынгылар. Дөньялыкта башкаларга китергән игелек кире әйләнеп кайткан кебек, бәндәне кылган яманлыклары да иртәме-соңмы барыбер эзләп таба. Гаепсезгә рәнҗетелгәннәрнең, җәберләнгәннәрнең күз яше төшә шул.


Тормышта мондый мисалларны бик күпләп китерергә мөмкин. Хәер, кайвакыт адәм баласы үзен рәнҗеткән кешегә үпкә сакламый да. Еш кына шулай була: балалары нинди генә михнәтләр, авырлыклар китер­мәсен, аналар, газизләренә рәнҗеш төшүдән куркып, барысын да кичерә, гафу итә. Тик, телибезме, юкмы, Ходай һәр­нәрсәне үз урынына куя...

— Минем улларымның һәркайсы кызлар урынына торырлык! Эштән кайтуыма савыт-сабасын да, идәнен дә юып куялар, кирәк икән ашарга да әзерлиләр, — ялгызы дүрт ир бала үстергән Җәмилә апа, ахирәтләре кызларын мактаган чакларда сер бирергә теләмичә, еш кына шулай әйтә торган була. Сүз дә юк, балалары инсафлы, тәрбияле булып үсә аның. Араларыннан төпчеге Газим сабырлыгы, тыйнаклыгы белән бигрәк тә аерылып тора. Артык сөйләшеп бармаган, сабыр улына карап:

— Бу кадәр дә оялчан булырсың икән! Өйләнә дә алмассың инде, балам... — дип уфтанган чаклары еш була Җәмилә апаның.

Шулай да оялчан егет буйдаклар арасында озак йөрми. Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, күп тә үтми, җиде чакрым ераклыктагы күрше авылдан Саҗидә исемле бик тә үткер, чая кызны кәләш итеп алып та кайта.

Килен каенана туфрагыннан дисәләр дә, Саҗидә Җәмилә апаның нәкь киресе булып чыга. Усал, ачы телле, бераз дорфарак та яшь хатын берничә елдан йортта хуҗа булып ала. Тора-бара Җәмилә апага үз йортында авыз ачарга да ирек бирми башлый.

Газим тәүге елларда әнисен яклаштырып карый да соң, тик Саҗидәне акыл белән генә җиңә алмаячагын аңлагач, кул селти. Аның урынында башка берәү хатынның туктаусыз “игәүләп” торуына түзә алмый, әллә кайчан эшне йодрыкка күчергән булыр иде инде. Тик Газим андый түгел. Мәрхүм әтисе төсле, хатын-кызга тырнак очы белән дә тими ул.

Әнисе авырып, урын өстенә калгач, гаиләдә хәлләр тагын да кискенләшә. Газим эштә чакта әбекәйнең урын-җирен алыштырмый интектергән, бер йотым суга тилмерткән чаклары аз булмый киленнең.

Балалары бакча артында гына яңа йорт салып кергәч тә аның түрләрен күрергә язмый Җәмилә әбигә. Газимнең әни­сен яңа йортка күчерергә теләвен сизеп алгач, Саҗидә олы тавыш чыгара:

— Бөтен яшьлегем анаңның пычрагын тазартып үтте. Инде яңа өйдә дә яман ис чыгарып ятуын телисеңме?

Бергә гомер иткән иренең әнисе, балаларын карашкан, алар өчен өзелеп торган картәни булуын гына түгел, шул өйне салу өчен алынган кре­дитның тиененә кадәр Җәмилә әбинең пенсия акчасыннан түләп барылуын да исәпкә алмый хатын.

Улы белән килененең үзе аркасында кычкырышуын тың­лап яткан әбекәй:

— Ызгышмагыз, балалар, монда калам мин... Нигеземне ташламыйм... — дип кенә әйтә.

Ялан кадәр өйдә кечкенә, җыйнак кына гәүдәле әнкәсенә бер почмак табылмауга җаны сызлана Газимнең, тик “талпан Саҗидә” дигән даны бөтен авылга таралган хатынга каршы барырлыкмы соң?! Бигрәк тә салмыш кайткан чакларында ир турыга әнисе янына керә. Газизенең караваты янына чүгәләп, хилафлык эшләгән сабый төсле башын аска иеп утыра.

Җәмилә әбине мәңгелек йортка үзе кайчандыр килен булып төшкән, шунда гомер кичергән, дүрт улын туйлар ясап өйләндергән нигезеннән алып китәләр. Аны җир куенына салуга атна-ун көн дигәндә, әбекәй күз кырые белән дә күрә алмаган күркәм яңа өйдән, электр җылыткычыннан ут чыгып, көлләр генә кала...
Юлия ТӨХБӘТУЛЛИНА.
Читайте нас