+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
6 декабрь 2019, 07:30

Дөнья — куласа

9 декабрь — Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне.

9 декабрь — Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне.


200 миллион сумны кесәсенә салган хокук сакчысы сигез елга ирегеннән мәхрүм ителде.
Ике ел элек республикабызда зур җәнҗал купты, аның үзәгендә Башкортстан буенча төбәк Эчке эшләр министрлыгының бер хезмәткәре иде. Министрлыкның Икътисади хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең бүлек җитәкчесе Илнур Йосыповта әкияти байлык: кыйммәтле торак комплексларында өч фатир, 200 квадрат метр мәйданлы коттедж, Toyota Highlander һәм Lexus ES 250 иномаркалары, тагы да гомуми мәйданы 37 гектар булган җир (анда зур булмаган бистә сыя алыр иде) табыла. Хокук сакчылары бәяләгәнчә, болар барысы 200 миллион сумга тарта.

Фатирында тугыз миллиард сум табылган Дмитрий Захарченкога кадәр ерак, әлбәттә. Шуңа карамастан, керемнәре икесенә елына 1,5 миллион сум тәшкил иткән Йосыповлар гаиләсенең мондый байлыкны тир түгеп эшләп алган акчага туплавы шикле.
Гади зыялылар гаиләсе. Аның башлыгы — 35 яшьлек Илнур Йосыпов — элегрәк бер дә күзгә-башка чалынган кеше түгел, эзмә-эзлекле рәвештә карьера төзегән, күрәсең. Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсендә бүлек җитәкчесе вазыйфасын беренче ел гына башкармый ул.
Хатыны — шәхси эшкуар. 2009 елдан 2012 елга кадәр шәхси эшкуар булган, социаль хезмәтләр күрсәткән. Хәзер Эллина Йосыпова “ООО”лар ачкан. Беренче оешмасы — мотор ягулыгы һәм үзагач, икенчесе продукция сату, чәчтараш һәм матурлык салоннары белән шөгыльләнә. Өч бала үстерәләр.
Бу кадәр күчемсез милеккә һәм автомобильләргә шактый зур суммалар каян алынган соң? Башкортстан буенча Тикшерү комитеты авыл хуҗа­лыгы тәгаенләнешендәге җир­ләрнең нинди нигезләрдә аерым кеше карамагында булуын тикшергән.
Әйтүе генә ансат, бу — гаять зур территорияләр. План­тацияләр Уфа шәһәрен­нән 20-25 чакрым гына ераклыкта Булгаково, Өршәк, Николаевка, Нөрле, Таптык, Ушаково авылларында урнашкан. Соң­гысында авылның иң чи­тендә ике катлы, мансардалы, матур кирпеч коттедж төзеп куйганнар.
Урыны яхшы, шәһәрдән 25 чакрым гына. Тынлык һәм хозурлык. Авыл халкы майор Йосыпов турында ишетмәгән дә, белми дә. Кайбер мәгъ­лүматлар буенча, Йосыпов әлеге йортны сатарга теләгән, хәтта Интернетка игълан да элгән, тик өлгермәгән. Тик­ше­рү барышында, коттедж, чи­новникның башка мөлкәте кебек үк, кулга алынган.
Район хакимияте мәгълү­мат­лары буенча, Йосыповлар гаиләсендә Николаевкада 2,3 гектар мәйданлы бер генә участок теркәлгән. 2013 елда урындагы хакимият Йосыповка җирне арендага биргән, ә 2014 елның апрелендә ул плантацияне, янәсе, умартачылык комплексы өчен сатып алган. Биредә балның исе дә юк, аның каравы, бөтен җирне милекче 16 участокка бүлгән. Әллә сатарга җыен­ганмы?
Озын сүзнең кыскасы, шушы хәлләрдән соң үткән ике елда бу эш җентекле тикшерелде. Уфаның Киров районы суды Илнур Йосыповның һәм аның хатынының күп миллионлы милкен конфискация­ләде.
Полиция майорының бер хезмәт хакына гына яшәмәве керемнәр турында декларацияне прокурор тикшерүендә ачыкланган. Коррупциягә каршы көрәшүче чыгымнарны контрольдә тоту процедурасыннан аңлы рәвештә чит­ләшә һәм керемнәр турындагы белешмәләрдә дөрес булмаган мәгълүматлар күрсәтә.

Район хакимияте мәгълүматлары буенча, Йосыповлар гаиләсендә Николаевкада 2,3 гектар мәйданлы бер генә участок теркәлгән. 2013 елда урындагы хакимият Йосыповка җирне арендага биргән, ә 2014 елның апрелендә ул плантацияне, янәсе, умартачылык комплексы өчен сатып алган. Биредә балның исе дә юк, аның каравы бөтен җирне милекче 16 участокка бүлгән. Әллә сатарга җыенганмы?


Прокурор тикшерүе барышында Илнур Йосыповның 2013 елдан 2015 елга кадәр эш урыны буенча рәсми кереме булмаган хатыны белән бергә Уфаның тарихи үзәгендә гомуми бәясе 21,6 миллион сумнан артып киткән өч фатир, торак йорт, өч җир участогы, “Toyota Highlander”, “LEXUS ES автомобильләре сатып алуы, Уфа янында кыйммәтле җирдә мәйданы 200 квадрат метр булган коттедж төзүе ачыклана.
Шул ук вакытта ул чакта гаиләнең рәсми еллык кереме якынча 1,5 миллион сум тәшкил иткәнен дә беләбез.
Милекнең бер өлеше законлы сатып алынуы җавап бирүчеләр тарафыннан судта расланган. Тикшерү барышында майор Эчке эшләр министрлыгыннан “ышанычны югалткан өчен” дигән сәбәп белән эштән бушатылган.
Прокуратурада Илнур Йосыпов Уфа янында җирне законсыз рәсмиләштергән дигән фикердәләр. Ул милекнең гадел эшләп алган акчага сатып алынуын дәлилли дә, шулай ук, 200 миллион сум акчаның каян килүен аңлата да алмаган. Шуңа күрә прокуратура күп миллионлы милекне полиция майорыннан дәүләт файдасына алуны таләп иткән.
Гражданлык эшен караганда, полициянең элекке хез­мәткәре акчалата зур суммаларны займ һәм бүләк ки­лешүләре буенча алган, дип расларга маташа. Шул ук вакытта, документларның оригиналларын судка күрсәтә алмый.
Суд 2011 елда Илнур Йо­сыповның берәүгә җинаять эше кузгатудан баш тарткан өчен арадашчы аша 600 мең сум күләмендә ришвәт, шулай ук каргизгеч алуын ачыклаган. Шул ук елны ул Ушаково авылында хатынының һәм әби­сенең 30 сутый җире булуы турында ялган язулар кертү өчен Николаевка авыл Советы башлыгыннан хуҗа­лык ки­тапларының төп нөсхәләрен таләп итә. 500 мең сумнан артык бәяләнгән җир милек итеп рәсмиләштерелә.
Моннан тыш, 2014-16 елларда полицейский һәм аның хатынының Дмитриевка авыл Советы җитәкчесе булган туганы Уфа шәһәре яныннан җирне муниципаль милектән чыгарганнар. Ул, шулай ук, Дмитриевкада кайбер пайчыларга законсыз рәвештә җиде участок бүлеп биргән. Әлеге махинацияләрдән килгән зыян 1,4 миллион сумнан артып киткән. Соңрак Йосыпов шул ук юл белән Нөрледә 5,7 миллион сумнан артык торган 120 гектарга якын җирне рәсми­ләштергән. Гомум зыян 7 миллион сумнан артык дип бәяләнә.
Күптән түгел Уфа район судында Илнур Йосыповка һәм Уфа районы Дмитриевка авыл Советының элекке башлыгы Михаил Андреевка карата хөкем карары чыгарылды. Икесен дә ришвәт алуда катнашу роле һәм дәрәҗәсенә бәйле хезмәт вазыйфаларыннан усал нияттә файдалану, мошенниклык кылу һәм дәү­ләт акчасын сарыф итү мәд­дәләре буенча гаепле дип таныдылар.
Суд Йосыповны 8 елга катгый режимлы холык төзәтү колониясенә озатты, ул 5 елга дәүләт һәм муниципаль хезмәт вазыйфасын биләү хокукыннан мәхрүм ителде һәм аңа 50 мең сум штраф салынды. Авыл Советының элекке башлыгы 3 ел сынау срогы белән 4 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде.
Читайте нас