+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
3 декабрь 2019, 12:05

Хуптыниса

Төзүче егет белән кыз тәүге очрашудан ук бер-берсенә якын кешегә әйләнде

Төзүче егет белән кыз тәүге очрашудан ук бер-берсенә якын кешегә әйләнде

Төзүчеләр училищесын тәмамлагач, Нәзилә яраткан Уфасында эшкә калды. Ничәмә кыз арасыннан аның башкалада калуы сәбәпсез булмады, әлбәттә. Һәр эшне җиренә җиткереп, пөхтә итеп башкарырга өйрәнде бит ул уку барышында. Гел “бишле”гә тырышып укыды. Һөнәри бәйгеләрдә җиңеп килде.

Нәзилә иртәгәсен таң­нан торып, проспекттагы тугыз катлы зур бина төзелешенә эшкә атлады. Хезмәттәшләре белән бик тиз танышты аралашучан кыз. Төзүче апалар һәм абыйлар, аның уңган­лыгын күреп, бик тиз үз иттеләр. Яшь кенә булса да, иң җаваплы эшләрдән баш тартмады ул, курыкмады. Яшьләргә килгәндә, бу төзелешкә Нәзиләдән башка тагын бер егет җибәрелгән иде. Ул да беренче көннәрдән үк үзенең осталыгын күрсәтеп өлгер­де. Исемен дә кычкырып, ишетерлек итеп әйтте: бик гади һәм матур иде исеме – Ринат.
Егет ошады-ошавын, тик эшкә сары буйлы ыштанын киеп килсә, кызның кәефе китә иде. Ниш­ләптер, җене сөймәде шул буйлы ыштанны. Иртәгә икенчене киеп килсен дип, беркөнне измә чәпәде ул Ринатның сары ыштанына. Юк инде, тагын шуны юып кигән! Нәзиләнең ачуы килсә дә, күрсәтмәскә тырышты, шулай да егетнең танышырга теләвен күреп сюрприз ясады: үз исемен әйтмәде. “Матурым, исе­мең ничек?” – дип сорагач, “Хуптыниса!” – дип ычкындырды кыз. Эштәгеләр дә бу шаяртуны хупладылар, күрәсең, Нәзиләгә күз кысып, Хуптыниса дип эн-дәштеләр. Ринатның күңе­ленә бу кызыкай бер кү­рүдә үк кереп утыргангадыр инде, исемгә әһәмият бирмәде ул.
Танышкан көнне үк озата барды. Нәзилә аны тулай торакка алып кермәде, дус кызлары белән таныштырмады. Ринат, киресен­чә, әнисенә һәм сеңел­ләренә бик шәп кыз белән танышуы турында хәбәр итте. Аның да төзүче булуы турында әйтте. Әнисе бу хәлне бик хуплады, аның күптән инде улын өйлән­дереп, оныклар сөя­се килә иде, тик Ринатның күңелен яулаган кыз юк иде әле моңа кадәр. Кызның исемен ишеткәч, Ринатның сеңелләре көлеп җибәр­деләр, тик әниләре­нең җит­ди карашын күрү белән туктадылар.
Атна уздымы-юкмы, Ринатка әнисе кызны өйлә­ренә чакырырга һәм гаилә белән таныштырырга тәкъ­дим итте. Нәзилә шунда Ринатның Уфа егете икә­нен белде, ләкин үзенең Хуптыниса түгеллеген һа­ман әйтмәде, яшерде.

Җомга көнне эштән соң ике сәгать узгач очрашырга сүз куешып, яшьләр танышу кичәсенә әзерләнделәр. Нәзилә яраткан ак бөрчек­ле зәңгәр күлмәген һәм ак туфлиен киде, чәчен тарап икегә аерып үрде, ирененә бераз алсу төстәге помада сөртте. Тулай торакта ул үзе генә аерым бер кечкенә бүлмәдә яши иде. Нәзи­ләнең бүлмәсе пөхтә, матур, зәвыклы итеп җыеш­тырылган, Ринатның бу бүлмәгә кергәне юк иде әлегә. Бүген дә алар подъезд ишеге янында гына күрештеләр. Аннары җи­тәк­ләшеп тукталышка таба атладылар.
Шәһәр үзәгендә урнашкан биш катлы йортның икенче катында иде Ринат­ларның өч бүлмәле фатиры. Аны Ринатның әтисе исән чагында ул гомер буе эшләгән заводтан биргән булганнар.
Фатирга килеп кергәч, Нәзилә ягымлы йөзле апаны күреп, аның Ринатның әнисе икәнен аңлады һәм үзе дә ягымлы итеп исән­ләште. Әни кеше кыз янына ук килеп: “Әйдә, Хуптыниса кызым, түрдән уз!” – диде. Нәзиләгә бераз кыен булып китте. Әлбәттә, бу исемне ул шаярып кына үзенә таккан иде, инде бу хәлне ачыклар вакыт җит­кәнен аңлады. Зур бүлмәгә кереп өстәл артына утыргач та, Нәзилә Ринатка карап болай диде: “Гафу итә алырсыңмы мине, белмим, мин бит исемемне Хуптыниса дип сине шаярткан идем, әниең белән туганна­рыңны алдыйсым килми. Минем фамилиям – Шакирова, исемем – Нәзилә, Бөре шәһәренә якын гына урнашкан Үгез авылыннан Уфага килеп укыдым да, шунда эшкә калдым”. Бу сүзләрне ишеткәч, бүлмә­дәгеләр барысы да кычкырып көлделәр, шаяртуны кызык дип таптылар. Ринат бөтенләй үпкәләмәде, ә сеңелләре Нәзилә янына йөгереп килеп: “Мин Роза, ә мин Рита”, – дип, икесе дә үзләре белән тиз генә таныштырды. Аннары өч кыз бергәләп сөйләшә-сөйләшә, чәй өстәле кора башлады.

Әни кешенең йөзе бу кич дәвамында ачык һәм ягымлы калды. Ул бер улына, бер кызларга карап елмаеп утыра бирде. Нәзилә аның күңеленә бик хуш килде, күрәсең. Ринатны янына чакырып, ул пышылдап кына улы белән сер­ләшеп алды, аннары тү­гәрәк өстәл тирәсенә балаларны утыртып чәй ясады, пешергән чәк-чәк һәм башка камыр ашлары белән сыйлады. Бу гаиләдә Нәзиләгә шулкадәр рәхәт иде, шуңа ул үзен бик иркен тотты, кызыклы вакыйгалар турында, әтисе-әнисе хакында сөйләде. Бераздан кайтыр вакыты җиткән­леген белдерде. Ринат озатып куйгач, егеткә гаиләсе белән таныштырган өчен рәхмәт әйтте Нәзилә. Тулай торакка алып кереп бүлмәсен күрсәтте. Шушы бүлмәдә алар беренче тапкыр кочаклашып үбеш­теләр.
Ринат армиядән кайткан, дөнья күргән егет бул­гангамы, кыю һәм акыллы Нәзиләне бик яратты. Кышлар узып, язлар житкәч, яшьләрнең мәхәббәте чәч­кә атты һәм алар өйлә­нешергә булдылар. Бер матур җәй көнендә туйларын үткәрделәр. Нәзилә Ринат­ларга күчеп, бергә­ләп яши башладылар.
Бик күп сулар акты ул вакыттан соң, күп гомерләр үтте. Ягымлы бианай да ахирәттә урын алды. Ринат белән Нәзилә өч бала үстерде, өчесе дә малай булды, шуңа әтиләренең сөенече, хатынына булган хөрмәте артканнан-арта барды. Уллары үсеп башлы-күзле булгач, Нәзилә белән Ринатка оныклар алып кайтып шатландырдылар. Зур гаилә булып бергә җыелып, шаярышып-көлешеп вакыт үткәргән чаклары күп булды алар­ның.

Икесе дә пенсия чорына җиттеләр, ә мәхәббәтләре сүрелмәде аларның. Бер-берсенә бик якын, бик кадерле кеше булып калдылар. Бер-беренә авыр сүз әйт­кәннәре дә булмады, дисәм дә ярый. Ринат абый гына кайчак, Нәзилә апага ягымлы караш ташлап: “Минем яраткан сары буйлы ыштанымны пычраттың бит син, зараза”, – дип шаяртып, хатыны янына килә дә кочаклап үбә иде.

* * *
Ринат абыйның Роза исемле сеңлесенең кызы булганга, мине бу гаилә бик якын күрә. Хуптыниса тарихын башта әнидән ишеттем, ә бераздан Нә­зилә апамның үзеннән төпченеп сораштым мин. Язмамда бер ялган сүз дә юк, кадерле укучыларым.

Наҗия ГӘРӘЕВА.
Читайте нас