Бер ир-ат үзен җирләр алдыннан җеназа вакытында аңына килә.
Һиндстанның Одиша штатында гадәттән тыш вакыйга була.
Көтүче булып эшләүче 55 яшьлек ир-ат югала. Ул кәҗәләр көтәргә чыгып китә һәм әйләнеп кайтмый. Шуннан соң аны кырда табып алалар, ул аңсыз була. Туганнары бу кешене үлгән дип уйлый, аны җирләргә җыеналар.
Мәетне кабергә төшерә башлагач, мәет башын борып куя. Аның шулай аңына килүе башка кешеләрне куркуга сала. Көтүче ир-атны исә тиз генә дәваханәгә илтәләр. Табиблар фикеренчә, ул эссе һавада аңын югалтып егылган булган.
2015 елда Гондураста 16 яшьлек кыз үлгән дип уйлыйлар. Аның янына дин әһеле килеп, җеннәрне чыгару өчен дога укый башлый. Шул чакта кыз "вафат була". Шуннан соң аны җирлиләр. Ләкин бер тәүлектән соң ул кабердә аңына килә. Моны белеп алган туганнары каберне ачарга тотына. Тик кыз кабат җан бирә.
Бу хакта тулырак:
https://intertat.tatar/hewef_heter/kaberg-t-sherg-n-vakytta-m-et-terelg-n/