+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
26 Ноября 2019, 11:45

Чыдый адәм баласы...

80 яшен тутырган танышым һаман да балачагын күз яшьләренә

80 яшен тутырган танышым һаман да балачагын күз яшьләренә

Вокзалда автобуска утырырга вакыт җитүен көтәм. Яныма бәләкәй генә гәүдәле, килешле киемдәге бик җыйнак апа килеп утырды. “Кайсы тарафларга барасыз?” — дип сорадым. Шулай аралашып киттек. Каршыбызга затлы киемдәге чибәр, тулы гәүдәле кыз килеп утырды. Кулларында өчпочмак, тәмле итеп ашый башлады. Аның исе тирә-якка таралды. Кыз бераз ашады да, калга­нын чүп савытына ташлады. Янәшәмдәге Җәмгыя апа бер — миңа, бер кызга карап торды. Күзләренә яшь тулды. Ни булуын сорадым, танышым узган елларын искә төшерде.

1934 елның 1 ноябрендә туган Җәмгыя апаның язмышы күңелендә берсеннән-берсе тирән яралар калдырган. Үзе 3 яшьлек чагында 2 яшькә өлкән апасы, абыйсы белән ана назыннан мәхрүм калалар. Әниләре салкын тидереп, тиз арада җир куенына керә. Балалар ятим­лекнең, ачлы-туклы яшәүнең барлык газапларын үз иңнәрендә тоя. Әти кеше озакламый, балаларны калдырып, 4 балалы тол хатын янына колхоз биргән ферма өенә күчә. Йокларга тү­шәк-мендәре дә булмаган балалар как сәкедә утырып кала. Берникадәр вакыттан әтиләре, яңа гаиләсен алып, үз өенә кайта. Яңа тормыш балалар өчен чын мәгънәсендә үзәк өзгечкә әве­релә. Ачлык, ялангачлык, ятим­лекнең нәрсә икәнле­ген үз башыннан үткәргәннәр моны яхшы аңлый.
Беркөнне Җәмгыя колхоз атының ачтан үлүен ишетә. Шуның итен өенә алып кайтып аш пешерә. Үги әни бәләкәй Җәмгыягә савыт белән ике бәрәңге бирә. “Бар, ит шулпасы ашап кайт”, — дип, кызны чыгарып җибәрә.
— Үз баласын җибәрмәде. Мин шуны ашап исән калсам, башкаларын да шулай ашатырга уйлагандырмы, әллә берсеннән булса да котылыйм, дигәнме, билгесез, — дип, юлдашым күз яшьләрен сөртеп алды.
Косып чирләгән кызны авыр хәлдә дәваханәгә озаталар. Ә теге ат итен соңрак җиргә күмгәннәр.
Дәваханәдән чыккан 6 яшьлек кыз соңрак бала карау хезмәтенә алына. Тамак ялына эшкә ялланган кызга ямалган күлмәктә, яланаяк йөрергә туры килә. 13 яшенә кадәр кыз шулай кеше баласын карап, үз көнен үзе күрә.
— Бик күп балалар ачтан үлде. Без әрсезрәк булганбыз, күрәсең. Күрше кызы белән туңдыра башлаганчы ике-өч көнгә бер 4 чакрым ераклыктагы тегермән­ле авылга барып торабыз. Тегермән өе бурадан иде. Ике бүрәнә арасына иген тузаны куна. Шуны себереп алып, кечкенә капчыгыбызга салабыз. Буш кайтмавыбызга сөенеп, яланаяк авылга йөгергәнебезне әле дә хәтерлим. Аяклар туңа, аннары кыза башлый иде. Апам шул тузанлы онга алабута ярмасы кушып, күмәч пешерә. Үлән чәе әзерли. Апам белән абыем миңа рәхмәт укый. Туеп бетмәсәк тә, бераз тамак ялгап алгач, изрәп йокыга таласың, — дип исенә төшерә танышым.
Кызганычка каршы, сынаулар моның белән генә чикләнми. Бераздан аларның әтиләре дә вафат була. Балалар бөтенләй ятим кала. Кемдә нинди эш бар, тамак ялына шунда йөриләр.
1941 елда сугыш башлана. Тормыш тагын да катлаулана. Инде бу балаларны эшкә чакыручы да кими. Аеруча салкын кышларны үткәрү авыр була аларга. Апасы белән абыйсын урман кисәргә, торфка озаталар. Ә Җәмгыя кешеләргә эшләп, тамак туйдырып яшәвен дәвам итә.
14 яше тулгач, шәһәргә китә. Заводка өйрәнчек булып эшкә керә, яшәргә урын бирәләр. 1950 елда бергә эшләгән егеткә кияүгә чыга. Бик яхшы кешегә туры килә Җәмгыя. Тату, мәхәббәтле гаиләдә ике ул үсә. Бәхетле хатын булып яши ул. Тормыш иптәше белән бергә олыгаялар. Кызганычка каршы, өлкән уллары авырып, вафат була. Бу кайгыга түзә алмаган ире дә бераздан дөнья куя.
— Бүген кече улым белән
3 бүлмәле фатирда яшибез. Балалары юк. Аның каравы, килен немец овчаркасы алдырды. Бик ка­дерләп карыйлар аны. Эштән кайталар да, ашаталар, аннары саф һавада йөртеп алып керә­ләр. Эткә ашарга пешерү, астын җыештыру — минем өстә. Этнең урыны — залда. Анда бик матур җирдә, мендәр өстендә йоклый ул. Шушы эткә карап еш кына үткәнем турында уйланам. Минем балачагым аның тормышыннан күпкә авыррак булды, — дип янә күзләрен яулыгы белән сөртеп алды инде 80 яшькә җиткән танышым.
Әйе, күрәсене күрми, гүргә кереп булмый, диләр. Чыннан да, шулай. Нинди генә газапларга, ачы язмышларга түзә бит ул адәм баласы.

Зөлфирә Шәрәфетдинова.
Нуриман районы.
Читайте нас