Кемнән башка яшәү авыр булса,
Мәхәббәтең синең шул булыр.
Аның белән бергә гомер итсәң,
Гаиләдә иңне-иңгә терәп, балалар үстереп, җитәкләшеп 64 ел бергә яшәү һәр пар өлешенә дә төшми. Бу кадәр гомер кичерү чыдамлык һәм алмаз кебек ныклык таләп итә. Гомер нинди генә вакыйгаларга бай булмасын, бик тиз үтә. Безнең дә шатлык-борчылулар, эш-мәшәкатьләргә үрелеп үткән гаилә тормышы төштә күргән кебек кенә үтте дә китте. Менә хәзер 80 яшьтә артта калган елларны барлыйм һәм бәхетле тормышка ничек ирешүебез турында уйланам.
Өйләнешүнең бер кыенлыгы да юк. Ә менә тормыш сынаулары аша үтәрлек үз парыңны табу, дуслыкка ирешү, мәхәббәтне гомер буе саклап бару өчен күпме рухи көч, акыл һәм сабырлык кирәк.
Без — сугыш чоры балалары, күпме хәсрәт-кайгы, ачлык-ялангачлык, өшү-туңулар кичердек! Әлегедәй хәтердә: айлар буе кычыткан, балтырган салып пешергән шулпа чөмереп ябыгу, хәлсезләнү. Сугыштан соңгы еллар авырлыгын кичергәч, тормыш кадерен белеп үстек. Әтиебез сугышта 1942 елның гыйнварында үлеп калды.
1946 елның көзендә 1нче сыйныфка төштем. 6нчы сыйныфка кадәр — 3 билгесенә, аннан соңгы сыйныфларда яхшыга гына укыдым.
Мине табигать шулай яраткан: кичтән иртә ятам, иртән иртә торам, гомер буе шулай булды. Иртән сәгать 3-4тә торам, бөтен дәресләрне иртән әзерлим һәм дәрестә яхшылап сөйли идем. Мәктәптә, училищеда, институтта уку елларында укытучыларыма сорау биреп аптырата идем. Рәхәтләнеп, бәхәсләшеп укыдым. 6нчы сыйныфтан башлап район ярышларында катнаштым, ә инде 9-10 сыйныфларда ярышларда 1нче урынны ала идем. Чаңгы, гер күтәрү, йөгерү буенча җиңүче булдым.
Олы абыем Шәрифулла сугыштан соңгы авыр елларда Уфада техникумда укып бетергәч, Польшага эшкә җибәрелде. 1952 елда кайтышлый Мәскәүдән миңа ике рәтле хромка гармун алып кайтты. Үзем дә аптырыйм, ничек булдырганмындыр: алдым да уйный башладым. 1953 елның җәендә Уфадан музыка училищесына укырга алырга килгәннәр иде, бармадым. Мин үземнең алга шул вакыттан алып авыл тормышын яхшырту өчен файдалы кеше булуны максат итеп куйдым һәм бөтен гомеремне шуңа багышладым.
Шул еллардан башлап гармунымны кулдан төшермәдем. Армиягә солдат озатканда — яшьләр, сугыштан кайткан абыйлар мәҗлесләргә чакыра иде, әйткәндәй, укытучылардан сорап бара идем. Миндә эчүгә, тәмәке тартуга нәфрәт шул елларны салынган булса кирәк. Гомеремдә бер папирос тартмадым һәм эчмәдем дияргә була, аз-мәзен исәпкә алмаганда.
1953 елда бер абыйны армиягә озатканда урамда Халидә (булачак хатыным): “Монавы малай гармун уйный беләме?” — дип аптыраган. Шуңарчы бер мәктәптә укысак та мине белмәгән, мин дә белмәдем. Мәктәп кичәләрендә, клубта гел мин уйный идем, укытучыларны җырлата, биетә идем. Менә инде 67 ел гармуным кулдан төшми, район, республика конкурсларында катнашып алган грамоталарым, дипломнарым шуны дәлилли.
1953 елның көзендә 8нче сыйныфка укырга төштем. 15нче яшь белән барам. Иптәш егетләр, сыйныфташлар аулакка йөри башлаган, мине дә чакыралар. Кыш көне бер аулакка бардым. Кызлар, егетләр уйныйлар, мине дә уйнатырга тырышалар. Мин исә гармунымны уйный-уйный кайтып киттем, аптырап калдылар.
Шулай да бер кыз күңелгә ошагандай булып калган иде. Икенче бер аулакта шул кыз, 7нче сыйныфта укучы Халидә белән дуслашып киттек. Ул да миңа күз ташлап йөргән булган. Шул балалык елларыннан беренче ярату хисләре барлыкка килгәндер инде. Бер-беребезне чынлап ярата башладык. Мондый саф сөюне саклау өчен дә күпме рухи көч, тугрылык кирәк! Уебыз гел яхшылыкта гына булды. Әти-әниләр ачуланмады, без аларга моның өчен гомер буе рәхмәтле булдык. Шул елларда шигырьләр яза башладык. Безнең яшь вакытта язган берничә шигырь дәфтәре бар иде, хатларны шигырь белән языша идек.
Мәктәп еллары шулай үтеп китте, бер-беребезне шулкадәр яраттык, 1956 елның 22 июнендә аттестат алгач, Халидә белән тау башында төн буена планнар корып утырдык. Мин авыл хуҗалыгы институтының механикалаштыру-электрлаштыру факультетына документларны тапшырдым. Мәктәптә яхшы укысам да, барлык фәннәр татар телендә барды. Шуңа да имтиханнар тапшыру авыррак булды. Өч фәнне 3кә, 4кә биреп, документларны алдым да, техник училищега электр монтеры һөнәрен үзләштерүгә илтеп тапшырдым. Анда ике ел укып, заводта ике ел эшләп, армиядә 3 ел да 3 ай хезмәт итеп 7 ел урысча өйрәндем. Армиядән кайтканда татарчаны оныта язган идем. Кайттым да институтка укырга кердем. Вәт рәхәт булды укуы, җанымны бирердәй булып укыдым, укуга нык сусаган идем.
Мин училищеда укыган елларда Халидә Салават шәһәренең индустриаль техникумына укырга керде. Сагынышып хатлар языштык, 2-3 айга бер очрашып тора идек. Ул укуын тәмамлагач, 1960 елның маенда туй ясадык. Өйләнешеп ай ярым тордык та, ул Уфада эшләп калды, мин армиягә киттем. 1963 елда мин армиядән кайтканчы, ягъни 1954-63 елларда, ун еллап хатлар алышып кына яшәдек дияргә була. Менә кайда ул бер-береңне ярату көче. Ун ел буена язышкан хатлар әле дә саклана. Мин аны дүрт альбомга тупладым, дүрт томлык әсәр кадәре булды. Анда безнең дөньяга караш, бер-беребезгә биргән киңәшләр, аптырарлык. Дөньялыкта күргән-белгәннән, китаплардан без бары тик яхшылыклар алырга тырыштык. Дуслашкан көннән бирле безнең максат — авыл тормышына файда китерү һәм үрнәк булу. Шушы максатны без гомеребез буе үтәргә тырыштык һәм үтәдек.
Беренче улыбыз мин армиядән ялга кайтып киткәч, 23 февральдә туды. Армиядән кайткач, институтның көндезге бүлегенә кердем, ә гаиләне карарга кирәк. Стипендия генә җитми. Күп вакыт төннәрен вагон, баржа бушатырга йөрдем, иптәшләргә проект эшләп бирә идем. Халидә балалар бакчасында эшләде. Мин армиядә чакта ул кичке укуда педагогия училищесын тәмамлаган иде. Илгизне балалар бакчасына бирдек. 1966 елның җәендә кызыбыз туды. Яшь чагыбызда ук Илдар Юзеевның “Таныш моңнар” поэмасын укып әсәрләнгән идек. Шундагы Резеда образы безгә нык ошады. Кызыбыз туса, шушы исемне кушарга хыялландык. Хыялыбыз тормышка ашты, кызыбызга Резеда дип куштык. Бик яратып, сөеп барлыгы биш бала үстердек.
Укыган елларда җәйге каникул вакытларында авылга кайтып, тракторда эшләп, колхоз тормышына анализ ясый идем. Үземне ныклап колхоз эшенә әзерләдем. 1968 елның июлендә диплом якладым.
Шулай матур итеп, бөтен яшьлек хыялларыбызны тормышка ашырып рәхәтләнеп яшәдек. Бер концерт-театрны калдырмадык, Уфаның бер башыннан икенче башына гармун тартып, бала күтәреп кунакларга йөрдек. Халидә яшьтән матур җырлады. Авылга кайткач, гомер буе сәхнәдән төшмәдек. Бөтен яңа җырларны без башлап башкара идек, ничек отканбыздыр, ул вакытта бит электр, радио, телевизор да юк иде, үзем тә аптырыйм.
Миңа юлламаны Курган өлкәсенә биргәннәр иде. Мин исә диплом алдым да үзебезнең Бурлы авылына, “Ленинизм”колхозына кайттым да киттем. 18 июльдә инженер булып эш башладым. Шул еллардан башлап үземнең хыялларымны тормышка ашырырга керештем. Кайткан елны ук колхозның комсомол секретаре итеп сайлап куйдылар. Халидә мәктәптә башлангыч сыйныфларны укыта башлады.
Шөкер, биш балабызга да яхшы тәрбия бирә алдык. Дүрт улыбыз, бер кызыбыз тормышта үз урыннарын таптылар. Улларым тәмәке тартмый. Бервакыт олы улым бәләкәй чакта тәмәке исе сизеп калдым да, җилкәсеннән алып, урам буйлап сөйрәп алып киттем. Авыл Советы рәисенә алып кердем дә: “Миңа тарткан малай кирәкми, теләсә кая куй”, – дип кайтып киттем. Курыкты малай. Әгәр дә үзем тартсам, шулай итә алыр идемме? Әти-әнигә үрнәк булу кирәк.
Хәзер зур улыма — 56, кечесенә 44 яшь. Олысы Казан университетын тәмамлады. Астроном булырга хыялланган иде, шул бүлектә укып чыкты. Бүген Себер тарафларында һөнәре буенча дәрәҗәле белгеч булып эшләп йөри. Президент каршындагы академияне, Свердловск университетын тәмамлады. Кызыбыз Казан университетының география факультетын бетерде. Илдусыбызның музыкага сәләте барлыгын белгәч, Уфадагы махсус музыка мәктәбенә бирдек. Аннары укуын Казанда дәвам итте, Уфадагы сәнгать институтын тәмамлады. Өченче улыбыз — төзелеш техникумын, дүртенчесе Стәрлетамак педагогия институтын бетерделәр.
Үземә төрле урыннарда эшләргә туры килде, Стәрлетамакта укытучылар әзерләү институтын тәмамлап, 12 ел мәктәптә дә эшләп алдым, аннары авыл хакимияте башлыгы булдым. Инде пенсиягә чыкканыма да 20 ел, эштән туктаган юк әле. Башта авыл старостасы булдым, хәзер 15 ел инде ветераннар оешмасы рәисе вазыйфасын башкарам. Эшемнән канәгатьмен. Авыл тормышында үзеңнең кирәклегеңге тою дәрт һәм көч бирә.
Шулай итеп, кече яшьтән куйган максатыбызга гомеребезне багышлап, бәхетле картлыкка җиттек. Кызганычы шул: бер ел элек гомер иткән, 64 ел яратып яшәгән тормыш иптәшем Халидә мине калдырып, якты дөньядан китеп барды...