+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
8 Ноября 2019, 03:48

Ялгышмаска кирәк шул!..

Өлкән яшьтәге тәрбияче, балалар бакчасына кызын алырга килгән Лилияне читкәрәк чакырып алып, киңәшләрен әйтте:

Өлкән яшьтәге тәрбияче, балалар бакчасына кызын алырга килгән Лилияне читкәрәк чакырып алып, киңәшләрен әйтте:
— Лилия сылу, зинһар, мине дөрес аңла! Син үзең дә минем төркемгә йөрдең, күз алдымда үстең. Сиңа бары тик изге теләктәмен. Мин инде балалар белән 40 ел эшлим. Күпне күрдем. Әйтер сүзем шул: берәр зур шәһәргә күчегез. Монда балагызга авыр булачак, — диде.

Яшь ана балалар бакчасыннан күз яшьләренә төелеп чыкса да, кәефе төшкәнен кызына күрсәтмәскә тырышты.

Лилиянең шикләнүләре рас булып чыкты шул. Кызын яшьтәшләре кабул итмәде. Ә инде кичләрен өйгә кайтканда теле иртә ачылган кыз, тәтелди-тәтелди, әнисенә хәбәрләр сөйләде.

— Әнием, әйт әле, мин иң чибәр кызмы?

— Әйе, кызым. Син — дөньядагы иң чибәр кыз. Син бит минем принцессам!

— Әнием, ә нигә миңа “син — карачкы” диләр?

— Кем әйтә аны сиңа?

— Безнең төркемдәге бер малай миңа шулай дип әйтә дә мине төртеп ега.

— Син андый сүзләрне искә алма, кызым. Ул малай, син үскәч, үзеңә гашыйк булуын әйтер әле.

— Юк, әйтмәс. Ул сары чәчле Настяны ярата. Мин уйнаган курчакны тартып ала да аңа илтеп бирә.

Боларны тыңлап барган ана, кызчыгына иелеп, наз, сөю тулы күз карашы белән төбәлде. Аннары кысып кочаклап алып, колагына пышылдады: “Минем сиңа бер серем бар иде. Телисеңме, хәзер үк әйтәм?” — дип елмайды. Кызы ризалыгын белдереп баш каккач: “Без озакламый икенче шәһәргә күченәбез. Анда синең кебек малай һәм кызлар да яши. Бергәләп балалар бакчасына йөрерсез. Сине беркем дә кыерсытмас, ярыймы?” — диде.

Бер-берсен белеп, күреп яшәгән бу бәләкәй генә шәһәрдән күчү теләге Лилиянең күңелендә күптән яши иде. Тик 3 яшьлек бала белән бер белмәгән тарафка чыгып китүне ахмаклыкка санады. Шуңа күрә ул бу турыда әнисенә сүз катып карады. Бердәнбер кызын үлеп яраткан ана аның теләген хуплады. Оныгын вакытлыча карап торырга сүз бирде. Әтисе белән дә үзе сөйләшергә булды.

Кичке ашны ашап, табак-савытны юыштырып, аш бүлмәсендәге эшләрен тәмамлап, ире янына кергәндә ул йоклап киткән иде инде. Иртәнге якта әйтсәм, яхшырак булыр, дип уйлады да үзе дә йокы бүлмәсенә кереп китте.

Фаил белән Фәния дә иртәнге ашны утырып түгел, ә баскан килеш кенә капкалап алдылар. Шулай да иренең игътибарын үзенә бераз җәлеп итә алды хатын.

— Карале, әтисе! Ни бит әле, кичә балалар бакчасында Әмирәбезне тагы кыерсытканнар. Болай булса, баланың психикасы бозылыр, дип куркам. Әллә икенче берәр җиргә күчсеннәр микән? — дип сүз башлады нәнәй кеше.

— Илнең кайсы төбәгендә яшәсәләр дә шул булачак! Ул баланы өйдә бикләп тотып булмый бит инде. Әнә, Африкага күчсеннәр! Анда гел кара тәнле кешеләр яши. Динебез кануннарына каршы килеп, уйнаштан бала тапсаң, шулай була ул! Син дә Лилиянең барлык кылган гамәлләрен куәтләп тордың. Кыз баланың тәрбиясе ана кешедән тора. Үзең дә динсез булдың, кызыбыз да шул юлга басты, — дип җаваплады Фаил.

...Лилия югары уку йортының чит телләр факультетын тәмамлады. Телләрне өйрәнүгә сәләте булган кызга уку җиңел бирелде. Дүртенче курста укыган чакта чит илләрнең берсенә барып, ярты ел буена шунда уку бәхете дә тиде аңа. Кире туган ягына кайтканда аның бер генә хыялы бар иде: укуын тәмамлагач, чит илдә эшләү.

Студентлар йөргән кинотеатрда, театрда, кафеларда еш булырга тырышты. Теләге — берәр чит ил студенты белән танышып, аңа кияүгә чыгу. Шулай, көзге матур көннәрнең берсендә Лилия дәресләрдән соң дус кызы белән “Родина” кинотеатрына юлланды. Анда ниндидер чит ил киносы күрсәтелә иде. Билет алырга касса янында торганда ике негр егетенең сөйләшүен тыңлап торды. Тегеләре, аларны беркем дә аңламый дип, бик кычкырып сөйләшә иде. Сөйләшүләреннән аларның кызлар белән танышасы килүен, тик беренче адым ясарга курыкканнарын аңлап алды.

Чая, үткер Лилия инициативаны үз кулына алырга булды. Егетләргә борылды да: “Карап торуга бер дә куркакка охшамагансыз, ә үзегез кызлардан куркасыз бугай? — дип, инглиз телендә дәште.

— Мин Лилия булам. Бу — минем дус кызым Регина. Ә сезнең исемнәр ничек?

— Мин — Абиг. Бу — минем дус­тым Мунаш, — диде егетләрнең озын буйлы, бөдрә чәчлесе.

Бу көнне яшьләр кино караганнан соң Уфа урамнары буйлап йөрде. Егетләр дә урысча яхшы белә булып чыкты. Алар икесе дә медицина институтында белем ала икән. Югары уку йортын тәмамлагач, туган илләрендә аларны иң билгеле клиникаларда яхшы хезмәт урыны, эш хакы көткәнен дә әйттеләр. Кызлар да үзләре турында сөйләде.

Лилия белән Абиг бик тиз дуслашып киттеләр. Алар дәресләре тәмамлангач та бер-берсе янына ашыкты. Абиг чынлап гашыйк булса, Лилия егеттән авырга калып, аңа кияүгә чыгып, чит илдә яшәү максаты белән янды.

Тик имансыз, яман ният белән башланган тормышның ахыры да яхшылык белән тәмамланмады. Абиг Лилиянең авырлы икәнен белгәч, аның белән араны өзде. Ә яшь анага Ходайга якынаер өчен ул биргән сынаулар аша бер-бер артлы узарга туры киләчәк иде әле...
Читайте нас