“Альтернатива” җәмгыятен оештырып, Октябрьскийны дөньякүләм танытуга ирешкән билгеле малтабар Айрат Камаевның тууына 60 ел
Утыз еллык тарихы булган “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләре заводы, җитештерү куәтләрен елдан-ел арттыра барып, бүген Октябрьский шәһәренең әйдәүче сәнәгать предприятиесе буларак танылды. Товар чыгару күләме, хезмәткәрләр саны һәм башка төп күрсәткечләр буенча шәһәрдә “Альтернатива”га тиңнәр юк. Ә бит хәзерге чорда 2 мең 500дән артык кеше эшләүче заманча предприятие пластмассадан шешә бөкеләре чыгаруга махсуслашкан кечкенә кооперативтан башлана.
Гомумән, пластмасса эшләнмәләре базарында Русиядә һәм дөньякүләм танылу алган “Альтернатива”ның Октябрьскийда да абруе зур булуы табигый. Моның да сәбәбе гади, чөнки югарыда китерелгән саннардан ачыклануынча, шәһәрдә эшкә яраклы халыкның күпчелеге нәкъ менә “Альтернатива”да хезмәт сала. Әлеге үзенчәлеккә бәйле, “Альтернатива”ның нигез ташларын салып, аны заманча предприятие дәрәҗәсенә күтәрүгә зур өлеш керткән малтабар Айрат Нурлыгаян улы Камаевның исеме дә халык хәтерендә саклана. Ни аяныч, аның гомере 46 яшькә дә җитмәстән фаҗигале рәвештә 2005 елның көзендә өзелде. Ә быелгы көздә Айрат Камаевка 60 яшь тулган булыр иде.
Туймазы районының Түбән Троицкий поселогында туып-үскән Айрат Камаевның язмышы Октябрьский белән очраклы рәвештә генә бәйләнә. 43 яшендә әтисе вакытсыз вафат булып, ятим калган егет үзаллы тормышка яшьтәшләреннән шактый иртә баса. Әйткәндәй, Туймазы төбәгендә шактый сирәк очраучы фамилиягә ия Камаевлар нәселе Казан ханлыгы чорында ук билгеле кенәз Камай Хөсәеновка барып тоташа. Урыс гаскәренә хезмәткә күчкән кенәз Камаевлар дәвамчыларының берничә төркеменең ХVII гасырда Башкортстанның хәзерге Мишкә тарафларына (Камай, Сабай авыллары) һәм Туймазының Нөркәй авылына күченүе билгеле. 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң Нөркәйдәге Камаевлар Түбән Троицкий авылы янәшәсендә барлыкка килгән Чапаево авылында төпләнә.
Бу урында шуны да билгеләп үтик: Камаевларның затлы нәселдән икәнлеген Айратка әтисе Нурлыгаян Инсафетдин улыннан күчкән йөз-кыяфәт тә раслап тора сыман. Гаилә архивында сакланган фотосурәтләрдә Айратның әтисе белән охшашлыгына игътибар итми мөмкин түгел.
Белемгә омтылышка да нәселдәге асыл сыйфатларның йогынтысы табигый. Югары белем алу өчен Айрат Камаевка, бу төбәктәге күпчелек егетләр кебек, Себер тарафларына чыгып китәргә туры килә. Моның сәбәбе шунда: андагы ВУЗларда конкурс зур түгел, укырга керү Уфадагыдан җиңелрәк. Төмән шәһәрендә индустрия институтын тәмамлап, инженер-конструктор белгечлеге ала ул. Юллама буенча аны эшкә бу төбәктә саллылардан саналган Төмән эксперимент-тәҗрибә заводына билгелиләр. Әмма яшь белгеч туган якларын сайлый. Рәсми рәвештә хезмәт эшчәнлеген Октябрьский “Автоприбор” заводында башлый, аннары нефтьчеләрнең Бөтенсоюз фәнни-тикшеренү институтына күчә.
Ләкин табигате белән тынгысыз, максатчан егетне дәүләт дәрәҗәсендәге предприятиедәге эш тә, биредәге хезмәт хаклары да канәгатьләндерми. Студент елларында ук Айрат шәхси малтабарлык белән шөгыльләнә башлый, атап әйткәндә, фатир ишекләрен җылытучы материаллар белән йөзләүгә алына. Мондый эш, билгеле, ул чор өчен шактый зур акча да китерә. Ләкин шунысы: кереме яхшы гына булса да, мондый эш очраклылыкка бәйле. Бүген заказлар күп булса да, иртәгә ничек буласын белмисең.
Билгеле булуынча, СССРда 1988 елда “Кооперативлар турында” Закон гамәлгә куелды. Малтабарлык хәрәкәтенә юл ачкан гаять әһәмиятле документ иде ул. Айрат Камаев кебек үз эшен законлы нигездә булдырырга омтылганнарга зур мөмкинлекләр ачылды. Үзе кебек булдыклы яшь туган-тумачасын туплап, Айрат та шәхси эшчәнлеккә йөз тоткан кооператив оештыра. Аны заманча яңгырашлы “Альтернатива” дип атыйлар. Әйткәндәй, “Альтернатива”ның Уставы Октябрьский шәһәр Советының башкарма комитетында 1988 елның 11 августында теркәү үтә.
Яңа оештырылган 8 кешелек кооператив эшчәнлегендә төп юнәлеш итеп пластмасса эшләнмәләре җитештерүне ала. Тәүге мәлдә исә продукция ассортименты бер генә төрдән гыйбарәт була ул – шешә бөкесе. Кооператив шәһәрнең геофизика җиһазлары заводының бер цехында эшчәнлеген башлый. Бу чорда сәүдәдә гаять зур ихтыяҗга ия булган пластмасса бөкене чыгаруда бердәнбер махсус станок кулланалар. Аны көне-төне дигәндәй эшләтергә туры килә, чөнки товарга ихтыяҗ зур, бөкене хуҗалык кирәк-яраклары кибетләре чират торып ала.
“Альтернатива”ның пластмасса өлкәсендәге эшчәнлеге менә шулай башлана.
Бу урында шуны билгелисе килә: моңарчы республикада сәнәгать нигезендә пластмассадан көнкүреш кирәк-яраклары, хуҗалык товарлары җитештерү җайга салынмаган иде, алар төбәккә чит өлкәләрдән кертелде. Айрат Камаевның “Альтернатива”сы исә пластмасса әйберләре чыгару юнәлешендә беренче карлыгач булды. Нәкъ менә Камаев тырышлыгы белән Октябрьскийда пластмассадан берничә йөз төрле көнкүреш, халык куллануы товарлары җитештерүче күптармаклы предприятие барлыкка килде. Айрат Нурлыгаян улының эшчәнлегендә төп максаты итеп куйган хыялы да тормышка ашты. 2000 еллар башында ук оештырылган “Пластмасса дөньясы” күмәртәләп сату базасы Идел-Урал төбәгендә иң эреләрдән саналды.
Айрат Камаевның фаҗигале үлеменнән соң Октябрьскийда бәгъзе берәүләр “Альтернатива”ның да озак яшәмәячәген фаразлаган иде. Җитештерү куәтләре саллы, матди-техник яктан нык үсешкән предприятиене ансат кына кулга төшерергә ниятләгән рейдерлар да табылды. Әмма аларның яман ниятләре акланмады. Бу җәһәттән шуны әйтеп үтик: “Альтернатива”ның милек-мөлкәтенә идарә вәкаләтләре Айрат Камаевның туганнары карамагына беркетелгән була. Шуңа ярашлы, туганнар җитәкчелектәге барлык җаваплы вазыйфаларны да биләде. Предприятие советы “Альтернатива”ның генеральный директоры вазыйфасын Айрат Камаевның әнисе яклап икетуган энекәше Раил Фәхретдиновка тапшырды.
Алга китеп, шуны гына билгелисе килә: Раил Камил улы ышанычны тулысынча аклады. Айрат Камаев тарафыннан салынган ныклы нигездәге “Альтернатива” 13 ел дәвамында дөньякүләм дәрәҗәдә уңышлы эшләүче предприятиегә әверелде. Биредә хәзерге чорда, мәсәлән, пластмассадан 3 мең төргә якын көнкүреш һәм хуҗалык куллануы товарлары җитештерелә. Алар Русиядәге һәм БДБ илләрендәге 2 мең тирәсе күмәртәләп сату базалары аша тарала. “Альтернатива” чыгарган пластмасса әйберләр Европа базарын да яулады. Төрле дәрәҗәдәге халыкара күргәзмәләрдә актив катнашып, “Альтернатива” бренды астындагы товарлар дөньякүләм танылу алды. Башкортстан җирлегендәге Октябрьский шәһәре өчен монысы инде, чын мәгънәсендә, олы мәртәбә.
Предприятиене оештыручының рухы “Альтернатива”да кадерләп саклануы мондый шартларда, табигый, әлбәттә. Атап әйткәндә, соңгы елларда пластмасса әйберләре җитештерүчеләр эшчәнлеген өйрәнергә, тәҗрибә уртаклашырга килүчеләрне тәү башлап Айрат Камаевка багышланган музей белән таныштыру гадәткә керде. Әйткәндәй, биредәге экспонатлар арасында тәүге продукция үрнәге – пластмасса бөке дә бар.
Гомумән, Айрат Камаевның исемен мәңгеләштерү юнәлешендә “Альтернатива” тарафыннан күп кенә чаралар тормышка ашырыла. Мәсәлән, Камаев истәлегенә һәр елны роллерлы чаңгы ярышлары, футбол турнирлары оештырыла. Алар күп кеше катнашлыгында үтә, моңа өстәп, чараларны Русия һәм Башкортстан күләмендә танылган күренекле спортчылар да бизи. Хезмәт коллективында Айрат Камаевның гаиләсенә, атап әйткәндә, әнисе Мөнирә Нигъмәтулла кызына, карата җылы мөнәсәбәтне дә билгеләп үтү урынлы булыр. Берничә ел элек аңа предприятие исәбенә барлык уңайлыклары булган күркәм йорт сатып алынган. Социаль хезмәтләрдән шифаханә, ял йортларына путевкалар белән тәэмин итүдә һичбер тоткарлык юк.
Кешене халык кылган гамәлләреннән чыгып бәһали. Бу яктан караганда, Айрат Камаевның абруе предприятиедә генә түгел, ул гомер кичергән шәһәр дәрәҗәсендә дә зур. Ни өчен дигәндә, үз предприятиесе кысаларында гына бикләнеп калмыйча, олы йөрәкле һәм киң күңелле җитәкче, шәһәр округы Советы депутаты буларак, Октябрьский шәһәре мәнфәгатьләрен дә кайгыртып яшәде. Атап әйткәндә, аның спортны үстерүгә, халыкны сәламәт тормыш рәвешенә җәлеп итүгә зур өлеш кертүе яхшы билгеле. Моңа мисаллар бихисап. Айрат Камаев башлангычында “Альтернатива” көче белән “Спартак” спорт-савыктыру комплексы янәшәсендәге күл төзекләндерелеп, 2004 елда ул шәһәр карамагына бирелде. Камаевның спорт төрләре арасыннан чаңгы спортын аеруча якын күргәне мәгълүм. Аның шәһәр дәрәҗәсендә оештырылган чаңгы ярышларында даими катнашып килгәнлеге дә шул хакта сөйли.
Айрат Камаев җәмәгате Зөһрә Сардан кызы белән ике ул – Артур һәм Линурны үстерделәр. Әйткәндәй, аларның икесенең дә туган көннәре 25 декабрьдә: берсенеке – 1989, икенчесенеке 1991 елда. Камаев улларының икесе дә югары белем алган, гаиләләр корган, хезмәт юлларын да “Альтернатива”да башлаган. Артур Айрат улы генеральный директор урынбасары вазыйфасында. Малтабарлыкны тормыш рәвешенә әверелдермәкче – читтән торып “Мәскәү югары бизнес мәктәбе”ндә укый.