+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
7 ноябрь 2019, 03:56

Беренче мәхәббәт сиксәндә дә йөгертә...

Аңардан дәртле картны законлы хатынының таягы гына айныта

Аңардан дәртле картны законлы хатынының таягы гына айныта


Әбием белән бергә 45 елдан артык яшә­дек. Аллаһка шөкер, барлык тормыш авыр­лык­ларын җи­ңеп, өч балабызны аякка бастырдык, бүген оныкларыбызга сөенеп яшибез.

Хатыным белән балачактан бергә булсак та, безнең арадагы мәхәббәт хисе соң гына туды. Ә узган елны, инде 47 ел вакыт үткәч, беренче мәхәббәтемне күрү бәхетенә ирештем.


...Яңа елга кадәр бер атна вакыт калган иде. Гомумән, хатыным белән минем өчен Яңа елдан да кадерлерәк бәйрәм юк. Чөнки бу бәйрәмгә балалар, оныклар безнең янга килә. Башка вакытта аларны барысын бергә үзебездә җыярга мөмкин­лек юк, ерак яшиләр. Әлбәттә, оныклар өчен ел да чыршы куям, хатыным Кыш бабай киемен текте, 31декабрьдә ел да аларны каршы ала идем, әмма бу юлы килеп чыкмады. Чыр­шының очын бизим дип, ике урындыкны берсе өстенә берсен куеп менеп бастым. Кинәт башым әйләнеп китте, егылып килеп тә төштем. Нәтиҗәдә сул як кулбашымны сындырдым. Хатын ашыгыч ярдәм машинасы чакыртты, алар мине шунда ук шәһәр дәваха­нәсенә алып китеп салдылар. Кичен яныма табиб килде һәм минем анализларның начар булуын белдерде, 15 көн буена биредә булачагымны әйтте.

Менә инде дәваханәдә җиден­че көн ятам, 30 декабрь җитте. Монда күңелсез инде. Бергә яткан ир-егетләр белән кәрт тә сугып карыйбыз, коридорда торган телевизорны да караган булам. Әмма Яңа елны һич тә монда каршы аласы килми. Шулай бервакыт телевизор караганда, яныбызга әбекәйләр дә чыгып утырды. Аларның берсе шулкадәр Әлфиягә – минем беренче мәхәббәтемә охшаган. Янына барырга куркыта. Ул үзе яныма килде, мине таныган икән. Рәхәтләнеп яшь чакларны искә төшереп сөйләштек...

Эх... Әлфиягә карата булган хисләр бигрәк көчле иде. Әмма аның әтисе мине яратмады. Аны аңларга да була. Мин аның әтисе белән аулак өйдә таныштым. Әлбәттә, ул килгәнче без егетләр белән аракы эчкән идек. Үч иткәндәй, гомер булмаганны шул көнне исердем. Ә ул Әлфияне алып китәргә килгән булган. Ә мин, аның белән бәхәсләшеп торганмын, Әлфияне үз янымда калдырмакчы булганмын. Монысы истә түгел, егетләр икенче көнне сөйләде. Шуннан соң Әлфи­ямне яныма чыгармадылар да. Арытаба булачак бабаем алдында, урысча әйткәндә, “преобразился”. Ат белән бакчаларын сөреп бирдем, бәрәңгесен утырттым.

Әмма аның белән дуслык озакка бармады. Алар әтием белән бер хуҗалыкта эшләде. Шунда араларында низаг килеп чыккан. Ичмасам, моның сәбә­бен дә белмәдем. Ә әтиләребез икебезгә дә башкача аралашырга рөхсәт итмәде.

Арытаба Әлфиянең әнисе вафат булды. Әтисе икенче авылдан хатын алды һәм алар күченеп китте. Аларның кая китүен белми дә калдым. Күрше авыллардан да эзләп карадым. Әмма бернинди нәтиҗәгә дә ирешә алмадым.

Хатыным минем Әлфия артыннан чапканны белде. Өй­ләнгәч тә, ачуланышканда: “Әлфияң янына бар”, – дип кенә әйтә иде. Хәтта әле дә онытмый ул аны.

Хәзер инде дәваханәдән бер дә кайтасы килми. Буш вакытта Әлфиям янына чабам. Ул ире белән 8 бала үстереп аякка бастырган. Балалары безгә Яңа ел өстәленә бик күп ризык алып килде.

31 декабрь. Сәгать иртәнге ун. Барысы да бер-берсен якынлашып килүче Яңа ел белән котлый. Без, табиблардан рөхсәт сорап, коридорда өстәл кордык. Төшке аштан соң бәйрәм итә башладык. Мин өр-яңа күлмәгем­не киеп, яшь чакларны искә төшереп, Әлфиям янына барып утырдым. Хискә бирелеп, яныма балаларым киләчәген дә онытканмын.

Алар, кайтышлый ук, турыга минем янга кермәгәннәр, әни­ләрен дә кайтып алганнар. Ә мин аны бер дә көтмәгән идем. Чөнки шәһәр белән авыл арасы якын түгел, карчыгым­ның сәла­мәтлеге дә машинада йөрерлек түгел инде. Ә балалар үзләренчә минем кәефне күтәрмәкче булганнар. Алар коридор ишеген ачып керделәр, ә мин көлешеп Әлфия янында утырам. Хатыным дә шунда ук аны танып алган, ә мин аны күрми дә торам. Аркага таягы белән биреп алгач кына хатыным килгәнен аңла­дым. Ярты сәгать дәвамында дәваханәдә аңар­дан качып йөрдем.

Хәле беткәч, бераз тыныч­ланды. Яткан палатама бөтен туганнарымны алып кердем. Арытаба хатыным Әлфияне дә яныбызга чакырды. Ни булса да, бергә үстек бит инде. “Бер дә үзгәрмәгән, яшь чактагы кебек, һәр матур кыз артыннан чаба...”, – дип миннән кө­лештеләр.
Илгиз ИСХАКОВ.
Читайте нас