Ни өчендер гомернең иң авыр чорга туры килгән нәкъ шушы мизгеле сагындыра...
Заманында Сәвия кызы Ләйсәннең, институт тәмамлап, Иске Кәңгешкә укытырга кайтуына бер сөенсә, бу авылда кияүгә чыгып калуына тагын шатланып бетә алмады. Менә кызы янына килгәч, үзе бала чагында картәнисенә су ташыган чишмәләрне бер урап кайтырга булды. Гыйльман бабалары тыкрыгыннан суга ат белән йөри торганнар иде, хәзер инде тыкрыклар тараеп, кайберләре бөтенләй ябылып беткән. Чишмәнең дә суы азайган кебек тоелды Сәвиягә. Гөрләп агып яткан Хафиз чишмәсе, ничектер картаеп калган кеше кебек, акрын гына челтери.
Туган авылы Әкәнәй булса да, Сәвиянең балачагы белән яшьлеге Кәңгештә узды. “Кәңгешкә килен булып төшкәннәр — иң бәхетлеләр”, — ди торган иде аның әнисе. Бу дөрес тә. Табигате оҗмах кебек бу авылның, урман-болыннарында җиләк-җимеш беткесез. Әнисенең абыйсы Корбангалиләрдә кунакта була торган иде Сәвия. Корбангалинең кызы Мәрьям Сәвияләрнең күрше авылына килен булып төшкәч, җиде энесе берәм-берәм ат җигеп апаларын һәм барлык җиңгәләрен, шул исәптән Сәвияне дә Кәңгешкә алып баралар иде. Бер мәлне шулай Исхак белән Әхмәт абыйлары шаяртып:
— Сәвияне мендәр өстенә утыртып алып кайтыйк, Исхак кәләш алып кайткан, — дисеннәр дип көлделәр.
— Өйләнегез инде, җидегезгә җиде авылдан кәләш алып килергә кирәк, туганнар арасыннан эләкмәсен берәр килен, Кәңгештә бар да туган бит, — дип, малайларын өйләнергә ашыктыра башлаган иде шул.
Ике метрга якын әзмәвердәй малайлар елмаеп кына куя торганнар иде шул вакытта. Җидесе бергә өйгә керә башласалар, өй дерелдәп тора торган иде. Шулкадәр ир-атка ашарга пешереп, өс-башларын юып, ничек җитешкәндер инде Гайшә җиңгәсе, аптырарсың. Өстәвенә, Сәвия алып кайткан җиләкләрдән как ясады, шомыртларны да мичкә ягып киптереп, ат арбасына төяп җибәрә торган иде мәрхәмәтле Гайшә җиңгәсе. Как сатып, шомыртны тегермәндә тарттырып, он ясап сатып, салым түли торганнар иде Иске Кәңгешләр. Әкәнәй — кыр ягы, анда җиләк-җимеш табып булмый, ачлыктан кырылучылар да кыр ягы авылларында күбрәк иде.
Сугыш еллары бигрәк газаплы булды. Ачка үлмәскә хәллерәк кешеләргә көнлеккә ялланып эшли торганнар иде. Бервакыт, Сәвия күрше кызы белән Сергеевкада бер хатынның илле сутыйлык бакчасын бер көн эчендә утап, күмеп бирде. Бер чиләк бәрәңге биргән иде ул хатын аларга. Аннан курка-курка кайтулары, кача-поса урман аша чыгулары әле дә онытылмый. Кеше талаучылар күп шул ул заманда. Бер чиләк бәрәңге, бүлгәч, яртышар төште, алар өчен алтыннан да кыйммәтрәк иде. Яңасы өлгергәнче җиткерергә кирәк бит шулкадәр күп кешегә.
Сугыш башлангач күчеп кайткан туганнары да алар белән бергә яшәде. Сәвиянең әле булса күз алдында: кышкы ачы суыкта ягарга бары тик салам. Әнисе туган авылы Иске Кәңгешне теленнән дә төшерми, Кәңгештә вак-төяк булса да утын ягалар, монда тик салам. Ул саламны төнлә белән басудан урлап ташыйлар. Янганда бераз җылысы чыга шунда, тик озакка бармый. Бәләкәйрәк балалар салам арасында торып калган берәм-сәрәм башактан бодай бөртекләре эзли торганнар иде. Шул бодайны куырып, аш пешерәләр. Шул ашның тәмлелеге! Телне йотарлык була.
Икетуган апасы Фәгыйлә сарык фермасында эшли башлады. Кышкы кичләрдә апалары фермадан эштән кайтып керә. Чабата баулары тула оегына ябышып туңган. Шуны тыннары белән эретеп чишә торганнар иде. Апаларын мич башының җылырак җиренә яткыралар, мич авызында чабаталар кибә иде. И, ул чабаталар да бит күпкә чыдамый, тарала. Ярый әле Кәңгештән Корбан абзыйсының малайлары үреп бирә. Урман булгач, анда юкә бар. Чабата сатып көн күрә торганнар иде туганнары. Матур итеп үрелгәннәре сатуга китә, ямьсезләрен үзләре кия торганнар иде. Аякка кияргә булмаганлыктан, балалар күбрәк өйдә утыра, я алмашлап киеп чыгалар.
Сугыштан соң утырмага барулары әле дә күз алдында. Киндер, җитен эрләп, аны сугып, кием тегәләр, эрләргә өмә ясыйлар иде. Нечкә генә итеп эрләнгән җитеннән тастымаллар чигеп, матур-матур күлмәкләр тегәрләр иде кызлар.
Аннары каз өмәләре Кәңгештә бигрәк тә ямьле була, казларны Агыйделгә төшеп юарлар иде, их, күңелле чаклар!
...Әнисенең туганнары барысы да үлеп беттеләр шул инде, тормыш мәшәкатьләре белән бик килә дә алмады Сәвия Кәңгешкә. Тик гомер кояшы офыгына якынлашканда, балачагы, яшьлек эзләре калган, күңеленә бик якын шушы авылга ешрак килер ул, Аллаһ боерса!